Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

2. Сыйныфтан тыш уку дәресләре

Соңгы вакытта «Яшьләр китап укымый», «Хәҙерге балалар ёчен телевизор китапны алыштыра» дип әйтү гадәткә керде. Моның сәбәпләре дә бар. Бер яктан, фән-техника үҫеше, Советлар Союзы дип аталган территорияне чит дәүләтләрдән аерып, изоляциядә тоткан «тимер киртә»нең алып ташлануы тормыш-көнкүрешебезгә видеомагнитофоннар, күпләгән теле­визион каналлар кертте. Элек укып кына танышырга мөмкин булган бик күп мәгълүматларны карап-тыңлап белергә ждй чыкты.

Икенче яктан, шул ук техник могжизалар алдагы буын укучылар йотлыгып укыган классик әдәбиятны фильмнар, спектакльләр, мультфильмнар рәвешендә күрсәтә башлады. Бер тапкыр мультигын яки киносын караганнан соң, бала әсәрне кабатлап укуны кирәк тапмый икән, бу бик табигый.

Өченчедән, китап басу эшенең дәүләт күзәтүеннән чыгуы, типографияләр ачылу бик күп яңа, моңа кадәр басылмый яткан китапларны кибет кипгтәләренә чыгарды. Бу, бер кара­ганда, сайлап алу мөмкинлекләрен киңәйтте. Ләкин элек уку-чы кулына «жцз иләктән иләнгән» китаплар гына бирелә тор-ган булса, бүген китап баҙарын икенче, өченче сортлы әсәрләр

341

яулап алуы ачык. Мәктәп яшендәге баланың исә яхшы китап -ны начар әсәрдән аерырлык зәвыгы калыплашып ждтмәгән әле. Мәктәп программаларының әдәбияттагы үзгәрешләр ар-тыннан жңтешеп бара алмавы, бүгенге әдәбиятның мәктәп дәреслекләрендә бик аз чагылуы, методиканың укучы ихтыя­жы, кызыксыну даирәсенә карап үзгәрешләр кичерүе өчен шактый вакыт таләп ителү — болар да укучы белән китап арасын ерагайтучы дүртенче, бишенче, алтынчы... сәбәп булып тора. Ул сәбәпләргә милли мәсьәләләр дә өҫтәлә. Татар теленең дәрәжәсен күтәрү, аны аралашу теле баскычыннаи күпләр очен әдәби, фәнни телгә әйләндерү, укучыларга халык-ның рухи хәзинәләрен, милли сәнгатьнең матурлыгын, мәдәни байлыкны күрсәтеп, шуларга соклану, халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү өчен иң туры, кыска юлларның берсе аның әдәбиятын уку, ярату, өйрәнү икәнлеге берәүдә дә шик уятмый. Чөнки милли әдәбият шәхеснең һәм халык-ның дөньяга карашын, яшәешне аңлатуын, фәлсәфәсен, тор-мышны кору-яп1әү рәвешен, акылын, тәжрибәсен, холык-фи-гылен, табигатен-психологиясен, күңел дөньясын, эстетик һәм әхлакый позициясен дә сөйли, күрсәтә, бәяли. Ул милли телнең иң гүзәл үрнәкләре вазифасын да үти, тарихи катлам-нарга да мөрәжәгать итә. Ләкин бүгенге укучылар — күплә-ренең әти-әниләре «иң бөек тел — рус теле, иң бай әдәбият — рус әдәбияты» д ип тәрбияләгән буын балалары. Бу фактор­ны да кечерәйтеп күрсәтергә маташу, аны иҫәпкә алмау хата булыр иде.

хКүрәбез, китапка мөнәсәбәт ягыннан заман безнең алга бик зур сынаулар куйган. Аларны жиңеп чыгар, китапны компью­тер экранындагы мәгълүмат чыганагы яки кино төшерү, мульт­фильм эшләү өчен сценарий итеп түгел, сәнгать әҫәре буларак саклап калыр өчен яңадан-яңа юллар эҙләргә туры килә.

