Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

1. Укыту эшендә ысул төшенчәсе

Кеше эшчәнлегенең төрле әлкәләрендә, шул иҫәптән фәндә дә ысул (метод) төшенчәсе куелган максатларга ирешү юлы дигән мәгънәгә ия. Шуңа таянып, педагоглар һәм методист лар укыту методларын «укыту-тәрбия максатларына ирешүдә укытучы һәм укучының бергәләп эшләү рәвеше» (Харла­мов И. Педагогика.— М.: Педагогика, 1980.— С. 193) буларак аңлаталар. Бу яктан, «Кәрбер укыту ысулы үз эченә укыту -чының өйрәтү эшчәнлеген (материалны аңлату, сәйләү) һәм укучының уку, танып белү эшчәнлеген оештыруны ала» (шунда ук, 139 б.).

Уку-укыту эше ике яклап бара: укытучы укыта, укучы укый. Монда укытучы роле бик әһәмиятле. Ул — укучылар өчен иң беренче һәм төп белем чыганагы да, уку-укыту эшенең оештыручысы да. Укытучының максаты — укучыны укыту, аңа белем бирү, тәрбияләү, аның акылын, хисен үстерү, рухи бай, эзләнүчән шәхес формалаштыру. Укучылар исә укытучының биремнәрен, күнегүләрне үтиләр. Укытучы үҙенең максатларын, бигрәк тә тәрбияви максатларны, уку-чыларга хәбәр итми. Укучы укытучының теге йә бу бирем­нәрен үтәгәндә, күнекмәләр булдырганда үҫешен, алга китүен яки өйрәнә торган фәнне нинди ысул л ар ярдәмендә үзләш-тсрүен сизмәскә дә мөмкин.

Инде нәтижә ясап, укыту ысулдарының мәгънәви вази-фясын ачыклап карыйк: ул,— нигездә, өйрәнелә торган мате-риалны үзләштерүгә юнәлдерелгән дидактик мәсьәләләрне чишү буенча укытучының өйрәтү эшчәнлеге һәм укучының уку, танып белү эшчәнлеген оештыру юллары дигән сүз. Ул яңы материалды аңлатыу, иҫбатлау, уны мөстәкил төшөнөү юлдарын һуҙыуга хеҙмәт итә, укыусының шәхси танып белү эшчәнлеген ж,итәкли, аның белән идарә итә. Ысул — бу эшчәнлекне жднландыру чарасы да, аңа күзәтчелек итү-тикшерү вазифаларын да башкара.

Педагогик эшчәнлектә ысулларның аталышы, алар ара-сындагы чикләр, алым һәм ысул киңлеге мәсьәләсе хәл ителеп бетмәгән килеш кала бирә. Бу классификация-төркем-ләү белән бәйле. Педагогикада һәм хосусый методикалар да алар күптөрле, ләкин берсе дә камил түгел. Чөнки төркемләү өчен классификациянең үҙәген, нигеҙен билгеләргә һәм әлеге төркемгә кергән ысулларның бетен уку-укыту эшен колачлап алуына ирешергә кирәк. Ләкин бу ике якны тәңгәл китерү бик авыр. Шуңа да асылы белән бер-берсеннән бик ерак торган төркемләүләр яшәп килә.

Мәгълүматларны тапшыру юлларына карап, С. И. Перов­ский сәйләмә, күрсәтмә һәм гамәли ысулларны аера. Сәйләмә ысулга — сәйләү, лекция, әңгәмәне; күрсәтмәгә — демон-страцияләү һәм иллюстрацияләүне; гамәли ысулга телдән һәм яҙма күнегүләрне, мөстәкыйль эшләрне кертә. Чыннан да, кайсы гына сыйныфка барып кермә, шундый күренешкә тап буласың: укытучы сөйли — укучылар тыңлыйлар, укыту-чы сорау куя — укучылар жавап бирә, укытучы эш куша — укучы үти. Ләкин бу бүленеш укыту эшен тулысынча ко­лачлап бетерми. Бигрәк тә әдәбият дәресләрендә башка ысуллар еш кулланыла. Ә иллюстрация, демонстрация, телдән һәм яҙма күнегүләр эшләү бик сирәк очракта гына мөстә­кыйль ысул буларак эшли. Алар башлыча алым рәвешендә яшиләр.

