Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

4. Әдәбият укытуда кулланыла торган чаралар

Уку-укыту чарасы — укытучыга укучыларның танып белү һәм гамәли эшчәнлеген үстерүдә булыша, белем һәм күнек­мәләр булдырырга ярдәм итә торган махсус материалдар. Әдәбият укыту чаралары ике әлешкә бүленә: төп һәм яр-дәмче. Төп чаралар дип, гомумән, укыту барышын, аерым теманы яки дәресне планлаштыру, оештыру, уздыруда кат-наша торган материалларны атыйбыз. Аларга түбәндәгеләр керә:

  1. Программа һәм дәреслекләр.

  2. Фәнни-методик әсбаплар.

  3. Әдәби материаллар.

Программа — Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъ-дим ителгән рәсми документ. Без программа нигеҙендә әдәбият дәресләренә сәгатьләр өсти, материалны бирү юлларын төрләндерә-үзгәртә алсак та, әдәбият фәненең эчтәлеген тулы-сынча алыштыра алмыйбыз. Шуңа күрә программа һәм дәреслекләр укытуның эчтәлеген билгели һәм «нәрҫә укы-тырга?» дигән сорауга ждвап бирә.

Программада укытуның тәртибе-төзелеше, һәр темага бүленгән сәгать саны һәм аның гомуми эчтәлеге, юнәлеше чагылыш таба. Дәреслек исә төгәлрәк, ж,ентеклерәк төзелгән булышчы: анда сорау һәм биремнәр дә, теманы аңлаткан-ичыклаган мәкаләләр дә, еш кына әдәби әҫәргә анализ да урын ила. Программа укытуны планлаштыруда ярдәмгә килә, о дәреслек оештыру һәм уздыруда катнаша.

Фәнни-методик әсбаплар дигәндә, без укытучы өчен кул-ланма, ярдәмлекләр, фәнни-методик мәкаләләр, сүзлек-белеш-

39

мәләр һ.б.ны күздә тотабыҙ. Алар укытучыга «ничек укы-тырга?» дигән сорауга ж,авап эҙләргә ярдәм итә.

Укытучы өчен кулланма, методик әсбапларда аерым тема, әсәрне нинди юллар белән балаларга ж,иткерү, һәр дәрескә кайсы алым һәм ысулларның кулай булуы хакында, дәрестә кайсы өлешләргә игътибар итү һәм нинди анализ бирү турында һ.б. бик күп мәсьәләләргә аңлатма табыла. Фәнни материалдар, белешмә-сүзлекләр исә хәтта укыту барышына да катнашып китә, я булмаса аерым төшенчәләрне ачыклауда киңәшчегә әверелә.

Әдәби материалдар дип без хрестоматиялар, әдәби китап-лар, альбомнар, өйрәнелә торган әсәрнең тулы текстлары һ.б.ны әйтәбеҙ. Алар, бер яктан, әдәбият укытуның эчтәлеген тәшкил итә, икенче яктан, ысул һәм алымнарны төрлән­дерергә, кызыклы материалдар бирергә юл ача. Укучыларны китап укуга тарту, әҫәр белән кызыксындыру өчен хресто-матия-дәреслектәге өземтәләр белән чикләнмичә, тулы әсәрне күздә тотып эш йөртү, укучыларның күпчелеген бөтен әҫәр белән танышып чыгарга этәрү яхшы. Моның өчен укыту -чының һәрвакыт өҫтәмә уку-әзерләнүе, әдәби материалларга даими мөрәж,әгать итүе шарт.

Ярдәмче чаралар укыту эшенең аерым өлешләрендә, этапларында, элемент л арын д а файдаланылалар. Алар дүрт төрле:

  1. Таратма материалдар.

  2. Күргәҙмә әсбаплар.

  3. Күрсәтмә материалдар.

  4. Тыңлама материалдар.