Шундый юлларның берсе — укучының кызыксыну даи-рәсен, уку тәжрибәсен иҫәпкә алу. Бу яктан, нинди алымнар отыпглы соң? Укытучының сыйныф, аерым укучылар төркеме яки бер бала белән сөйләшүе дә мәктәптә уку эшенең торы-шы, укучыларның кызыксыну әлкәләре, нинди китапларгп мөрәжәгать итүе хакында мәгълүмат бирә ала. Балаларның сочинениеләрен, сорауларга ждваплар, рефератларын, укыган китапларга бәясен анализлау да укучының әдәбиятка мөнә­сәбәтен, мөстәкыйль уку тәжрибәсен күрсәтеп тора} «Миңа нинди китаплар ошый», «Минем өйдәге китапханам», «Ярат-кан язучым», «Минем өҫтәл китабым» шикелле темалар га кече (миниатюр) сочинениеләр яздыру укучы хакында өҫтәмә,

342

тирәнрәк мәгълүмат чыганагына әверелә. Укучыны көндәлек алып барырга күнектерү, аларны тикшереп-анализлап тору да укытучыга күп нәрҫә сөйли. Мондый эшнең нәтижәләре укытучы һәм китапханәче тарафыннан бергәләп күҙәтелергә, алга таба эш барышында иҫәпкә алынырга тиеш.

Әңгәмә дәрестән тыш укуны иҫәпкә алу, укылган әсәрнең бала тарафыннан ничек үҙләштерелүен билгеләү өчен кирәк. Ул әсәрнең эчтәлеген тирәнрәк аңларга ярдәм итә, укучының әҫәргә, анда сурәтләнгән вакыйгалар, геройларга мөнәсәбәтен бил гел и. «Бу вакытта куелган сораулар укучыларның фикер-ләү сәләтләрен, активлыкларын үҫтерергә тиеш. Кайчак сораулар бирү генә жңтми, чагыштыру, анализлау ярдәмендә, әсәрдәге образларга баланың якын килә белүенә ирешергә кирәк» (Ханбиков Я. Класстан тыш уку.— Казан: Тат. кит. нәшр., 1960.—15 б.). Димәк, әңгәмә «Бала китапны укыган-мы, юкмы» дигән сорауга жавап биреп кенә калмый, эчтәлек сөйләүне генә алыштырып килми, бәлки аны аңларга, бәя-ләргә дә күнектерә.

5Ңыеп кына әйткәндә, әңгәмә түбәндәге сорауларны ачык-лый:

  1. Бала китапны укып чыкканмы, юкмы?

  2. Әсәрнең эчтәлеге аңлашылганмы?

  3. Китап баланы кай ягы белән кызыксындырган?

  4. Укучының китапка карата фикере, бәясе нинди? Шулай итеп, укучының кызыксыну даирәсен күзәтү

аларның китапны уку-укымавын тикшерү белән үрелеп китә. Шунсыз булмый да. Бигрәк тә түбән, урта сыйныфларда бер төркем укучыларның уку техникасы начар булып, алар, китапны ахырына кадәр укып чыгарга авырсынып, рәсем-нәрен генә карап узалар да китапханәчегә китереп тапшы­ралар. Әңгәмә вакытында шундый хәл ачыклана икән, баланың ни сәбәпле укып чыкмавын белергә, укучыны китап белән кызыксындыру юлларын табарга, аның китап укуын аерым күзәтү аҫтына алырга кирәк була.

Бериш укучылар китапның сюжет үҫтерелеше яки андагы кызыклы вакыйгалар белән чикләнәләр, китапны сайлап, тизрәк ахырына житәргә тырышып укыйлар. Мондый уку­чыларга әсәрнең әдәби кыйммәте сюжетта гына булмавын төшендерү, текст өстендә эш алып бару сорала.

Мондый әңгәмәләрнең иң әһәмиятле нәтижәсе — укучының әдәбиятка шәхси мөнәсәбәтен ачыклауда. Ул алга таба укучыга нинди китап тәкъдим итәргә кирәклекне, баланың шәхси сәлә-тен, фикерләү, сәнгатькә карашын күрсәтүче көзге булып тора.

343

Укучыны әдәбият белән кызыксындыруның тагын бер юлы — дәрестән тыш уку эше белән гадәти әдәбият дәресләрен якынайтуда, бергә үреп алып баруда. Ул ни рәвешле тор-мышка ашарга мөмкин соң?