Укыту материалын үзләштерү тәртибенә таянып, М. А. Да­нилов һәм Б. П. Есипов бик кыска төркемләү бирәләр: аны индуктив һәм дедуктив ысул дип атыйлар. Әдәбият дәрес­ләрендә индуктив ысул ешрак кулланыла: укучы текстны өйрәнә, фактларны күҙәтә, шуннан соң гына мөстәкыйль нәтижәләр чыгара, фикер әйтә. Ләкин ул да күбрәк урта һәм югары сыйныфлардагы монографик темалар материалына туры килә. Шул ук югары сыйныфлардагы күзәтү төсендәге темалар, мәҫәлән, дедуктив ысул ярдәмендә өйрәнелә: укы­тучы чорга гомуми күзәтү ясый, аны аерым әсәрләрне мисалга китереп ныгыта, нәтижәләр чыгара. Укучы исә тыңлый, төшенә, иҫтә калдыра. Нәтижә ясап әйтсәк, индуктив ысул — фактларны ж,ыеп йомгак ясау; дедуктив ысул — кагыйдә биреп, аны иҫбатлау өчен мисаллар тәкъдим итү. Ләкин болай төркемләүнең бер кимчелеге бар: ысулларны икегә генә бүлү гамәлдә уңайсызлыкларга китерә.

Ю. К. Бабанский, укучыларның танып белү эшчәнлеге рәвешенә карап, үзенчәлекле төркемләү төзи. Ул түбәндәгедән гыйбарәт:

1. Уку, танып белү эшчәнлеген оештыру ысуллары: 1) сүз ысулы — сәйләү, лекция, әңгәмә; 2) күрсәтмә ысул — иллю­страция, кино, диафильмнар күрсәтү; 3) гамәли ысул — кү-негү, мөстәкыйль эш, тәжрибә Һ.6.; 4) индуктив — дедуктив; 5) репродуктив; 6) проблемалы эшләү һ.б.

2. Уку, танып белү эшчәнлеген стимуллаштыру ысуллары: 1) уеннар; 2) дискуссияләр; 3) мактау, хурлау һ.б.

3. Контроль һәм аның нәтижәл ел егенә ирешү ысуллары: 1) контроль эшләр; 2) яҙма эшләр; 3) зачетлар; 4) экзаменнар һ.б.

Бу төркемләү укытучы белән укучы эшчәнлеген төрле яктан карый. Анда мөстәкыйль эшләр ысулы, уку, танып белү эшчәнлеген стимуллаштыру ысуллары кебек үзенчәлекле юнәлешләр билгеләнгән. Тик бу төркемләү дә камил түгел: чаралар, эш формалары биредә ысул дип тәкъдим ителә.

М. И. Мәхмүтов төркемләве мәгълүматларны тапшыру чыганагына һәм кабул итү рәвешенә карап төзөлгән. Ысуллар аерып бирелгән: укытучының хәбәр итү, укучыларның үтәү-башкару ысулы; укытучының аңлату, укучыларның үтәү-башкару ысулы; укытучының гамәли күрсәтмә бирү, укучы­ларның гамәли нәтижәгә ирешүе; укытучының аңлату-дәрт-ләндерү, укучыларның өлешчә эзләнү ысулы; укытучының дәртләндерү, укучыларның эзләнү ысуллары.

Укыту ысуллары мәсьәләсен дидактик яктан чишү төр-лелеге арасында иң кызыклы һәм иң уңайлы буларак М. Н. Скаткин һәм И. Я. Лернер тарафыннан тәкъдим ител­гән төркемләү санала. Ул түбәндәге ысулларны үз эченә ала: 1) аңлату-иллюстратив яки информацион-рецептив; 2) репро­дуктив; 3) проблемалы укыту; 4) эвристик; 5) тикшеренү ысулы. Алар һәрберсе укытучының укыту һәм укучының уку эшчәнлеге характерын билгели. Ысуллар арасындагы чик м,>сьәләсен авторлар болай аңлата: «Сүз бер ысулны икенче ысулга каршы кую турында түгел, ә аларның берләшүе, укыту-тәрбия мәсьәләләрен чишү өчен һәрбер ысулның үз VIчинында кулланылуы турында бара» (Скаткин М. Совер­шенствование процесса обучения.— М.: Педагогика, 1971.— < 175).

Без карап үткән төркемләүләр гомумдидактик ысулларны Псрләштерә, алар теләсә кайсы фән дәресләрендә чагылыш тибпрлык итеп төзөлгән. Ләкин ысул төшенчәсе урнашып кына килгән бер вакытта Ф. И. Буслаев әйткәнчә, «укыту ысулы баланың психологик үҫешенә бәйле, предметның асылы белән билгеләнә» (Буслаев Ф. О преподавании отече­ственного языка.—М., 1941.—С. 56). Укытучы предметның үзенчәлекле якларына, өйрәнелә торган фәннең үз ысул­дарына таянганда гына, укучыларның танып белү эшчәнлеге белән идарә итү нәтижәле була. Шуңа күрә әдәбият укыту методикасы әдәбият предметына хас булган укыту ысулларын эзли.