Таратма материалларга карточкалар, рәсемнәр, иллюстра-цияләрне кертәбез. Әдәбият дәрес дәрендә алар һәр укучыны иж,ади уй л ату һәм фикерен белү, күнекмәләрне үзләштерү һәм куллана алу дәрәжәсен күзәтү, балаларны кызыксындыру ягыннан әһәмиятле. Карточкаларга сораулар да, жөмләләрдәге тел-сурәтләү чараларын табу, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, сүз-образлар, аерым гыйбарәләргә игътибар итү белән бәйле биремнәр дә языла ала. Рәсем-иллюстрацияләр исә, аларга исем кушу, хикәя төзү, көтөлмәгән сюжет уйлау, әсәрдәге вакыйгалар тәртибендә тезү кебек алымнар белән эшләгәндә ярдәмгә килә.

Күргәҙмә әсбаплар булып язучының портреты, картина, репродукциялар, таблица-схемалар, фотоматериалдар, аль­бомнар, китаплар һ.б. саналырга мөмкин. Алар дәресне баета, жднландыра, бизи; укучыларның сөйләм телен үстерү, белемнәрне үзләштерү дәрәжәсен тикшерү өчен дә кирәк. Мәҫәлән, язучы портреты биография өйрәнү дәресенә алып керелергә тиеш. Портрет әлеге язучы ижатын өйрәнеп бетергәнче эленеп тора ала. Альбомнар, фотоматериалдар, таблица-схемалар, өҫтәмә китаплар, нигездә, кереш һәм монографик дәресләрдә, сирәгрәк хәлдәрдә күзәтү темаларын өйрәнгәндә файдаланыла. Картина, репродукцияләр сөйләм үстерү дәресләрендә, кайчак әҫәр анализында да катнашып китә. Теоретик төшенчәләр өйрәнгәндә, график материалларга (таблица, схема) мөрәжә-гать итү дә соңгы елларда еш күҙгә ташлана. Аерым укыту­чы д ар дәреснең эпиграфын, девизын яки укучы танышты -рыла торган билгеләмәләрне таблица рәвешендә яҙып куярга яраталар. Бу да күргәҙмә әсбап ролен үти.

Күрсәтмә материалдар дип диафильмнар, слайд, транспа­рант л ар, диапозитивлар, әгәр бар икән, киноматериал л арга әйтелә. Күз белән күрү тыңлауга караганда тәэсирлерәк, ныграк иҫтә кала һәм вакытка экономия ясый. Шуңа күрә дәрескә кулланма әсбаплар алып керүдән курыкмаска кирәк. Диапозитив яки диафильм әдәби әҫәр укуны алыштырып, эшне төрләндереп килә ала, слайдлар ярдәмендә үзләштерү дәрәжәсен тикшереп, тиз генә дәреснең актуальләштерү баскычын уздырып алу мөмкин. Татар әдәбиятыннан махсус эшләнгән диафильмнар да бар.

Тыңлама материалдар — грампластинка, магнитофон яҙма­лары. Мәктәптә өйрәнелә торган күп кенә әсәрләрнең автор яки сүз оҫталары укуында яздырылган пластинкалары, магнитофон яҙмалары бар. Болар, әдәби әсәрне дәрестә укы-ганда, укытучы һәм укучы укуын сүз остасы яҙмасы белән чиратлаштыру өчен дә, укытучы лекциясен баету, өйрәнелә торган әсәрнең тәэсир көчен арттыру өчен яки сәнгатьле укуга өйрәтү максатыннан да кулланылалар. Моннан тыш, музыка тыңлау яки укучыларның сөйләүләрен үзләренә тыңлату мөмкин. Музыка әсәрне кабул итәргә әзерләүче эмоциональ фон, жирлек ролен үтәсә, укучының үз укуын тыңлату сәйләргә өйрәтүдә алыштыргысыз.

Методик әдәбиятта «техник чаралар», «экран-техник чаралар», «аваз яздыру чаралары» кебек терминнар кул-ваныла. Безнең фикеребезчә, магнитофон яки проектор, фильмоскоп һ.б. үзләре генә дәрестә файдасыз, алар — фильм, диафильм, слайдлар күрсәтү яки магнитофон яҙмасы тыңлату |ЧӨН жайланма гына. Шуңа күрә аларга мөнәсәбәтле «техник мутланма» шикеллерәк төшенчәләрдән файдалану дөресрәк булыр.

41

Ө ченче бүлек