Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

2. Эпик жанрлар бирелеше

Жанр (французча «төркем» мәгънәсендә) әдәбият бе­лемендә әдәби әсәрнең тарихи рәвештә барлыкка килгән төрен; әдәби әсәрләрнең аерым бер эстетик концепциягә буйсынуын күрсәтүче, барлык элементларын берләштерүче тотрыклы структурадагы тибын; предметларны сурәтләү, тема, авторның мөнәсәбәте, чынбарлыкны аңлау һәм чагылдыру ягыннан охшаш әсәрләр берлеген аңлата. Әдәбият фәне жанрларны төрлечә төркемли. Аерым галимнәрнең дә жанр чикләрен билгеләүдә төрле карашта торуы мәгълүм. Без исә, фәнни бәхәсләргә үз мөнәсәбәтебезне белдереп тормаҫтан, мәктәптә гамәли күнегелгән рәвештә төркемлибез.

Татар әдәбияты дәресләрендә түбәндәге эпик жанрлар телгә алына: хикәя, повесть, роман. Мәктәп анализында жанр сыйфатларын, үзенчәлекләрен иҫәпкә алу әдәби әсәрнең үзенә м м ■> хас һәм жанр таләп иткән якларын, сыйфатларын ачык-Мфге мөмкинлек бирә. Язучының теге яки бу жанрны сайлап |Луы үзе үк аның сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәтен, нинди максат Куюын һәм билгеле бер әдәби традициягә йөз тотуын күрсәтә. Һар язучы әдәби жанрны яңа әҫәр белән баетып кына калмый, и.шки аны үҙгәртә дә. Бу үҙгәреш, яңалык автор өслүбе, чор >/1.>Г>ияты турында сәйләткәндә иҫәпкә алына. Шулай итеп, әдә-<И1 .)сәрне өйрәнгәндә, аның жанры таләп иткән закончалыклар, |Лврның бозылуы яки саклануы турында күҙаллау да кирәк.

Жанр әдәби әсәрнең барлык өлөшләрен — корылышны, Образлар бирелешен, сюжет сызыкларын, тел, стильне берләш­тер.) һәм билгеле бер дәрәжәдә билгели, ул өлешләрнең һ.фберсе төрле жанрларда аерым бер яңгыраш, мәгънә ала. Жанр язучының мөнәсәбәтен, әдип шәхесен ачыклый, әсәрне үткән чорлар әдәбияты, аннан соң барлыкка килгән әсәрләр белән бәйләп куя.

Инде аерым жанрларга күз салыйк. Иң кечкенә чәчмә жанрларның берсе — хикәя. «Сәйләп бирүгә, хикәяләүгә ни­геҙләнгән, катлаулы булмаган вакыйгаларны, күп очракта тормыш-көнкүрешнең бер эпизодын, кеше характерының, исихологиясенең бер сыйфатын, чалымын» (Әдәбият белеме (■үҙлеге. Төз.-ред. А. Г. Әхмәдуллин.—Казан: Татар. кит. иәшр., 1990.— 203 б.) сурәтли.

Димәк, хикәя тормыш материалын чикләп, кечкенә кү­ләмдә ала, кеше гомеренең бер миҙгелен, холкындагы бер сыйфатның чагылышын аерып күрсәтә. Шәхес тормышын-дагы гадәти бер өзек агла шәхси сыйфатларга ия, үзенчәлекле бер ягы булган кешеләрнең яшәешен типиклаштыра. Үҙен күрсәтергә, мактатырга теләгән Нәжип (Ф. Әмирхан), үз-үзенә ышанычы булмаган Мәүлия яки Кәтүк Мәхмүт (И. Гази), дан-мактауларны күтәрә алмаган Шөһрәт (Ф. Яруллин), балалары-оныклары күңеленә туган илгә-жиргә мәхәббәт орлыгы салып калдырырга теләгән Акъәби (Ә. Еники) һ.б. Авторның оста­лыгы да, мөнәсәбәте дә шушы үҙәк каһарман сурәтләнеше аша ачыла. Шуңа күрә хикәяне өйрәнү-тикшерүдә иң мөһи­ме — үҙәк герой, характерны күзәтү, тикшерү, бәяләү. Нинди юл белән анализласак та, нәтижә, йомгак һәрчак шушы герой, аның характер сыйфаты, шуның аша язучы күрсәтергә-жит-керергә теләгән фикер тирәсенә жыелыр.

Әйткәнебезчә, хикәя тормыш материалын чикләп ала: анда йә бер вакыйга тулысынча күрсәтелә, йә ике-өч охшаш, сәбәп-нәтижә бәйләнешендәге вакыйга турында сүз алып барыла,йә капма-каршы вакыйгалар бирелә. Алдарак без берничә хикәяне вакыйгалылык ягыннан күҙәткән идек инде. Тагын берничә миҫал: Ф. Яруллинның «Ак төнбоек» хикәясендә өч вакыйга бар: Гадиләне коткару, өй әшен күчертергә сорау һәм сыйныфтагы хәл. Алар, «Нәэк,ип»тәге төсле үк, сәбәп-нәтиж,ә бәйләнешендә. И. Газинең «Өч Мәхмүт» хикәясендә ике вакыйга бар: чаңгы шуарга бару һәм укытучы Мәхмүт абыйның хикәяте. «Мәүлия нигә кәлде? »дә без ахыры капма-каршы булган вакыйгалар белән очрашабыз. Ләкин нинди генә вакыйгалар бирелсә дә, алар һәрвакыт бер герой һәм аның сурәтләнә торган сыйфаты белән бәйле урнаштырыла. Мәҫәлән, «Өч Мәхмүт»тә вакыйгалар төрле: чаңгы шуу вакыйгасы эченә Мәхмүт абыйның үз балачагы турында сөйләве кертелгән. Ләкин алар беренче карашка гына бәйлә-нешсез төсле. Төп герой — Кәтүк Мәхмүт исемле кечкенә буйлы, яхшы укый, ләкин спорт, хеҙмәт өлкәсендә көчсез, үртә үл әргә ждвап бирә алмый торган, үҙенең шундыйлыгы белән ризалашкан, елмаеп кына торучы «мәхлук» малай. Иптәп1ләре аны рәюңетәләр, кимсетәләр. Шуны күреп йөргән укытучы Мәхмүт абый, чаңгы шуарга баргач, үҙенең тор-мышыннан бер вакыйга сөйли. Анда малайлар бүгенге көчле, таза гәүдәле, гадел һәм кыю Мәхмүт абый л арының кечкенә чакта Кәтүк Мәхмүт кебек кечкенә һәм көчсез булуын белеп гаж,әплэнәләр. Димәк, укытучы хикәяне Мәхмүт күңелендә үзенә ышаныч, башка малайларда аңа карата дустанә, ярдәм-чел мөнәсәбәт уяту өчен сәйләгән. Чыннан да, шушы хәлдән соң Кәтүк Мәхмүт тә үҙгәрә, балалар да аңа бүтәнчә карый башлыйлар.

Хикәядә әлеге сыйфат, үзенчәлек проблема итеп күтәрелә, еш кына темага әверелә. Мәҫәлән, «Өч Мәхмүт»тә И. Гази кешенең үз-үзенә ышанычы мәсьәләсен тема итеп куя һәм, «үз-үзеңә ышаныч, горурлык тусын өчен, еш кына кемнеңдер ярдәме кирәк була» дип, нәтижә ясый.