Беренчедән, әдәбият дәресендә мәктәптән тыш укуга даими мөрәжәгать итү. Дәрес башында уздырыла торган шигъри бишминутлыклар, әдәбият яңалыкларына күзәтү ясау, мәктәп­тән тыш уку белән бәйле биремнәрне файдалану, газета-журналларның яңа санын укырга тәкъдим итү һәм башка эш төрләре, дәреснең берничә минутын гына алса да, бик нәтижәле.

Икенчедән, укучыларның мәктәптән тыш уку белән бәйле сайланган тема өстендә мөстәкыйль эзләнүләрен оештыру. Мондый тема программа материалына карамаска да мөмкин, ләкин ул укучының әдәбияттан белемнәрен тирәнәйтә, китап дөньясына ж,әлеп итә.

Өченчедән, программада тәкъдим ителгән әсәрләр, чор әдәбияты белән бәйле яҙма эшләр планлаштырганда, аларның мәктәптән тыш мөстәкыйль укылган әсәрләргә дә мөрәжәгать итеп язылуына ирешү.

Мөстәкыйль укылган әсәрләр турында сөйләшү әдәби әҫәр өйрәнүнең төрле баскычларында башкарыла һәм төрле максатларга хеҙмәт итә. Кереш баскычта ул язучы турында сәйләүгә бәйләп, аның иждтына күз ташлау, әлеге әдипнең аерым укучылар тарафыннан укылган әсәрләре хакында фикер алышу, китап күргәҙмәсе оештыру, китапларны укырга тәкъдим итү, мемуар әдәбият, тәнкыйди материалдар белән танышу төсен ала. Максатлар язучы иж,аты, әҫәр белән кызыксындырудан гыйбарәт.

Анализ дәресләрендә исә мөстәкыйль укылган әҫәр белән чагыштыру, мәктәп программасына кермәгән әсәрләргә мөрә­жәгать итү, нигездә, әдәбияттан белемнәрне тирәнәйтү, мәгълү-матларны системага, тәртипкә салуга хеҙмәт итә.

Йомгаклау дәресләрендә эш кереш дәресләрдәгегә охшаган. Балаларны өйрәнелә торган язучы иждты белән кызык-сындыру, китапка тарту, сирәк укый торган балаларны да әдипнең аерым әсәрләрен өйдә, мөстәкыйль укуга ж,әлеп итәр өчен берничә укучыга таныш булган әҫәр хакында сөйләшеп алырга, китап күргәҙмәләре ясарга, әсәрләрне укырга тәкъдим итәргә, кызыклы өзекләрне укып узарга яки бераз гына эчтәлеген сәйләргә мөмкин.

Сыйныфтан тыш уку дәресе — программа тарафыннан билгеләнеп куелган, расписаниедә күрсәтелгән әдәбият дәрес-

344

ләренең эченә керә торган, укучыларның мөстәкыйль укуы белән идарә итү дәресе. Мәҫәлән, V сыйныфта — 10, VI да — 6, VII дә — 4, VIII дә — 6, IX да — 8, XI дә 8 сәгать бүленгән.

Гадәти дәресләрдән аермалы буларак, монда дәрестән тыш эшләү ысуллары һәм алымнары киң кулланыла. Еш кына дә-ресләр әдәби кичә, конференция төсен ала, биредә кинофильм-нар карау, сәяхәтләр үткәрү кебек ярдәмче эшләр файдаланыла.

Сыйныфтан тыш уку дәресләренең максатлары булып: 1) китапны яраттыру, укуга ихтыяж, тәрбияләү; 2) укуның күләмен, эчтәлеген, укучының кызыксыну даирәсен киңәйтү; 3) уку культурасын камилләштерү; 4) аерым төркем уку-чыларга билгеле бер төрдәге китаплар укуга юнәлеш бирү тора. Ләкин төрле сыйныфта төрле максатлар алга чыга. Мәҫәлән, түбән сыйныфларда, беренче чиратта, китапка мәхәббәт уяту, китап укырга күнектерү, әдәбиятка кызыксыну тәрбияләү мөһим. Урта сыйныфларда, уку ихтыяжга әверелеп, «ҙурлар» китабына мөрәж,әгать итү вакыты жлткәч, баланың кызыксыну даирәсен ачыклау, шуннан чыгып китап сайларга өйрәтү, эстетик һәм әдәби зәвык булдыру әһәмиятлерәк була башлый. Югары сыйныфларда әдәби әҫәргә шәхси мөнәсәбәт булдыру, мөстәкыйль эстетик бәя бирергә күнектерү, уку­чының зәвыгыннан чыгып эш итү яхшы.

