Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

2. Башка фәннәр белән бәйләнеш

Үҙенең гыйльми тикшеренү әлкәсе булган, үз сукмагын тапкан фән булуына карамастан, әдәбият укыту методикасы башка фәннәр белән бергәләп үсә-камилләшә, башка фәннәр өлкәсендә ясалган ачышлар, уңышлар аңа да нык тәэсир ясый.

Педагогика фәне, бигрәк тә аның дидактика бүлеге, әдә­бият укыту методикасының методологик нигеҙен тәшкил итә. Чөнки дидактика уку-укыту барышының гомумтеоретик мәсьәләләрен, укытуның гомуми принципларын, методларын эшли, махсус төшенчәләр, законнар, кагыйдәләр тәкъдим итә. Әдәбият укыту методикасы исә шулар арасыннан үзенә кирәклеләрен сайлап ала, үзенә яраклаштырып үҙгәртә, үҫтерә. Мәҫәлән, белем бирү һәм тәрбиянең берлеге гомум-дидактик принциплардан санала. Әдәбият укыту методика-сында ул:

  1. әдәби материал ны тәрбия мөмкинлекләрен иҫәпкә алып сайлауда;

  2. әдәбият ярдәмендә укучыларда дөньяга караш форма-лаштыруда;

  3. укыту белән янәшә әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүдә;4) сөйләм һәм яҙма тел не үстерү белән бергә, мөстәкыйль фикер булдыру, үз позицияңне яклый белү кирәклеген төшендерүдә һ.б. яссылыкларда әһәмиятле.

Яки икенче миҫал. Уку-укыту методлары — дидактиканың иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Хосусый методикалар дидактика тәкъдим иткән классификацияләр арасыннан үз предметына туры килгәннәрен сайлап ала, гыйльми тик-шеренүләр һәм күзәтүләр ярдәмендә әлеге мәсьәләне яңадан эшли.

Әдәбият белеме — әдәбиятны өйрәнә торган фән. Нәкъ менә әдәбият теориясе һәм тарихы аерым әдәби әсәрне, язучы иждтын, чор әдәбиятын һәм, гомумән, татар әдәбиятын тик­шерә, бәяли. Димәк, әдәбият белеме фәне мәктәптә әдәбият предметының эчтәлеген һәм структурасын ачыклый.

Әдәбият теориясе әдәбиятның гомуми закончалыкларын, әдәби әҫәр үзенчәл ек л әрен, аны анализлау юлларын билгели, билгеле бер төшенчәләр ярдәмендә әдәбиятны система итеп карый. Әдәбият укыту методикасы исә мәктәптә әдәби әсәрне, әдәби иждтны һәм чор әдәбиятын өйрәнү вакытында шушы төшенчәләргә мөрәж,әгать итә, аларны кулланып эшли.

Әдәбият тарихы әдәбиятны үсеш-үзгәрештә күҙәтә, бик борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр килеп ждткән өзлексез барыш кебек карый, аерым бер чор әдәбиятындагы авторлар, аларның әсәрләре хакында сөйли, әдәби юнәлешләр һәм стильләр алмашынуны, иждци алымнар үзгәрүне, тради-цияләрнең ничек дәвам итүен һәм нинди яңалыклар пәйда булуны ачыклый. Шуның белән янәшә, әдәби тәнкыйть әсәрләргә һәм язучылар иждтына бәя бирә. Әдәбият укыту методикасы исә мәктәптә әдәбиятны шулай ук бербөтен, үсеш-үзгәрештәге барыш кебек, хронологик тәртипне саклап өйрәнә. Әдәбият тарихына һәм әдәби тәнкыйтькә караган материал­дар дан файдалана.

Шулай итеп, әдәбият белеме фәне мәктәптә әдәбият пред­метының төп эчтәлеген тәшкил итә, әдәбият укыту мето­дикасы өчен методологик нигеҙ хеҙмәтен үти.

Фәлсәфә кешене өйрәнү белән бәйле, ищтимагый фәннәр өчен юлбашчылык ролен башкара. Әдәбият укыту методикасы да шундый фәннәр рәтенә керә. Ул әдәбият ярдәмендә кешене үстерү-камилләштерү, тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыль­ләнә.

Фәлсәфә фәненең үҙәгендә дөньяны танып белү концеп-циясе ята. Ул ике төрле: рациональ һәм хисси танып белү хакында сүз алып бара. Әдәбият исә дөньяны хисси танып

23* 355

белүнең бер юлы булып тора. Шулай итеп, дөньяны сәнгать-чә, иждди фикерләү ярдәмендә танып белү мәсьәләләре фәл­сәфә һәм әдәбият укыту методикасы өчен уртак.

Фәлсәфә кешенең аң һәм фикерләү үзенчәлеген, шәхеснең асылын өйрәнә, аңа тәэсир итү, үзгәртү белән кызыксына. Шул ук сораулар әдәбият укыту методикасының аерым проблемаларын эшләгәндә дә беренче планга чыга.

Моннан тыш, һәр әдәби әҫәр — язучы-авторның дөньяга карапты, мөнәсәбәте, димәк, фәлсәфәсе дә. Әдәбиятта кеше, тормыш, яшәеш хакында уйланулар чагылыш таба. Шушы урында әдәбият фәлсәфә өчен дә материал, үзенчәлекле фикер-ләр чыганагы була. Әдәбият укыту методикасы исә әдәбиятны нәкъ шулай — язучының дөньяга карашы, тормышка һәм кешеләргә бәясе буларак укытуны әһәмиятле ҫаный.