Хикәядә бер үҙәк герой була, дидек. Чыннан да, беренче карашка берничә образ шактый калку итеп сурәтләнсә дә, калганнары үҙәк геройны тулырак ачу, аның алгы рәткә чыгарылган сыйфатын тирәнрәк күрсәтүгә хеҙмәт итәләр. Мәҫәлән, укытучы Мәхмүт абый һәм хикәяләүче Мәхмүт об­разлары («Өч Мәхмүт») шундыйлардан. Йә булмаса, Ф. Ярул­линның «Ак төнбоек» хикәясен алыйк. Гадилә, Тәлгат тә үзенчәлекле сыйфатларга ия, жанлы образлар буларак бирел­гән. Ләкин алар барыбер Шөһрәт турында сөйләүче вакый-галарда аның төп сыйфатын ачуга катнашалар. Шөһрәт Гадиләне суга батудан коткара, аны мактыйлар, үҫендерәләр. Ү I Гадиләдән өй эшләрен дә күчереп кенә куя башлый, үҙен Оампсалардан өстен күрә, ул ни әйтсә, кыз шуны эшләргә бурычлы ҫаный. Тәлгат Гадиләне яклап чыга, ләкин Шөһ-рггне туктата алмый. Нәтижәдә Шөһрәт дусларын да, яхшы исемен дә югалта. Автор мактау, данны күтәрә алмау мәсь-|Л9сен куя да аңа мондый жавап бирә: «Масаю, мактану, увөңне өстен санау жәза белән тәмамлана, дуслар да, кешеләр |расындагы абруең да, яхшы исемең дә югалырга мөмкин».

Хикәядә үзгәрүче, үҫештәге герой да берәү. «Нәжип»тә Ф. Әмирхан Гомәр, Мәрфуга, апасы образларын бирсә дә, П,г,к,ип кенә үҙгәрә. Яки «Ак төнбоек»та Шөһрәт бөтөнләй ККенче кешегә әверелә. Ярдәмче геройлардагы үзгәрешләр исә үл,ж образга мөнәсәбәттә күрсәтелә. Мәҫәлән, «Өч Мәхмүт»тә малайларның Кәтүк Мәхмүткә карашы үзгәрү. Шушы кү-рвнешнең нәтижәсе буларак, хикәя, гадәттә, бер сюжетлы, Иуңа сюжеттагы каршылыклар да үҙәк герой тирәсенә туп-1вна.

Эпик төрнең бер жанры буларак, хикәядә дә телнең вази­фасы — предметны, күренешне, хәлне, вакыйганы билгеләү 1ым күз алдына китереп бастыру. Шуңа биредә сүзнең төп Ивгънәсе беренче урында тора, ә инде образлылык, нигездә, |Леге сүзләрнең, детальләрнең янәшә килүе, урнашу үзенчә-Ивкләре белән бәйле.

Ләкин эпосның баьпка жанрларыннан үҙгә буларак, хикәя иичек сәйләүгә аерым игътибар бирә. Язучылар еш кына хикәяне тел матурлыгын күрсәтү өчен дә язалар. Хикәя жан­ры кайчак ритмга ия була, чагыштыру, кабатлау кебек алым-аарны бик теләп куллана. Моннан тыш, хикәя эчке мәгънә (подтекст) мөмкинлекләреннән нык файдалана, метафора, символдар белән эш итә.

Миҫал өчен Ә. Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясенә морәжәгать итик. Автор хикәяне табигать бирелеше белән башлый: лирик элементлар файдаланып сурәтләнгән дала кү­ренеше. Акъәби аны урап чыга, киҙәк жыя. Ләкин бу пролог пнторның, исе китеп, даланың матурлыгын жырлавы түгел, | герое Акъәбине гомерен үткәргән дала белән хушлаштырып, клрчыкны табигатьнең бер кисәге итеп күрсәтүе. Туган жиРгә моиәсәбәт ашса язучы безне эчке мәгънәгә —хикәянең өлкән Нуын кешеләре, аларның туган жиргә карашы мәсьәләсенә кагылачагына юнәлтеп куя.

Хикәянең сюжет сызыгы бик гади. Авыл карчыгы авы-рып китә. Шуны ишетү белән, балалары аны үз яйнарына

алдыралар, иң әйбәт белгеч-врачларны чакырталар, аның хәлен яхшырту өчен бөтенесен эшлиләр. Акъәбинең авырып китүе — төенләнеш. Шуннан соң аның картлык көннәре башка агым ала.

Вакыйгаларның үҫтерелеше Акъәби һәм аның балалары ханында күп нәрҫә сөйли. Ләкин сюжетны конфликтлар ача. Гади генә тормыш юлы үткән бу өлкән кешенең балаларына, яшь буынга әйтеп калдырырлык васыяте, мөһим фикерләре, изге уйлары бар икән. Карчык васыять әйтү теләген чынга ашыра алмый газаплана. Ләкин шәһәр тормышының өермәле вакыигалары әчендә каинаган балаларына һәм оныкларына болар ят.

Хикәядә тышкы каршылыклар бирелеше васыять тың-ламауның тышкы сәбәп ләрен дә бил гели.

Хикәядә сюжет бирелеше, ана һәм балалар арасындагы каршылык, хәтта карчыкның исеме дә әчке мәгънәгә ия, әлеге хәлләрне типиклаштыра, аерым бер карчык яҙмышы итеп түгел, милләт проблемасына өйләндереп сурәтли.

Шулай итеп, образларның тулы бер системасы яки үҫештә бирелгән катлаулы характерлар белән мактана алмаса да, хи-кәя эчке мәгънә, типиклаштыру, гомумиләштерүләр аша фикер әйтә, кечкенә генә детальләр, символларга олы мәгънә сала, укучыны да шуларны эҙләргә мәж,бүр итә.

Повесть — хикәягә караганда киң, күләмле, «тормышны герой яки геройлар тормышындагы вакыйгалар итеп күрсәтү-хикәяләүче, герой тормышының бер этабын аерып алып тергеҙүче урта эпик жанр» (Мещерякова М.И. Литература в таблицах и схемах.— М.: Рольф, 2000.—С. 180). Анда ва­кыйгалар, күренешләр, язмышлар күләмле, вакыт һәм урын ягыннан киңрәк үлчәмле була. «Повестьта тормыш-көнкү-решнең көндәлек, га д эти күренешләренә зур урын бирелә, хикәяләү дә тигеҙ, салмак тонда алып барыла; анда киеренке сюжет төеннәре, ниндидер бер финалга, төгәлләнгәнлеккә омтылу юк диярлек» (Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 136 б.).

Повесть тормыш материалының бер аралыгын яктырта, бер төркем, катлам кешеләрнең тормыш-яшәешен типик­лаштыра, әлеге тормышны бер яки берничә кеше яҙмышы миҫалында характерлы сыйфатлары, үзенчәлекләре белән тасвирлый. Мәҫәлән, Г. Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» повесте XX йөз башы татар авылы тормышын иҫкә төшерә, Гомәр, Бәшир агай, Әхәт, Мазлума язмышлары аша шул заман атмосферасын, көнкүреш, кешеләрнең хыял имгтләрен — барысын да хикәяләп, сәйләп уза. Яки Г. Ибра-һимоғшың «Кызыл чәчәкләр» повесте Октябрь революциясе 1ым гражданнар сугышы елларында тормыш хакында сөйли, !> §гет, 5 дус үрнәгендә чорның каршылыкларын да, кайгы-шлглыгын да сурәтли. Хәтта үҙәккә бер герой куелганда да (М1СӘЛӘН, 3. Һадинең «ЭҢиһанша хәҙрәт», Ф. Әмирханның I Х,1ят» повестьлары), ярдәмче геройлар яҙмышы да аерып цүрсәтелә, епг кына мөстәкыйль сюжет сызыклары барлыкка Китерә, үҫештә бирелә. Ләкин барыбер бу сюжет сызыкларын Г»(Ч) образ жьгя, конфликтлар кай ягы белән булса да охшаш.