Әдәбият укытуның нигеҙендә укучыларның шәхесенә турыдан-туры тәэсир итә торган, эмоциональ-эстетик һәм әхлакый хис-кичерешләр белән бәйле сәнгать — матур әдә­бият ята. Шуңа да укучыларның әдәбиятны өйрәнгәндә танып белү эшчәнлеге авыррак, катлаулырак шартларда бара. Укыту предметы буларак әдәбият фән нигеҙләрен — әдәбият теория-сен һәм тарихын да үз эченә ала. Курсның төп эчтәлеген әдәби әҫәр тәшкил итә. Шуңа күрә укытучының төп буры-чы — әдәбиятны сәнгать тәре рәвешендә кабул итү культу-расын үстерү. Аерым бер әдәби әсәрләрне өйрәнмичә, теоретик яки әдәби-тарихи нәтижәләр ясап булмый.

Әдәби әсәрне үзләштерү — катлаулы эш. Ул укучыларның әдәбиятны сүз сәнгате буларак аңлавын таләп итә. Әдәби әсәрне өйрәнгәндә, укучылар укытучы житәкчелегендә иң элек шәхси, аннары гомумтеоретик һәм әдәби-тарихи төҫтәге нәтижәләр ясыйлар, фән төшенчәләрен үҙләштерәләр һәм, яшь үзенчәл екләренә бәйле хәлдә, әдәби күренешләрне мөстәкыйль рәвештә тикшерәләр, әдәби әсәрне бәяләргә өйрәнәләр.

Мәктәптә укыту предметы буларак әдәбиятның төп эчтә­леген тәшкил иткән әдәби әсәрләр төрлелеге уку-укыту ысулдарының һәм алымнарының төрле булуын таләп итә. Алар берлектә укучыларга белемнәрне тирәнрәк, аңлы рәвеш­тә үҙләштерергә ярдәм итәргә тиешләр. Укыту ысуллары укучыларның активлыгын үстерүгә дә катнаша.

Әдәбият укыту методикасы да ысуллар мәсьәләсенә даими мөрәжәгать итә. Мәҫәлән, классик методистлардан М. А. Рыб­никова үз хеҙмәтендә әдәбият укыту барышында төрле ысул һәм алымнар куллануны тасвирлап бирә, ижади уку, аңлату-күрсәтү, тел чараларын анализлау һ.б. турында сүз алып бара. Ләкин төгәл төркемләү бирми, чөнки «үзләштерү методикасы материал ның күләменнән, жанрыннан, авырлык дәрәжәсеннән һәм укучының әҫәргә мөнәсәбәтеннән чыгып сайланырга тиеш» дип ҫаный (Рыбникова М. Очерки по методике лите­ратурного чтения.—М.: Учпедгиз, 1963.— С. 52).

20

В. В. Голубков исә түбәндәге ысулларны күрсәтә: лекция ысулы, әдәби әңгәмә, докладлар һәм сочинениеләр, мөстә­кыйль эш ысуллары. Ләкин шулай ук төгәл төркемләү бирми, ысулларның санын күрсәтми.

Шушы юнәлешне дәвам иттерүчеләр тарафыннан соңрак әдәбият укытуда 5 ысул аерып бирелә:

1) әдәби текстны уку (өйдә, сыйныфта уку, сәнгатьле укырга өйрәтү);

2) аңлатмалар белән уку (сүзлек-фразеологик; тарихи-көнкүреш; әдәбият теориясенә караган аңлатмалар);

3) укытучы сүзе (текстны укыр алдыннан эмоциональ кереш; белешмә бирү; текст эчтәлеген сәйләү; әдәби текстны яки өлешләрен анализлау; әдәбият теориясе һәм тарихы, ижтимагый-сәяси, этик, эстетик сорауларга кагылган лекция);

4) әңгәмә (укыган буенча, алдан тәкъдим ителгән сораулар; биремнәр буенча; әдәби әҫәр тексты, тәнкыйть мәкаләсе, дәреслек материалында әңгәмә; әдәби яки әхлакый мәсьәлә­ләргә кагылышлы диспут);

5) укытучы биремнәре өстендә эш (әдәби әҫәр тексты, дәреслек, тәнкыйть мәкаләсе, музей материалдары, тормыш материалдары белән эшләр) (Вопросы методики преподавания литературы.—М.: Изд-во АПН РСФСР, 1961.— С. 107).

Бүген әдәбият методикасында иң билгеле төркемләү булып II. И. Кудряшев төркемләве санала. Автор аны, без югарыда карап үткән Скаткин — Лернер классификациясенә таянып, әдәбият өчен яракл аштырып эшли. Ул дүрт ысул ны үз эченә ила: ижади (сәнгатьле) уку, күчермә (репродуктив), эвристик (флешчә эзләнү) һәм тикшеренү ысуллары (Кудряшев Н.И. Методы обучения литературе //Методика преподавания лите­ратуры.— М.: Просвещение, 1985.— С. 67—81).