Бездә сыйныфтан тыш уку дәресләрен уздыруда киң таралган ялгыш бар: ул да булса әлеге дәресләрнең мөстә­кыйль укып килгән китап эчтәлеген сәйләүгә кайтып калуы. Шуңа күрә сыйныфтан тыш уку дәресләрен төркемләү-классификацияләү аерым әһәмияткә ия. Без сыйныфтан тыш уку д әресл әренең 4 төрен аерабыз:

  1. юнәлеш бирүче дәрес;

  2. китап тәкъдим итү дәресе;

  3. анализ дәресе;

  4. иждди дәрес.

Юнәлеш бирүче дәресне икенче төрле кереш дәрес яки китапханә дәресе дип атап йөртү бар. Чөнки ул, гадәттә, уку елы башында беренче сыйныфтан тыш уку дәресе итеп план­лаштырыла, бу дәрестә укытучы ел буена эшләү сукмакларын барлый, уку елы дәвамында укылырга тиешле китаплар исем­леге белән таныштыра. Мондый төр дәресләр китапханәдә уздырылырга мөмкин. Анда китапханә буйлап танышу сәя-хәте уздырырга, китапханә тарихы турында сәйләргә, анда китапларның ничек урнаштырылуын аңлатырга була. Бала­лар каталогтан файдалана белү күнекмәләре алалар, китап сайлау хакында киңәшләр ишетәләр. Аларда шулай ук белешмәләр, сүзлекләр, энциклопедиялар белән эшләү, уку-чыга үзе өчен төрле фәннәрдән кирәк булган мәгълүматларны табу юллары күрсәтелә. Болар ханында укытучы сөйли яки китапханәче мәгълүмат бирә. Китапханәдә «Каталоглар буенча ничек китап сайларга», «Библиографик белешмәләрдән ничек файдаланырга мөмкин» кебек стендларда китапханәдә нинди сүзлекләр, нинди белешмәләр булуы, аларны кайсы киштә-ләрдән карарга кирәклеге, бу китапларга нинди мәгълүматлар туплануы хакында хәбәр ителә.

Мондый төр дәресләрдә түбән сыйныф укучылары китап-ны укыганчы ук аның турында фикер булдырырга, мәгълүмат алырга өйрәнәләр. Китапның тышлыгын карау аның турын­да нинди күҙаллау бирә ала, форзац, титул бите, рәсемнәр ни хакында сөйли, аның авторы кем икәнлеккә, ничәнче елны, кайда чыкканлыгына игътибар итү, әгәр бар икән, кереш сүзне, аннотацияне укып чыгу кирәклеге хакында сәйләү уку-чыны китап сайларга өйрәтә. Аннары бу эшне гамәли башка-рып карарга мөмкин. Гомумән, кулга тоткан, алган китапны кире куймаска, актарып, күҙәтеп узарга күнектерү әйбәт.

Балаларда китапка сак караш тәрбияләү, китап уку куль­турасы булдыру, китапны саклап тоту күнекмәләре бирү дә шушы дәресләрдә башкарыла. «Китапны сакла!», «Китапны ничек укырга?», «Китапның үтенече» кебек плакатлардан файдаланып, бу турыда сәйләү, сөйләшү, китапны ничек уку хакында сүз алып баручы китапларны күрсәтү, укырга тәкъдим итү мөмкин.