Мәҫәлән, Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ында дүрт хат — дүрт сюжет сызыгы бар. Беренчесе — мәхәббәт тарихы, мкенчесе — гаилә тарихы, өченчесе — хеҙмәт итү тарихы, дүртенчесе — бәхетле булырга теләү тарихы. Аларның бары­сын да Галия образы ялгый, беркетә, мәхәббәт, гаилә мәсьәлә-нәреннән хатын-кызның ж,әмгыятьтә тоткан урыны, бала т.»рбияләү, кешенең үз хеҙмәтенә ждваплы мөнәсәбәте кебек и|)облемаларга кадәр үсә. Тагын бер миҫал: Ф. Әмирханның о Хәят» повестенда өч сюжет сызыгы — дачадагы, театрдагы Һ.»м егет рәсеме белән бәйле вакыйгалар бар. Алар барысы Ш Хәятның мәхәббәт көтүе, хис һәм акыл көрәше рәвешендә <-урәтләнгән. Йә булмаса, Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәк-|.)р» повестенда 5 егет: Фазыл, Солтан, Гали, Гыйлажи, Шаһбаз сызыклары бар. Алар бөтенесе бер үҙәк — малай-лыктан егет булып ж,итү сызыгы тирәсенә ж,ыела. Моннан тыш, аларны бер лейтмотив, бер фикер, бер характерлы сыйфат берләштерә.

Гомумиләштереп, мондый нәтижә дә ясарга мөмкин: по-иестьта бер төп сюжет сызыгы бар. Ләкин шуның элемент-пары үзләре мөстәкыйль сюжет сызыгы барлыкка китерәләр.

Мәҫәлән, А. Гыйләжевнең «Әтәч менгән читәнгә» повесте топ сюжет сызыгының төенләнешеннән башланып китә. Бу — Гн-ренче бүлек. Икенче — тугызынчы бүлекләр вакыйгалар үҫтерелешен тәшкил итә. Унынчы бүлек — иң югары нокта, унберенчесе — чишелеш. Ләкин һәр бүлек мөстәкыйль сю­жет — ярдәмче сюжет сызыклары да.

Төп сюжет сызыгы прологтан да (Ф. Хөснинең «Иөзек кашы», Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» әсәрләрендә), башлам, хәтта кульминациядән дә башланырга мөмкин. Ярдәмче сюжет сызыклары да төп сюжет сызыгының теләсә кайсы аралыгында урнаша ала. Мәҫәлән, А. Гыйләж,евнең «НҪомга көн кич белән» повестенда төп сюжет сызыгы мон­дый:Повесть 11 бүлектән тора. 1 нче—3 нче бүлекләр— баш-ламга, 4 нче бүлек төенләнешкә туры килә. 5, 6, 7 нче бүлекләр — вакыйгалар үҫтерелеше дә, аларның күп әлешен лирик чигенешләр алып тора. 8, 9, 10 нчы бүлекләр — ва­кыйгалар үҫтерелеше. 11 нче бүлектә иң югары нокта да, чишелеш тә урын тапкан.

Әйткәнебезчә, ярдәмче сюжет сызыкларын бер образ ж,ыя. Кайбер әсәрләрдә үҙәк каршылыкка кергән герой ярдәмче сюжет сызыкларындагы каршылыкларда да катнаша. Мәҫә­лән, А. Гыйләж,евнең «Жрмга көн кич белән» повестенда эчке конфликтлар Бибинур күңелендә барган, балалар белән бәйле булган кебек, тышкы каршылыклар да (Зөһрәбану, Габдул-лаж,ан, Хөснөтдинов, авыл халкы, балалары белән) Бибинур тирәсендә бирелә, аларның да төп сәбәпчеләре — балалар. Эчке каршылыкларда Бибинур сайлау алдында: йә балаларны, йә тормыш дәреслеген — аларның әниләреннән йөз чөерүлә-рен, игелексез, юньсез булуларын тануны сайларга тиеш була. Ул балаларны яклый, хакыйкатьтән курка. Тышкы каршы­лыклар Бибинурның яшьлегендә, балалар хакына дип, Габ-дуллажднга кияүгә чыгуын, олыгайган көнендә, кайтып әниләренең хәлен дә белмәгән балаларын халык гаепләгәндә, Бибинурның аларга тел-теш тидермәс өчен ж,ан тартышуын күрсәтә. Нәтиждцә, Бибинур, кешеләргә, балаларга изгелек кылып, үзе турында оныта, картлык көне төссез, караучысыз үтә. Барысына риза булып, балалары нинди генә адым ясасалар да кичереп, аларны бәхилләп, үз-үзен аямыйча яши. Бибинур шуңа көчсез. Без боларны ярдәмче сюжет сызык­ларындагы конфликтлар аша беләбеҙ.

Икенче төр повестьларда ярдәмче сюжет сызыгындагы вакыйгалар, конфликтларны төп сюжет сызыгында конфликтка кергән герой күҙәтеп тора кебек. Мәҫәлән, А. Гыйләжәвнең «Әтәч менгән читәнгә» повестенда Хәйретдин агай — төп сюжет сызыгында каршылыкны барлыкка китерүче. Ярдәмче сюжет сызыкларындагы Мирфатыйх белән Салахетдин, Хәйдәр белән Мидхәт, Вәзилә белән ЯҪәмил, Зәйтүн белән Әнәс, Зөфәр белән Вәзилә, Гөлбикә белән Гәлмәрьям арасындагы конфликтларны ул күреп-белеп тора, шуларның бөтенесен чишә.

Әйтелгәннәрдән чыгып, мондый нәтиж,ә ясыйбыз: по­весть — катлаулы теҙелешле эпик әҫәр. Аның төзелеше «бер зур хикәя эченә кергән кечкенә хикәяләр» рәвешендә гади-ләп1терелә ала. Повесть анализлаганда, без ярдәмче сюжет сызыкларын тикшерәбеҙ, әҫәр буенча гомумиләштерүләрне исә төп сюжет сызыгы аркылы ясыйбыз.Имде бу процессны мисаллар аша карыйк. Г. Бәшировның •Туган ягым—яшел бишек» повесте 17 бүлектән тора. «ЯҪи-I• ■ |г кашка сагышы» исемле беренче бүлек — төенләнеш.

I" гәкыйль сюжет сызыгы буларак, бу бүлектә Гомәр исемле Мвлайның биясе колынлау, колынның базардан әйләнеп Кайтмавы, авыл балаларының уеннары, тау шуу, кич белән РЯИЛӘДӘ китап уку традициясе, Өммикамалның аулак өйгә I н г үс. Хәмзә абыйның китап укуы, бәрәннең мичтән төшеп шише куркытуы, Гомәрнең китап актарып утыруы турында гү.! алып барыла. Бүлек — ярдәмче сюжет сызыгы, ул 9 бү-

вкчөдән оеша. Без биредә Гомәр исемле малай белән очра-Шабыз. Ул барлык малайлар кебек үк уен ярата, шук-шаян, б*Шта эшләп, аннары уйлый торган бала. Ләкин аның үзенчә-

МКЛе яклары да бар. Беренче бүлектә, Закир абыйның итек 'нми инепг аша сикертеп уйнатуы хакында сәйләгәндә, без шили, горур-гарьчел булуын беләбеҙ. «Андый батыр малайлар бмнең очта бармыни соң! ЯҪыен куркак, ж,ыен тавык йөрәк!» ш 1.>и сүзне ишеткәч, Гомәр инеш аша сикерә, башка малай-Ифдан аерыла. Аннары, ул бик хыялый да. Мәҫәлән, буран-1П.1 «уйнап йөрүче ж,әяүле буран койрыгы белән тәрәзәгә ОЫЙпалып үтә. Кайвакыт, хәле бетеп, тәрәзә төбендә егылып т калгалый» дип күзаллый. Мичкә төшкән әни күләгәсе

ОВЫН муенлы сәер хайванга атланган дәү кеше» булып тоела, \ П шәүләләрне әкияттәге тылсым дип уйлый. Айны тере итеп, IIи М ц ниләр уйлавын күңеленнән үткәрә...