Психология белән бәйләнешләр ике яссылыкта күҙәтелә. Бер яктан, педагогика һәм әдәбият укыту методикасы психо­логия фәне тикшерә торган, баланың үҫеш, белем үзләштерү һәм тәрбия психологиясенә мөрәж,әгать итә. Шуның ярдә­мендә уку-укыту барышы күзаллана һәм оештырыла. Укучы психик үҫешенең гомуми этаплары, шул этапларга бәйле яшь һәм шәхси үзенчәлекләре, укуга мөнәсәбәте үзгәрү хакындагы тикшеренүләр методик-педагогик эшчәнлектә беренче чиратта иҫәпкә алына. Психологиядә уку-укыту эшләренең төп этаплары: мотивлаштыру, яңа материалны үзләштерүгә юнәлеш бирү, үзләштерү, укучының үз эшчәнлеген тикшерү-бәяләве аерып чыгарыла һәм тикшерелә. Бу материаллар методик эшкә дә йогынты ясый, аны төгәлләштерә, үҙгә­реп! ләр кертергә ярдәм итә.

Икенче яктан, кешенең сәнгатьне кабул итү психологиясе дигән әлкә бар. Укучы буларак нинди әсәрләр ошый, ж,иңел кабул ителә, баланың теге яки бу жанрларга, әдәби темаларға мөнәсәбәте нинди, әдәби үҫеш үзенчәлекләре нидән гыйба-рәт — болар барысы да әдәбияттан программа һәм дәреслекләр язганда да, һәр әдәбият дәресен планлаштырганда һәм уздыр-ганда да күз алдында тотыла.

Әдәбият укыту методикасы тел белеме белән дә бәйлә­нештә. Алар икесе дә, һәрберсе үзенчә, тел күренешләрен өйрәнәләр. Тел белеме кешеләрнең сөйләм эшчәнлеген, телләрнең үҫеш закончалыкларын тикшерә. Әдәбият укыту методикасы исә, әдәбиятның төзү материалы тел булу сәбәпле, әдәби әҫәр теле белән кызыксына, әҫәр язылган телнең тарихын һәм үзенчәлекләрен файдалана, ягъни телне сәнгать законнарыннан чыгып өйрәнә.

Укучыларның сөйләм һәм яҙма телен камилләштерү, орфография һәм пунктуация өлкәсендә эш алып бару шулай ук тел белеме материалдарына мөрәж,әгать итеп, укучы­ларның татар теле дәресләрендә үзләштергәннәрен күздә тотып башкарыла.

Мәктәптә әдәбият, барыннан да элек, сүз сәнгате буларак өйрәнелә. Сәнгать дөньяны әдәби образлар ярдәмендә сурәтли. Бу — тормышны эстетик танып белү дигән сүз. Бер яктан, әдәбият үзе тасвирлый торган тормышка, кешегә, яшәешкә эстетик бәя бирә. Икенче яктан, кешенең эстетик тәжрибәсен баета. Һәм эстетик тәрбия бирү мәктәптә әдәбият укытуның төп бурычларыннан берсе булып тора. Шуңа күрә әдәбият укыту методикасы һәм эстетика фәне тыгыз бәйләнештә. Әдәби әҫәргә эстетик якын килгәндә дә, әсәрдә сурәтләнгән кешене һәм тормышны эстетик бәяләү вакытында да эстетика фәне методикага ярдәмгә килә.

Әхлак тәрбиясе бирү — әдәбият дәресләренең төп бурыч­ларыннан берсе. Бу бурычны тормышка ашырганда әдәбият укыту методикасы этика фәне белән бәйләнештә эшли. Әдәбият кешегә үз-үзен танып белергә мөмкинлек ача. Чөнки әдәбият сүзләр ярдәмендә кешенең рухи, акыл, хис дөнья-сында барган хәрәкәтне тергеҙә, кешеләр эш-гамәлләренең, сүзләренең сәбәп-нәтиж,әләрен күрсәтә, холык-фигыль ха­кында сөйли. Әдәби әсәрдә геройлар уйланалар, ялгышлыклар эшлиләр, шул хаталарының сәбәпләрен аңларга омтылалар, үзләренең кем икәнлекләрен белергә, димәк, үзләрен (кешене) танып белергә телиләр. Укучы да, герой артыннан, шул ук юл ны үтә.

Әхлакый кыйммәтләр, аларга хас сыйфатлар, алар ара-сындагы аермалар, кешенең һәм кешелекнең теге яки бу кыйммәткә мөнәсәбәте, төрле фәлсәфи-эстетик концепция-ләрдә теге яки бу кыйммәтләрнең аңлатылышы һ.б. бик күп мәсьәләләр этика фәне белән берлектә тикшерелә, хәл ителә.

Тарих фәне белән бәйләнеш, бер яктан, әдәбиятны тарихи үҫештә өйрәнүдә күренә. Моннан тыш, һәр әдип, язучы — билгеле бер чорда яшәгән, иждт иткән кеше. Телиме-теләмиме, аның иж,атында тарихи чорда булган вакыйгалар, заман кешеләрен борчыган мәсьәләләр күпмедер күләмдә чагылыш таба.

Әлбәттә, әдәбият укыту методикасының бәйләнешләре моның белән генә чикләнми. Сәнгатьнең башка төрләре, бигрәк тә музыка, рәсем сәнгате, театр, кино әдәбият укытуга төрлечә тәэсир итә. Стилистика, риторика, логика, хәтта

357

семиотика, математика кебек әлкәләр дә нинди дә булса күләмдә без карый торган фән белән киҫешәләр, бу фәннәр-дәге яңалыклар әдәбиятка һәм аны укытуга үтеп керә.