Югары сыйныфларда газета-журналларның яңа саннары белән таныштыру, китапханәгә килгән китапларга күзәтү ясау, китап яңалыклары хакында сәйләү дә урынлы. Сый-ныфына карап, дәрес темалары буларак «Китап ничек бар-лыкка килә?», «Китапны сакла!», «Китапны ничек укырга?», «Китапханәдән һәм андагы китаплар дөньясыннан файдалану кагыйдәләре», «Китапка ясалган рәсемнәр», «Китап сайлау», «Каталоглар ни өчен кирәк һәм алардан ничек файдала­нырга?», «Сүзлекләр, энциклопедиялар, белешмәләрдән ничек файдаланырга?», «Нәрҫә ул библиография», «Балалар энцик-лопедиясе», «Балалар өчен язылган китаплар», «Китапха-нәнең сәнгать фонды», «Китап яңалыклары», «Әдәбият дөнья-сында», «Тәнкыйди әдәбият белән ничек эшләргә?», «Публи­цистика», «Китап тарихыннан» кебек юнәлешләр сайлана ала. Гадәттә, мондый дәресләрдән соң укучы китапханәдән китап белән кайтып китә, китап сайларга өйрәнеп кала, бик күп өҫтәмә мәгълүматлар ала.

346

Икенче төр — китап тәкъдим итү дөрөҫләренең үз урыны, үз сыйфатлары бар. Мәктәп һәм китапханә эшчәнлегендә китап белән таныштыруның төрле алымнары яшәп килә. Матур итеп биҙәлгән «Китап укучы почмагы» ясау, китап күргәҙмәләре оештыру, газета-журналлар, плакатлар чыгару, әдәби кичәләр, конференцияләр уздыру, әдәбият яңалык-ларына багышланган бюллетеньнәр эшләү һ.б. Китапны күрсәтү, исемен атау белән чикләнмичә, аның турында сөйли, кызыклы урыннарны сайлап яки тулы әсәрләрне укый торган махсус дәресләрнең әһәмияте чиксез зур. Бу — икенче төр дәресләрдә дә төрле алымнар гамәлдә йөри: укытучының китап яки язучы хакында сөйләве, укучыларның чыгышлары яки фикер әйтүләре, аерым өзекләрне кычкырып уку һ.б.

Гадәттә, беренче тәкъдим итү дәресе уку елының башында, юнәлеш бирүче дәрестән соң ук үткәрелә. Монда укучы­ларның ж,әй көне нинди китаплар укыганлыгы ачыклана, ел дәвамында уку өчен китаплар тәкъдим ителә.

Мондый дәресләр уку елы эчендә бүленеп үткәрелә. Аларны бер темага, жанрга багышлап та, бер әҫәргә яки бер язучы иждтына бәйле дә уздырырга мөмкин. Мәҫәлән, V сый­ныфта әкиятләргә багышланган дәрес үткәреп, бер әкиятне сыйныфта укырга, өйдә дә әкиятләр белән танышырга кушу яхп1ы. VI сыйныфта «Әдәбиятта батырлык темасы» дигән дәрес, VII сыйныфта Ф. Шәфигуллин иждтын колачлаган яки VIII сыйныфта бер әҫәр, әйтик, Т. Галиуллинның «Гомер тәлгәшләре» китабын тәкъдим итү дәресе уза ала.

Мондый дәресләрдә китап күргәҙмәләре оештыру файдалы. Алар түбәндәге темаларга тәзелә:

1. Аерым бер сыйныф укучыларының дәрестән тыш укырга тиешле китаплар исемлеге күргәҙмәсе.

  1. Яңа китаплар.

  2. Тарихи дата, төрле юбилейларга багышланган.

  3. Бер язучы иж,аты хакында сөйләүче.

  4. Жанрлар ягыннан тупланган.

6. Тематик төркемләнгән (Ханбиков Я. Класстан тыш уку.—36—37 б.).

Шул күргәҙмәләргә куелган китапларны күрсәтеп сөйләшү, кайберләренең кыскача эчтәлегенә тукталу, аерым өзекләрне укып китү, инде укып куйган укучы бар икән, шул баладан фикер әйттерү рәвешендә эшләп, андагы һәр китап белән кызыксындырырга, баланы укуга жөлеп итәргә кирәк.