1>у бүлек — төп сюжет сызыгында төенләнеш, дидек. Монда Гомәр сабыйлыктан өйдәге кул арасына керүче үҫмер малай

щ ясына атлый, бүлек ахырында Йосыф китабын актарырга керешә. Шуннан соңгы икенче — уналтынчы бүлекләрдә ШЫҢ үҫмер чагы тасвирлана. Икенче бүлектә — базарга бару,бахча үстерү, тегермәнгә чыгу; өченчедә — язгы Сабан туйзары; дүртенчедә — печән өсте, авылга сатучылар килү. Бишенсе бүлектә — тырмага чыгу, малайларның дуңгыз кыйна-|ц.|; алтынчы бүлектә — мәктәпкә укырга керергә бару, аннары Иадрәсә тормышы; сигезенчедә — көз көне кунак кызлар килү; | \ 11.к?да — ат сакларга бару һ.б. вакыйгалар сурәтләнә. Унал-11.1ИЧЫ, «Давыл алдыннан» дигән бүлектә, әтисе үлеп, Гомәр-1М'ң инде олы кеше, эти бурычларын түләүче, гаилә тоткасы булып калуы күрсәтелә. Шул рәвешле, вакыйгалар үҫтере­леше Гомәр тормышындагы зур бер аралыкны колачлап ала. 1>еренче бүлекнең башында ук без Гомәрнең колын белән |айле өметләрен, ләкин хайванның базардан әйләнеп кайт-мпш.ш белдек. Гомәрнең кайгысын ж,иңеләйтергә теләп, әнисе,т агын колын булыр, дип юата. «Шул вакытта кабынып калган якты өмет озак еллар күңелне балкытып торды», «шул бәхетне чын күңелдән ышанып зур булганчы көттем» ди герой. Повестьның һәр бүлеге ниндидер өмет-ышанулар, тормып1тагы матур хәлләр хакында сөйли, ләкин аларның күбесе ямьсез төгәлләнә, көткәнчә килеп чыкмый. Гадел, кырыс, таләпчән Бәшир агай матурлыкка гашыйк, үз бак-часында гаж,әеп чәчәкләр үҫтерә, ләкин сандугач үлгән, кемдер ж,ырчы кошны, матурлык щырчысын үтереп киткән (икенче бүлек). Шушыңа охшаш хәл белән Бәширнең урындыкка бизәк-чәчәкләр төшерүен, ләкин заказчыга бу матурлыкның кирәк булмавын укыганда очрашабыз. Бик матур Сабан туе бәйрәме уза, ләкин ахырдан аны куып тараталар (өченче бүлек). Гомәр зур өметләр белән кире авыл мәдрәсәсенә кайта, аның яңача белем аласы килә, ләкин кыйнап жибәрәләр (ждденче бүлек). Кунак кызлар, килеп, авылга ямь, бәйрәм өсти, яшьләр күңел ача, ләкин кемнәрдер капканы алып китәләр (сигезенче бүлек), ат саклаулар, төнге әкиятләр турында языла, Сәлманнарны тотып кыйныйлар (тугызынчы бүлек), Өммикамалны кияүгә ҙурлап бирәләр, ярәшү һәм туй мәшәкатьләре, авыл ның йолалары сурәтләнә, ләкин бу туй Өммикамал белән Әхәт мәхәббәтен ж,имерә, Әхәт китеп бара (унберенче бүлек) һ.б. Нәр геройның өметләре бар, ләкин алар да тормышка ашмый. Гомәр колынлы булырга теләде — ул югалды, өйгә ярдәмләшү өчен тегүгә керде, ләкин бу йөрү тамак һәм үзенә күлмәк хакына булган икән, китаплардагы матур тормыш хакында хыялланды — чынбарлык бөтенләй бүтән иде һ.б. Бәшир агай Хәмзәне үҫтереп, тормышны Жиңеләйтү өмете белән яшәде —сугыш башланып, Хәмзә шунда китте (ундүртенче бүлек). Дингә бирелгән иде — карт хәҙрәт бу ышанычны да бетерде (унөченче бүлек). Өммикамал белән Әхәт бәхетле гаилә төзергә хыялландылар, бу да барып чыкмады (унберенче бүлек), Фазулла терелергә өметләнә, ләкин мөмкин түгел (унбишенче бүлек) һ.б. Бу образлар — Гомәр, Бәшир агай, Әхәт, Өммикамал, Фазулла, Мазлума һ.б.— авыл кешеләре, алар ярдәмендә автор XX йөз башы татар авылы, аның кешеләре, аларның яшәеше, өмет-хыяллары, ләкин шул өметләрнең тормышка ашмавы хакында сөйли.

Төп сюжет сызыгына килик. Гомәр үсә, әтисенә ярдәм итә, хеҙмәткә катнаша: тырмага да йөри, печәнгә дә төшә, пыяла да куя, укып, белем-мәгълүмат, тормыштан тәжрибә ж,ыя. Китаплар укый, хикәя яҙып карый, шул китаплардагыча ма­тур, тылсымлы дөнья, дәреслек белән яшәү хакында уйлана.'I ч ни тормыш жиңеләйми. Ачлык, хәерчелек, сугыш баш­ни ил. Бәшир агай картая, авырый башлый, эшләрлек ирләр Оугышка китә, бурычлар күп, сыер үлә һ.б. Бу бәхетсезлек-яирнең иң зурысы — Бәшир агай үлеп китә. Гомәр аптыраш-ги, тормышны ничек алып барырга, ничек жиңеләйтергә б#Лми, өметләр юкка чыга. Шул вакытта патша төшерелә, | и|> бүлү хакында сүзләр йөри башлый, Әхәт кайта, аңа өй Рвлалар. Яңа өмет туа. Бу әлеш — унжиденче бүлек — чи-икмнмн.

Шулай итеп, төп сюжет сызыгында автор Гомәр исемле МВЛайның үсмерлектән олылар тормышына кадәр үсүен, Ч Х йөз башы авылын сурәтли. Повестьның темасы — XX йөз тим ы татар авылы тормышы. Язучы күп кенә проблемалар Куя: авыл кешесенә ж,ир бүлү; кешеләрнең матурлыкка мшюсәбәте; мәхәббәт һәм бәхет төшенчәләренең аңланы­мы шы; сугыш алып килгән афәтләрнең тормышны үзгәртүе Иебек мәсьәләләр шундыйлардан.

Әдип нәрҫә әйтергә тели соң? «Авылда тормыш авыр: фи­ши хеҙмәт, жир житмәү, хәерчелек, ач-ялангачлык хөкем Црө. Ләкин халык өмет белән яши. Бер өмет әҙелсә, тагын иңп ышаныч туа. Кешене шул яшәтә» ди кебек. Шул рәвешле, Вовестьта ярдәмче сюжет сызыклары зуррак гомумиләш-тгрүләр ясарга ярдәм итә, без әсәрне Гомәр тормышының игр аралыгын сурәтләү рәвешендә генә түгел, бәлки татар шинлы тормышын күрсәтү буларак кабул итәбеҙ.