Соңгы елларда ысуллар мәсьәләсенә башкача якын килү омтылышы да ясалды. Мәҫәлән, В. Г. Маранцман, әдәбият укытуда В. А. Никольский башлаган юнәлешне (әдәби әсәрне эмоциональ-образлы кабул итү һәм әдәби әсәрне аңлату ыгулларын) дәвам итеп, түбәндәге ысулларны аера: әдәби әҫәрне уку, текст анализлау, әдәби әсәрне тексттан тыш материалдар (хатлар, мемуарлар, көндәлекләр, әдәби-тәнкыйть м.жаләләре һәм фәнни тикшеренүләр, язучы биографиясе, теоретик һәм тарихи-әдәби категориялар һ.б.) ярдәмендә пңлату, әсәрне башка сәнгать төрләре белән янәшә карау (музыка, рәсем сәнгате, кино, театр) һәм укучыларның м. н шаттан яки тормыштан алган хис-кичерешләре нигеҙендә |Двби ижат эше (Методика преподавания литературы / Подред. О.Ю.Богдановой и В. Г. Маранцмана.— М.: Просве­щение, Владос, 1995.— С. 134). Ләкин, безнең фикеребезчә, бу бүленеш, ысуллардан бигрәк, эш төрләрен аеруга йөз тота.

Татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче-ләр дә ысуллар мәсьәләсенә гел игътибар итеп эшлиләр. Әле 1917 елга кадәр үк бу өлкәдә карашлар төрлелеге күҙгә таш­лана. Г. Тукай, уку, эчтәлек сәйләү, ятлату, әңгәмә ысулдары­на тукталып, соңгысын иң әһәмиятле ҫаный. 1909 елда донья күргән «Яңа кыйраәт» дәреслегенең кереш сүзендә «Кар-тайган арыслан» кыиссасын укыганнан соң уздырыла торган әңгәмәгә миҫал да китерә. Әдәбият укытуның күп кенә юнә-лешләрен нигеҙгә салган олы методист Г. Ибраһимов исә иң уңышлы ысул итеп эзләнү ысулын ҫаный. Г. Сәгъди сәнгатьле уку һәм аңлатмалар бирү ысулларын аерып чыгара, шуларны әдәбият өчен кулай күрә.

Соңгырак чор методистларыннан, Г.Ф. Лотфи һәм Ш.Р. Сай­кин В. В. Голубков хезмәтләре тарафдарлары булдылар. А. Г. Әми­нев һәм Ш. Р. Сайкин эшләгән «V—УП классларда әдәбият укы­ту методикасы» китабында 8 ысул күрсәтелә:

1. Сәйләп аңлату юлы белән белем бирү.

2. Әңгәмә.

3. Китап өстендә эшләү.

4. Яҙма эшләр.

5. График эшләр.

6. Күзәтүләр.

7. Гамәли эшләр.

8. Сәнгатьле укуга өйрәтү аша белем бирү.

Соңрак А. Г. Әминев һәм Г. М. Әдһәмова бергәләп язган «Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы» китабында Н. И. Кудряшев классификациясе үрнәк итеп алына. Ә. 3. Нигъмәтуллин үз хезмәтләрендә шушы төркемләүне кулай күрә, ләкин аның чикләрен таррак ҫаный, аерым ысуллар өҫтәлергә тиеш дип яза.

Әгәр, гомумән, әдәбият укыту һәм, аерым алганда, татар әдәбияты укыту методикасыннан барлык хезмәтләрне жыеп карасак, алар әдәбият әл кәҫендә укучыларның танып белү эшчәнлегенә туры килә торган укыту ысулларына түбән-дәгеләрне кертә: иждди яки сәнгатьле уку, әңгәмә, сәйләү, лекция, эзләнү (эвристик), тикшеренү, күчермә (репродуктив) һәм проблемалы укыту ысуллары. Ләкин, безнең фикере­безчә, әңгәмә, лекция, сәйләү ысуллар буларак түгел, бәлки аерым ысулларның эшләү формалары рәвешендә кулланыла. Шуңа күрә без әңгәмә, сәйләү, лекцияне репродуктив ысулга берләштерәбеҙ, проблемалы укытуны эзләнү ысулы эчендә карыйбыҙ. Шулай итеп, Н. И. Кудряшев классификациясе таләп иткән төп дүрт ысулны аерып чыгарабыз: ижади (сән­гатьле) уку, эзләнү, күчермә (репродуктив) һәм тикшеренү.