Аерым очракларда китап күргәҙмәләре оештыру мөмкин булмый. Аларны шул ук максаттан чыгып махсус ясалган плакатлар белән алыштыру да начар түгел. Китапларның тышлыгы ясалган плакатлар, әдип иждтына күзәтү рәвешендә эшләнгән стендлар дәрестә күргәҙмә вазифасын үти. Бер китапка багышланган плакат эшләү тәжрибәсе дә кызыклы. Анда укучы өчен башваткычлар, сораулар язарга, әлеге әҫәргә узган ел укыган сыйныф балалары язган аннотацияләрне кертергә, шул китап турында язылган укучы сочинениеләрен-нән өзекләр китерергә, китап эчтәлеген ачардай рәсем-иллю-страцияләр, автор хакында белешмәләр урнаштырырга була.

Икенче төр дәрестә әҫәр сыйныфта укыла икән, аның һәр укучы кулында булуы шарт. Шуңа күрә сыйныфта уку өчен әсәрләрне сыйныфтан тыш уку дәресләренә атап эшләнгән хрестоматияләрдән сайлау яхшы. Ә инде өйдә укырга бирелә торганнары китапханә фондыннан да алынырга мөмкин.

Түбән сыйныфларда бу дәресләр укуны камилләштерү өлкә-сендә дә укытучыга ярдәмгә килә. Аңлап укырга өйрәтү, текст-ның аерым өлөшләренә укучының игътибарын юнәлтә бару, аңлатмалар бирү алга таба мөстәкыйль уку күнекмәсе булдыра.

Мондый дәресләрне телдән журнал эшләү рәвешендә уздыру тәжрибәсе яши. Журналның аерым «битләрен» темалар яки жанрларга, төрле язучыларга багышлап була. Әдипләрнең юбилейлары, кабат баҫылып чыккан китаплар, китап кибетенә чыккан яңа әсәрләр, яшь язучылар, жур-налларның яңа саннары — барысы да бер дәрестә күздән кичерелә. Телдән журналның һәр сәхифәсе бер яки берничә укучыга беркетелә, бүлеп бирелә. Дәрескә кадәр балалар, китапханәче белән берлектә, әлеге сәхифәне әзерлиләр.

Хәҙер яңадан-яңа китаплар баҫылып тора, ләкин еш кына китапханәдә бу китаплар булмый, барысын да сатып алу да һәркемнең кулыннан кил ми. Шуңа күрә өйдәге китаплардан «Иң яраткан китабым» күргәҙмәсе оештыру, шул дәрестән соң укучыларның бер-берсе белән китап алмашып укуын оештыру да начар түгел.

Китап тәкъдим итү әдәби әсәрләр белән чикләнергә тиеш түгел. Бу өлкәдәге икенче зур юнәлеш — әдипләр хакындагы иҫтәлек китапларын, биографик һәм автобиографик әсәрләрне, композиторлар, галимнәр, музыкантлар, фикер ияләре хакын­дагы «Атаклы кешеләр тормышы» (ЖЗЛ) сериясендә чыккан китапларны популярлаштыру. Бигрәк тә VIII—IX сыйныф укучылары мондый материалны яратып укый. Ләкин еш кына нинди китаплар булып, нәрҫәләр баҫылганлыкны белми, очраклы гына таныша. Шуңа күрә икенче төр дәресләрдә бу әлкәгә махсус игътибар бирү кирәк.

348

Аларны төрлечә оештыру мөмкин. Язучыларның тормыш юлына багышланган аерым дәрес уздырып була. Мәҫәлән, Х. Туфан хакындагы «Ак чәчәк атар иде» китабын укырга тәкъдим итү рәвешендә дә, «Гадел Кутуй турында истә-лекләр» жыентыгыннан аерым истәлекләрне укып танышу төсендә дә, 1986 елны дөнья күргән «Тукай» альбомын карап, сөйләшеп тә эшләргә мөмкин. Башка вариантлар да була ала. Газета-журнал мәкаләләрен файдаланып, рәсем-иллюстра-цияләр карап та, үткәндәге фикер ияләребез, философлар хакында сөйләшү уздырып та, татар галимнәре, аларның фәнни хеҙмәтләре, ачышлары хакында мәгълүматлар биреп тә, рейхстагка байрак кадаучы яки космонавтлар отрядына кертелгән татар егетләре хакында сәйләп тә, татар генерал-лары яки адмиралдары турында укып та — ничек кенә эшлә-мик, бу хеҙмәтебеҙ бер максатка — татар дөньясына кагылган өҫтәмә мәгълүмат бирү, үз милләтенең улларына соклану уятуга хеҙмәт итә.