Повесть VIII сыйныфта укып фикер алышу өчен тәкъдим ителә, аңа дүрт сәгать вакыт бүленгән. Дәреслек-хресто-мптиягә урнаштырылган материал да дүрт әлешкә бүленгән. Л нар әсәрнең үҙендәге бүлек исемнәре белән аталганнар һәм түйшдәгеләрдән гыйбарәт: «5Ңирән кашка сагышы» (беренче (•үлек), «Сандугачны кем үтергән?» (икенче бүлек), «Язгы Сабан туйлары» (өченче бүлек), «Орлык чыккан көн» (бишен-че бүлек, ул китапта «Мин — алып батыр» дип атала), «Кунак кызлар килде утырмага» (сигезенче бүлек). Әлбәттә, бүлекләр тулысынча түгел, кыскартып тәкъдим ителә.

Дәреслек-хрестоматия әсәрне өйрәтүгә шактый юл күрсәтә. Кереш дәрестә файдалану өчен, Г. Бәшировның повестька (Өзләр» дип аталган кереш мәкаләсе урнаштырылган. Ул ВОӨрдә сүзнең авыл тормышы, шул заман кешеләре хакында Нрачагын хәбәр итә, кайбер геройларны атап үтә. Беренче дорестә «МҪирән кашка сагып1ы» бүлегенең беренче —д үр­генме бүлекчәләрен һәм «Сандугачны кем үтергән?» бүлеге­нең беренче бүлекчәсен өйрәнү күздә тотыла, материал Гомәробразы тирәсенә ж,ыеп бирелә. Өзекләр өстендә эшләү Гомәрдә булган сыйфатларны авыл малайлары белән чагыштыру рәвешендә бара. Кол ын вакыйгасына аерым тукталып китеп, аның югалу сәбәбе гаиләгә акча кирәклек белән бәйле булуга игътибар ителә. Чөнки Өммикамал, Әхәт, Бәшир агай, Маз-лума һәм башка бик күпләрнең хыяллары тормышка аш­мау, нигездә, ижтимагый-социаль сәбәпләргә барып тоташа.

Бу дәресне кереш һәм әсәрнең беренче әлешен уку, эзләнүчән әңгәмә уздыру рәвешендә оештыру отышлы. XX йөз башы авылының ике буын вәкилдәре — Гомәр һәм Бәшир агай образлары өч вакыйгада күҙәтелә: колын; итек һәм сандугачның үлеме вакыйгалары. Авторның авыл кешесе өчен гадәти тормышны күрсәтүе хакында нәтижә ясала.

Икенче дәрес өчен «Язгы сабан туйлары» бүлегенең берен­че — өченче бүлекчәләре бирелә. Өйдә укып киленгән мате­риал ярдәмендә повестьта татар халкының, татар авылының гореф-гадәт, йола-традицияләрне саклап яшәве хакында нәти­жә чыгарыла. Авторның сурәтләү үзенчәлекләре, тел-стиль хасиятләре хакында сөйләшү дә, образлылык, Сабантуй күре­неше, андагы хәрәкәт-динамика бирү чараларын күзәтү, дә урынлы.

Өченче дәрес өчен «Орлык чыккан көн» бүлегенең берен­че — өченче бүлекчәләре алынган. Авылда хеҙмәт, эш рәтен белү, жиренә ж,иткереп башкару, хезмәтнең жае-матурлыгы, авыл кешесе өчен жирнең кадере, эшкә өйрәтү-тәрбия хакын­да сүз барса да, материал Гомәр һәм Бәшир агай образлары тирәсенә туплана, шул образлардан чыгып гомумиләштерү-ләр ясала.

Дүртенче — йомгаклау дәресендә өйдә укыган «Кунак кыз-лар килде утырмага» бүлегенең беренче — жиденче бүлек­чәләре нигеҙендә әңгәмә уздырып, бу хәлләр авылның матур бер гадәте буларак бәяләнә. Ләкин төп вакыт йомгаклауга калдырыла. Повесть йомгаклауны үҙәк сюжет сызыгын фай-даланып ясау әйбәт. Дәреслек-хрестоматиядә урын алмаса да, аерым укучылар танышкан бүлекләр, төп сюжет сызыгына кагылышлы урыннарны барлау яхшы. Кайбер балаларга шәхси биремнәр йөкләтү дә шушы эшне жиҢеләйтә ала. Йомгак вакытында төп сюжет сызыгына мөрәжәгать итү, бер яктан, тулы әҫәр турында сүз йөртергә, аңа бәя бирергә мөм­кинлек тудыра. Икенчедән, повестьның сюжет-корылышы, язучы стиле хакында сөйләшергә, бәя бирергә ярдәм итә. Өченчедән, өзекләр белән генә танышкан укучыларны да әсәрне тулаем укуга кызыксындыра. Шулай итеп, мәктәптә повестьның аерым ярдәмче сюжет ОЫвыклары өйрәнелә, аны анализлау берничә хикәя тикшерүгә

0 шаш. Ләкин болар бергә туплап бәяләнергә, нәтижә чы- трмлырга тиеш. Безнең фикеребезчә, повестьның бер әлеше гсм,) өйрәнелгәндә дә, йомгак тулы әҫәргә ясала, аңа гомуми Пип төсен ала.

Югары сыйныфларда мәктәп анализы тулы әҫәргә ясалыр-Iл да мөмкин. Мәҫәлән, XI сыйныфта А. Гыйләжевнең «Әтәч менгән читәнгә» повестей анализлау планлаштырыла, аңа ике ИГать вакыт каралган, программа тулы анализга юнәлеш сила. Повесть монографик тема — А. Гыйләжев иңатын <ш|>.»нү эчендә бирелә. Укучылар өйдә укыган әсәрне сый­ныфта анализлау күздә тотыла.

Повестьның ярдәмче сюжет сызыклары ике гаилә — Сә-|.|х<"тдиннәр һәм Мирфатыйхлар арасындагы ярыш, дошман-1ЫКНЫ төрле яклап яктырта. Аларны шартлы рәвештә болай Царга булыр иде: «Мирфатыйх белән Салахетдин мөнәсәбәт-|.>1>о», «Фирүзә кайгысы», «5Ңәмил өмете», «Вәзилә теләге», |Хөйдәр белән Мидхәт ярышы», «Зәйтүн белән Әнәс каршы-пмгы», «Хәйретдин яҙмышы». Ярдәмче сюжетлар — ике гаилә мопәсәбәтләренең тарихы да. Элек дус, ярдәмләшеп яшәгән Мирфатыйхлар белән Сәлахетдиннәр арасындагы читән бие-

1 (М, аның арасыннан кояш та үтми башлый. Арткы як биклә- и.>. Сәлахетдин — мотоцикл, ә Мирфатыйхлар көзгеле шкаф Вла. Сәлахетдин шкафның ике көзгелесен кайтара. Шулай (|ср-берсеннән көнләшеп, уздырырга теләп диван, холодильник кебек жиһазлар да, мап1иналар да алына, ак мунча, өй, каикалар тәзелә. Гаиләдә балалар да дошман. Кечкенә Зәйтүн бвлән Әнәс тә, зур Мидхәт белән Хәйдәр дә көндәш. 5Ңәмил бөлөн Вәзилә дуҫлашып йөриләр, ләкин бу да мәхәббәт түгел. Нәяиләнең авылдан китәсе, шәһәрдә яшисе килә. Теләгенә ирешү өчен иң жайлы кеше ЗҢәмил кебек тоела. Егет исә пмылны ярата. Шуңа күрә бу дуслык та конфликтка китерә.

Бу сюжет сызыклары, вакыйгалар үҫтерелеше рәвешендә, топ сюжет сызыгы белән киҫешәләр. Беренче бүлек — төп сюжет сызыгының төенләнеше. Сәлахетдиннәр читәненнән Мирфатыйхлар әтәче егылып төшә. Аңа Сәлахетдиннең тончек малае Зәйтүн рогаткадан аткан икән. Моны күргән Хәйретдин агай гауга чыкты д ип уйлый.

Вакыйгалар үҫтерелә, ике гаилә мөнәсәбәтләре ачыклана пара. Мидхәт белән Хәйдәрнең, уҙышып, машина бәрдерүе, шул вакытта Гөлбикәнең кулы сыну, ә өйдә Мирфатыйх бе-П.М1 Сәлахетдин тарткалашып, соңгысының да, хатыны кебек үк, кулын сындыруы — әлеге мөнәсәбәтләрнең иң биек ноктасы.

Чишелеш кетелмәгәнчә бирелә. Хәйретдин агай авырып китә, үҙен Яңа зиратка күмәргә куша. Авылда Иске зиратны су ашый, яр буенда сөякләрне чыгара башлаган. Ләкин Яңа зиратка берәүне дә күмә ал мыйлар. Имеш, кем күмелсә, үз артыннан туган-тумачасын ияртәчәк. Ьәм менә авырып киткән Хәйретдин агай шунда күмәргә васыять әйтә. Аның янына килгән Сәлахетдин белән Мирфатыйхның Хәйретдин белән туган бул ул ары беленә, конфликтлар чишелә.

Повесть, байлык артыннан куып, кешеләрнең бер-берсе белән дошманлашуы, үзләре турында уйлап, башкаларга начарлык кыла башлавы хакында. Автор күп кенә проблема­лар күтәрә: байлыкның көнләшү китереп чыгаруы; мәхәб-бәтне байлык яки үз теләгеңә алмаштыру; игелекле кешенең хөрмәтле булуы; авылда матурлык һәм үткәннәргә хөрмәт югалу; татар авылына эчкечелек, комсызлык чире үтеп керү. Ләкин язучы туганлыкның, авылдагы зирәк кешеләрнең әлеге чирләрне ждщәргә ярдәм итәчәгенә ышана, өметләнә.

Мәктәп анализы өчен бүленгән ике сәгатьне ничек фай-даланырга соң? Әсәрдәге ярдәмче сюжет сызыкларын, Мир­фатыйх һәм Сәлахетдин гаиләсе арасындагы каршылыклар-ны билгеләргә, гаилә әгъзалары, әлеге образларның бирелеше, үзенчәлекләре хакында сәйләтергә кирәк. Бигрәк тә Мирфа­тыйх, Сәлахетдин, Гөлбикә, Хәйдәр, Вәзилә образларына тукталу яхшы. Дәрестә А. Гыйләжөвнең ж,әмгыятьтәге кур-кыныч чир, заман һәм тормыш үзгәрү алып килгән гадәт-ләрне борчылып хикәяләве хакында нәтиж,ә чыгарыла.

Икенче дәрес төп сюжет сызыгын барлыкка китерүче — Хәйретдин агай образы, аның тормышы-язмышы, эшчән һәм юмарт, ярдәмчел һәм акыллы, яхшы күңелле булуы, тормыш-тагы хәлдәргә чын күңелдән ачынып, шуларга бәя биреп баруы күздән кичерелә. Хәйретдин агайның эшсез тора алма-вы, каланча төзеп куюы, баш сөяге табып, борчылып йөрүе һәм Яңа зиратка күмдерергә теләвенә аерым игътибар ителә. Сәлахетдин һәм Мирфатыйх образлары Хәйретдин агай белән янәшә куеп бәяләнә. Әсәрдәге Зөфәр һәм 5Ңәмил образлары­ның кай яклары белән Хәйретдин агайга якынлыгы ачыклана.

Моннан тыш, авторның хикәяләү осталыгы турында сүз алып барыла. Символларга мөрәжөгать итү, образлар тудыру осталыгы да, читән һәм әтәч символдарының мәгънәсе дә, әсәрнең теле, авторның сатира тудыру алымнары да игъти-барга алына.учы бәясенә килсәк, аның әлеге хәлләргә мөнәсәбәте йәмғиәттәге тиҫкәре күренешләрне тәнкыйтьләве, бәяләве,Ифмыштагы матурлык һәм мәрхәмәтлелекне күтәрүе А. Гый-

141 юңатына хас сыйфатлар буларак күрсәтелә.111 ул рәвешле, тулы әҫәр, анда хикәяләү, сурәтләү, бәяләүы.пекләренә кагылышлы гомумиләштерү ясала. Анализлтында бөтен әҫәр хакында сүз алып барыла. Имде роман жанрына килик: «Роман — аерым кешеләрнең• и м кешеләр төркеменең язмышлары хикәяләп бирелгән,■ тер һәм дөньяга караш формалашу процессы гәүдәлән-к |н-м,ш зур күләмле эпик әҫәр. Роман шәхси тормыш ашаиш.мчниең төп, нигеҙ мәгънәләрен ачарга, объектив чынбарлык- гомуми сыйфатларын, шул чор жәмгыятенең яшәү закон-пп111.П1, рәвешен чагылдырырга омтыла, ягъни бер яҙмышта, берһпш' тормышы миҫалында иң характерлы шартларны гомуми-■1.Н11 герен тасвирлый» (Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. А.Г. Әх-1лин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 154—155 б.). Ул м.инның ниндилеген бер образ итеп жьгеп сурәтли 1'оманга сюжет тармаклануы хас. Сюжет жепләре шул-| | I >|) уралып, киҫешеп бетә, төрлечә урнаша, хәтта еш кына I ш м а н теҙелешенең төгәл структурасын табу һәм билгеләү || момкин түгел. Мәҫәлән, Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында ике төп сюжет сызыгы бар: мәхәббәт һәм партия һ п11.11 не. Бу сюжет сызыклары үзара бәйләнеп үсә, ярдәмче ш кет сызыклары да киҫешеп, уралып урнаша.Өгәр Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романын кара-1<ш(, биредә төп ике: Тотышның яҙмышы һәм болгарларның |§рлөшү, ислам динен кабул итүе белән бәйле сюжет сызыгы пир. Ярдәмче сюжет сызыклары арасында болар белән киҫеш-м.и.шнәре дә байтак. Ягъни романда шәхси һәм иж,тимагый гпрмышлар мөстәкыйль тасвирлана: үзара бәйләнгән булсалар да, алар бергә кушылып сурәтләнмиләр.

Романда кешенең хис-кичерешләрен, эчке дөньясы аша Юлкын тасвирлау үҙәктә тора. Бу характерны калыплаш-рырган шартлар, сәбәпләр төрле яктан ачыла һәм роман ү.мгенә куелган герой — көчле рухлы, башкалардан аерылып Юручы, алдан күрә һәм киҫәтә белүче, башкаларны үз артыннан ияртә алучы яки аларга үрнәк булырлык шәхес. ||всөлән, Н. Фәттахның Тотышы — көчленең һәрвакыт көч-Мэгә хуж,а булуына, аңа үз ихтыярын мәж,бүри тагуына карты чыккан көрәшче; Р. Мөхәммәдиевнең Мирсәет Солтан-га.ниевы («Сират күпере») — яңа тормышны гадел нигеҙгә кору өчен ж,ан атучы; Ф. Садриевның Нуриәсма карчыгы исә(«Таң ж,иле») жөмгыятьнең бөтен тармакларын чолгап алган ялганга каршы чыгучы; Г. Бәшировның Нәфисәсе («Намус») тылдагы хеҙмәт батыры, тормышны сугышка кадәрге хәлдә саклау һәм яхшырту өчен көрәшкә чыккан фидакарь булып күз алдына баса. Шуңа күрә тормышның төрле катламна-рын, сыйфатларын, якларын хикәяләсә дә, роман аларны үҙәк герой аркылы бер үзенчәлеге белән билгеле бөтен рәвешендә жьгеп, туплап күрсәтә. Биредә төп геройның хис-кичереп1ләре, уй-фикерләре, хыял-омтылышлары башка жанрларга кара­ганда тирәнрәк бирелә. Хәтта ярдәмче геройлар да тулы, аның шәхесе, характеры, яҙмышы, жәмгыятьтәге урыны кебек нокталардан торып сурәтләнә.