Биографик яки автобиографик материалга караса да, әдәбилек ягыннан чын мәгънәсендә сәнгать әҫәре булган китаплар бар. Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе», И. Газинең «Малайлыкта кунакта», Ш. Маннурның «Агым-суларга карап» кебек әсәрләрен бик рәхәтләнеп дәрестән тыш укырга биреп тә була, алар аркылы әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләргә дә мөмкин.

Өченче юнәлеш — татар тарихына, мәдәниятенә, сәнгатенә кагылышлы әсәрләрне тәкъдим итү.

Укучыны мәктәптә һәм китапханәдә вакытлы матбугат белән таныштыру да житәрлек түгел әле. Укучыдан татар телен­дә чыга торган газета-журналларны сорасаң, 2—3 исем белән чикләнәләр. Димәк, бу өлкәдә дә махсус эш алып барырга кирәк.

Китап укучы өчен белем, тәжрибә, мәгълүмат чыганагына әйләнсен дисәк, биниһая зур китап диңгеҙендә укучыга ориентир табуда булышырга, «Нәрҫә укырга?» дигән сорауга Жавап эзләүдә ярдәм итәргә кирәк. Икенче төр дәресләрнең асыл максаты да шул.

Сыйныфтан тыш уку дәресләре арасында үҙәк урынны өченче төр — анализ дәресләре алып тора. Балалар мөстә­кыйль танышып килгән әҫәр нигеҙендә үткәрелә торган мондый дәресләрдә күләмле китаплар белән эшләргә мөмкин. Монда укучының әсәрне ни дәрәжәдә аңлаганлыгы ачыклана, бу дәресләр аны уйларга, анализларга күнектерә.

Бүгенге көнгә анализ дәресләренә китап сайлау иң үткен мәсьәләләрнең берсе булып кала килә. Гадәттә, укытучы анализ дәресе өчен дә классик әдәбияттан программа мате­риалы белән аваздаш әсәрләр сайлый. Бу һич тә дәрес түгел. Нәкъ менә анализ дәресләре, балаларның кызыксыну даирә-сен иҫәпкә алып, хәҙерге әдәбиятка мөрәщәгать итәргә тиеш. Әгәр укучылар, әти-әниләре кебек үк, рус һәм чит ил язучы-ларының детектив, фантастика, мажаралы әсәрләрен укырга яраталар икән, нигә әле бу үзенчәлекне файдаланмаска. Ҙур­лар өчен дә авыр укыла торган XIX йөз, XX йөз башы әдәбияты үрнәкләрен генә укытып, баланы татар әдәбиятына тартып бул-мый. Киресенчә, татар әдәбиятында да менә дигән детектив һәм фантастика булуын белдереп, без укучыга аның ихтыяжын татарча китаплар уку аркылы да канәгатьләндерергә мөмкин икәнлекне күрсәтербез. Мондый әсәрләр аша аңлап укырга өйрәтеп тә, китапны яраттырып та, зәвык тәрбияләп тә була.

Өченче төр дәресләр төрлечә оештырыла. Әңгәмә, диспут, конференция, практикум, семинар һ.б. Нинди калып сайланса да, максат бер — әсәрне тирәнтен аңларга өйрәтү. Дәрестә укучыларның чыгышлары, сәнгатьле укуы, эчтәлек сәйләү, сораулар һәм биремнәр белән эшләү киң кулланыла.

Әңгәмә яки диспут әсәрдәге аерым бер мәсьәләләрне алып үткәрелә. Сораулар һәм биремнәр алдан ук укучыларга жцткерелергә мөмкин, сораулыкны, әҫәр укылганнан соң, укытучы һәм укучылар бергәләп төзи алалар.