Мондый тирәнлеккә ирешү өчен роман жанры хикәяләүче образын үзенчәлекле файдалана. Биредә ул барын да белеп, күреп торган автор гына түгел, үзе дә берәр персонажы белән кушылып китә, үҙәк герой булып та, ярдәмче геройлар кебек тә уйлана, икеләнә, көрәшә, кичерә. Мондый сыйфатка күп-тавышлылык д иләр.

Жанр буларак роман киҫкен, тәэсирле нокталар таба, ин-тригаларга мөрәжәгать итә, гадәти, табигый, тыныч тормыш агымын түгел, нәкъ менә көрәш, бәхәс, нәрсәнедер яклау һәм кире кагу белән бәйле вакыйгаларны яратып сурәтли.

Мәктәптә роман, повесть кебек үк, ике төрле яссылыкта өйрәнелә. V—VIII сыйныфларда сайлап, аерым сюжет сызыгы алып тикшерелә. Мәҫәлән, VIII сыйныфта Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романы тәкъдим ителә. Өзекләр берничә вакыйганы: йолык туен, Акбүреләрнең Казаяклар ыруы белән очрашуын, Алмыш ханның яу белән килүе һәм орыш вакыйгасын, Койтым бикәнең улы өчен сорап Алмыш ханга мөрәжәгать итү әлешен генә бирәләр. Шулай булса да, өзекләрдә төп герой — Тотыш образы бөтен сыйфатлары белән, тулы бер характер буларак ачылган, чорга хас яшәү рәвеше, гадәт-йолалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр күрсәтел-гән, бер заманда да искерми торган кыйммәтләр — гад еллек һәм гаделсезлек мәсьәләсе чагылыш тапкан. Мондый бөтен-леккә романның үзенчәлекле теҙелешкә ия булуы китергән. Әҫәр бер образ — Тотыш тирәсенә жьгела. Ләкин сюжет Тотыш белән бәйле булса да, ул ике мөстәкыйль сызыктан тора: беренчесе — Тотышның ир булу тарихы. Ул егетне Алмыш ханның тоткын итеп алып китүенә кадәр бара. Икенчесе — Тотышның мәхәббәт тарихы. Шулай роман икегә бүленә шикелле, икенче әлеш — беренчесенең дәвамы, ахыры да. Дә-реслек-хрестоматиядәге өлешләр беренче сюжет сызыгының тосиләнешен (йолык туе), вакыйгалар үҫтерелешенең бер |ралыгын (Казаяклар килү), кульминацион ноктаны (Алмыш чпм таләбенә Тотышның каршы чыгуы) һәм чишелешне (Тотышның ж,иңелеп, әсир төшүе) хасил итәләр. Димәк, Тотышның ир булу тарихы күздән үткәрелә. Икенче төп ■ЮЖет сызыгы — болгарларны берләштерү хакындагысы Цреслектә күренми дә.

Роман тәэсирлелеккә, маж,аралылыкка омтыла. Болар биг-|).1к тә конфликтларда ачык күренә. Каршылыклар киҫкен, ИОЛачлы, көтелмәгән төс алып, борылышлар ясарга сәләтле теп оештырыла. Мәҫәлән, йолык туенда яраткан Йолдыз Аникасының карачкысын ботарлатмаҫ өчен, Тотыш ыруның илгеләре — бүреләрне кырып сала. Шуның белән ыруның иона-гадәтләренә каршы чыга, аларның гаделсезлегенә риза-■ малыгын белдерә. Бу каршылыкның бер сәбәбе — Тотыш-иМң характеры, башбирмәс-буйсынмас холкы. Автор беҙгә мондый холык-фигыль калыплашуга китергән сәбәпләрне дә Күрсәтә. Койтым кырпакның да, улы Тотышның да кимсете-

яшәве, үҙен яклар өчен малайга киҫкен һәм каты, кыю

Һ.1М сугыш чукмары булырга туры килүе, акыллы һәм кулыннан эп1 килә торганлыгы билгеле булганнан соң (Күрән ни улын тире сатарга ж,ибәреп сыный) үзенә нык ышанып иш и башлавы да шундыйлардан.

Үҙәк каршылык Алмыш ханның Акбүреләр ыруын буй-н.шдырырга килүендә Тотышның хәлиткеч роль уйнавыннан РЫЙбарәт. Алмыш ханның сәясәте, Акбүреләр ыруының күмеп утыру тарихы, ыруара мөнәсәбәтләр һәм Тотыш тор-

№ ны, яҙмышы бер төенгә бәйләнә. Чыннан да, романда үҙәк

Гврой әлеге юлларны бергә ж,ыйнаучы булып тора.

Роман кеше холкын бөтенлекле ачу өчен чор, заман, ж,әм-Iмять, андагы яшәү рәвеше, тәртипләр турында жөнтекләп сойли, шуларны образ итеп күтәрә. Бу романда да Болгар дәүләте тормышы, гореф-гадәт, йолалар, сәүдә, мәдәният, дин монәсәбәтләренә зур урын бирелгән. Болар инде, авторның г у рәтләү осталыгы буларак, махсус игътибарга алына. Йолык туе, кунак каршылау, үлекләрне күмү, орыш кагыйдәләре — бары да чор сурәтен тудыручы детальләр итеп карала.

Бирелгән өзекләрдә Койтым бикә образына кагылу со-рплып тора. Аның яҙмышы, улы орышка чыгар алдыннан Әйткән сүзләре, ахырдан Алмыш хан янына баруы әлеге Гв|>ойны шактый тулы күзалларга ярдәм итә.

Нәтижә ясасак, бу миҫалда романның күләмле хикәя рә-шчиендә өйрәнелү-анализлануын күрәбеҙ. Әлеге өземтәләрмәгълүмат ал у га киторо.

Югары сыйныфларда (IX XI) "\ жанр есөрлөре тулы килеш, |><>м;п1 буларак анализлама. Полүебезчә, кирел.! әдәби

барыш тикшерелә, дим.ж, ВПИК веер Дв чор белен бәйләп, шул чор әдәбиятының бер вәкиле буларак Һәм анда тоткан урыны ягыннан өйрәнелә. Шуңа күрә әлеге әсәрдә чор әдәОнлтыпп, иждт ысулына хас сыйфатлар, аның әдәбиятка алым килгән яңалыгы һәм традицияләрне ничек дәвам итүе билгеләнә. Болар, әлбәттә, эпик әсәрләрнең, түбән сыйныфларда күнегел гәнчә, сюжет-корылыш һәм вакыйгаларын, тема, проблема, идеясен, образлар бирелешен, тел-стиль хасиятләрен шәрех­ләү аркылы бәяләнә, аерып алына. Ләкин төп игътибар әҫәргә гомуми бәя бирү, фикер әйтүгә һәм аның чор әдәбиятында урынын билгеләүгә юнәлә, гомумирәк, төгәлрәк була.

XI сыйныфта Н. Фәттахның «Сызгыра торган ук л ар» ро­маны өйрәнелә. Барлыгы дүрт сәгать вакыт бүленеп, шуның беренчесе язучының тормыш юлы һәм иждтын күзәтүгә багышлана. Калган өч сәгать анализ эшенә бирелә.

Роман күләмле (795 бит), хрестоматиядә төп сюжет сызы-гына кагылышлы өземтәләр китерелгән. Ләкин бу өземтәләр әҫәр хакында тулы күҙаллау бирә алмый. Шулай ук өч сәгать аралыгында романга тулы анализ ясау да мөмкин түгел. Бу эшне ничегрәк башкарып, оештырып булыр соң? Романда ике үҙәк сюжет сызыгы бар. Беренчесе чиннәр белән сөннәр арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйле булса, икенчесе Туман каган һәм Албуга тартышын иңли. Сыйныфта бер-берсе белән чиратлашып-уралып үсә торган бу ике сызыкны аерып тикшерү мәгъкуль күренә.

Югары сыйныфларда анализ өйдә укып киленгән мате-риалны файдаланып башкарыла. Роман укучылар тарафын-нан укылган булырга тиеш. Шулай да икенче дәрестә сөннәр турында тарихи белешмәгә, сүз барган чор — б.э.к. III—II га-сырлар арасына күз ташлау кирәк. Аннары исә беренче сюжет сызыгы өстендә эш алып барыла.

Роман шушы сюжет сызыгы белән башланып китә: далада шикле кешеләр күренгән. Әлеге кешеләр сөннәрне, сугышка котыртып, чин капкынына төшерергә телиләр. Туман тар-ханның сугышка барырга ризалашуы вакыйгаларны төенләп куя. Сөннәр һөж,үм ясап карый, ләкин капкынга төшәләр. иш.>|>не /1.Н11.1 .)шт1' I 1...1.е| оыаыгыи күэвтү вчөн Ммһим накмйгалмрны иска төшврү, аларның вчтелвгеи сей

| ИИ.1. Монын, очен һеремме китаплың беренче (ЖИДӨН-■ % 11.1.П.1 м'■ 1.1 бүлөкчәлөр), аченчө (унбишенче бүлекчә),1ЛТЫ11ЧЫ (беренче ундүртенче, унтугызынчы бүлекчәләр) фы һәм икенче китапның дүртенче, жңденче (унтугыз .е 1че бүлекчәләр) баблары кулай. Автор үзе чин һәм и иләрен каршы куеп сурәтли кебек. Чин илендәге тәртип-1члык, гаделсезлек сөннәрнең яшәү рәвешенә охшамаган.

Iшың сурәтләү осталыгы буларак әлеге халыклар, алар-|ЫН көнкүреше, яшәү рәвеше, гадәт-йолалары хакындагы фыпнар, ягъни чин тормышы рәвеше һәм сөн тормышы .) куела. Игътибар белән укыганда, авторның сөннәрне вратып сурәтләве күҙгә бәрелеп тора. Автор мөнәсәбәте п ында сөйләшү өчен дә мөмкинлек бар. Нәтиж,ә итеп, II Фәттахның ерак тарихка мөрәж,әгать итүе, төрки һәм 1..И.1 п халыкларының мөнәсәбәтләрен, тормыш-көнкүрешен . урәтләве билгеләнә.

Өченче дәрестә икенче сюжет сызыгы — Туман тархан һәм Л туга арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр хакында сүз |арыр. Сюжет сызыклары бер ноктадан башланып китә: шикле кешеләр барын хәбәр итү белән бергә, Албуга елганы |ра тоту сөенчесен тарханга китергән. Шушы очрашуда, ум 1.1 ның кырнагы Табылдыкка карап торуыннан, Туман тар-* .ш күңеленә шик урнаша — төенләнеш килә. Вакыйгалар үҫтерелеше каршылыклы: әле Албуга әтисен үлемнән кот-пира, ләкин тархан аңа кызны бирергә теләми. Албуганы үлемгә хөкем итеп, курчаклар ясата, үзе бүләк иткән чин кызын тартып ала, читкә куа. Өч ел әсирлектә булып кайткан Ллбуганың үз урынына, уң кул тәгин углан итеп, Сөенеч нил асын утыртуларын белүе — бу мөнәсәбәт ләрнең иң югары поктасы. Каршылык Албуганың, Туман тарханны үтереп, үзе тәхеткә утыруы белән чишелә. Бу дәрес, әлеге сюжет сызыгы белән эшләү, һичшиксез, Албуга образы тирәсенә ж,ыелырга тиеш. Көрәшче-герой Албуга әтисенә генә түгел, тарханның тәртип, йола-гадәтләрне бозуына, ил кайгысын түгел, үз мәнфәгатьләрен кайгыртуына, авыр чакта үз хәлен уйлавына каршы чыга. Сюжет сызыгын тикшергәндә, беренче китап­ның беренче (дүртенче — сигезенче бүлекчәләр), өченче (ж,и-

121

денче, сигезенче, унсигезенче бүлекчәләр), дүртенче (ал-тынчы — сигезенче бүлекчәләр), бишенче (беренче — дүртенче бүлекчәләр) баблары һәм икенче китапның алтынчы (унту-гыз — егерменче бүлекчәләр), ж,иденче баблары файдаланыла ала. Дәрес Албуга образына хас сыйфатларны жъио, туплау, аңа сыйфатлама бирү белән төгәлләнергә мөмкин.

Дүртенче — йомгаклау дәресендә роман турында нәтижәләр чыгарыла. Әсәрдә ике сюжет сызыгы бар, һәм алар юкка гына бер-берсе белән үрелеп бирелмәгән. Туман тархан чиннәргә сугыш белән бара, ләкин жңңелеп качарга, илне белдерергә мәжбүр була. Яшь Албуга исә сөннәрне дә берләштерә, чиннәрне дә ж,иңә. Романның темасын, әсәрнең нәрҫә ту­рында булуын билгеләү авыр түгел: ул сөн (төрки) халкының, чиннәрне жңңеп, нык дәүләт төзүе хакында. Автор, шушы хәлләрне Туман тарханның ждңелүе һәм Албуга тарханның ждщүе фонында күрсәтеп, нәрҫә әйтергә тели соң? Халык мәнфәгатьләрен кайгырткан, көчле, акыллы, нык идарәче генә халыкны туплый һәм дәүләт төзи ала диме?! Шулай булырга тиеш, Албуга миҫалы шуңа ишарәли.

Роман күләмле, анда күп кенә проблемалар куела, төп сюжет сызыкларына турыдан-туры кагылмаган сюжетларда да (мәҫәлән, Сылу-кыз һәм Аю-Мамак яки Лисы сызыкла-рында) әхлакый, фәлсәфи мәсьәләләр калка. Биредә укыту-чыга сайлау өчен урын бар. Дәресне йомгаклап, романның сәнгатьчә эшләнешенә тукталу зарур, һәм бу дүрт дәреслек сөйләшүне Н. Фәттахның тарихи темаларга мөрәжөгать итүе, безнең өчен билгесез сәхифәләрне әдәби сурәтли алуы, тарихи әсәрләрнең әдәбияттагы урыны хакында фикерләр белән тәмам-лый алабыҙ. Кәм, шул рәвешле, дәресләрдә тулы роман хакында сүз алып барып, анализ эше дә өзекләргә түгел, әҫәргә ясала.

Шулай итеп, роман анализлау да, хикәя һәм повесть тикшерү кебек үк, төгәлләнгәнлеккә омтыла. Ләкин биредә, тулы әҫәр хакында сүз алып барганда да, укытучы белән укучы сөиләшер өземтәләрне сайлап алу, кайсы вакыигаларга тукталу әһәмиятле.