Семинар һәм практикум дәресләр, кагыйдә буларак, укучыларның чыгышларына, докладларына таянып башка-рыла. Мәҫәлән, «Татар әдәбиятында бәхет проблемасы», «1960еллар татар шигърияте», «Хикәя жанрының үҫеш этаплары» кебек темалар каралганда әлеге эш төрен куллану әйбәт. Бу вакытта укучылар сыйныфташлары укыган әсәрләр турында да ишетәләр, үзләре танышкан әсәрләрне башка охшаш әсәрләр белән чагыштырып карау, янәп1ә куеп бәяләү, зуррак нәтижәләр чыгару мөмкинлеге туа.

Гомумиләштерүләр ясау ягыннан конференцияләр кызык. Ул, сыйныфта укыганнарны һәм мөстәкыйль үҙләштергән материалны тәртипкә салып, зуррак фикерләр тууга китерә. Мәҫәлән, «Татар әдәбиятында яшьләр шигърияте» дигән темага конференция оештырсак, ул укытучының сөйләве — бүгенге шигъриятне күзәтүе белән башланып китә. Укучы­ларның аерым шагыйрьләр иждтына тукталуы, үзләренә охшаган шигырьләр укул ары, әлеге иждт хакында фикерләрен тыңлау бүгенге шигърияттә күтәрелә торган мәсьәләләр, эзләнүләр һәм табышлар хакында гомумиләштерүләр ясарга ярдәм итә.

Дүртенче төр — иждци дәресләр. Алар китапханә уздыра торган чараларга аваздаш. Язучылар белән очрашулар үткәрү, конкурслар, олимпиадалар ясау — иждци дәресләрнең төрләре.

Өченче, дүртенче төр дәресләрдә укучы китапка бәя би­рергә, аның турында фикер әйтергә өйрәнә. Анализ дәресендә бу эш анализ юнәлешендә, китапны тикшереп, әдәбият дәрес -ләрендә алган күнекмәләрне файдаланып башкарылса, иждди дәресләрдә укучының оригиналь фикере, карашы, бәясе мактала. Түбән сыйныфларда укучыларны әсәрнең кыскача эчтәлеген сәйләргә һәм язарга өйрәтәбеҙ. Югарыга киткән саен аннотация төзү, рецензия язу күнекмәләре бирелә. Аннотация — әсәрнең темасын, кыскача эчтәлеген күрсәтеп, аның уңышлы һәм житешмәгән якларын билгеләп язылган аңлатма, бәяләмә. Анда әсәрнең язылу вакыты, әсәрдә чагыл-ган чор хакында тарихи мәгълүмат бирелергә мөмкин. Бу аннотацияләрне дәрестә тикшереп, төҙәтеп, китапханәгә тапшыру, шул рәвешле укучыларның эшләрен стендка ур-наштырып, башка балаларга әлеге әсәрне укырга тәкъдим итү өчен файдалану тәжрибәсе яшәп килә. Укучыларның үз укулары хакында мәгълүматларны дәфтәргә яҙып баруы әҙерлек эше буларак нәтижәле.

Рецензия — әҫәргә бәя бирү, аңа кыскача анализ ясау дигән сүз. Ул аңлап укырга, мөстәкыйль бәя бирергә күнектерә. Укучыларга, гадәттә, бәяләмә язу өчен китапны үзләренә сайлап алу иреге бирелә, әҙер бәяләмәләр белән таныштыру эше башкарыла. Эшне үтәү срогы — 1—2 ай. Бәяләмәләр аерым дәфтәрләргә, альбомнарга языла, алар тикшерелеп, иң уңышлылары билгеләнә.

Ижади эшнең бер тәре булып «Без ярата торган китаплар» дигән картотека төзү санала. Анда укучылар үзләренә ошаган автор, аның китабы, кыскача эчтәлеге хакында язалар, чыгу ел ын һәм бит санын күрсәтәләр.

Дәрестән тыш уку көндәлеге алып бару, анда китапның исемен, авторын, укылу вакытын күрсәтү, төп геройлары һәм укучыга ошаган урыннары хакында сүз алып бару да, бер яктан, дәрестән тыш укуны иҫәпкә алу өчен хеҙмәт итсә, икенче яктан, балаларны иждди эшкә тарта.

350