Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

Бишенче бүлек

ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘРНЕ ӨЙРӘНҮ

Мәктәптә әдәби әҫәр өстендә эшләү, аны анализлау мәсь-|ЛӨсе һәрчак игътибар үҙәгендә булып, зур-зур бәхәсләр, үт­кен фикерләр уяткан. Бүгенге фәннең дә бу өлкәдә уртак Вер юл тапканы юк. Ләкин ничек тикшерү хакында фикер ипршылыклары булса да, әдәбият укыту методикасы әлеге мәсьәләнең беренче адымын, әлешен катгый хәл итте: мәктәп анализы әдәби әсәрнең төр һәм жанр үзенчәлекләренә тая-пырга тиеш. Әдәбиятны сәнгать тәре буларак укыту аның ү.< сыйфатларын билгеләргә, шулар аша аңларга, бәяләргә кпрәклекне күрсәтә.

Әдәбият белеме әсәрләрне өч төргә — эпос, лирика, драмага бүлә. Алар бер-берсеннән тормыш-чынбарлыкны һәм кешене сурәтләү, авторның язганнарына мөнәсәбәте, төзелеш-струк-тура, укучының кабул итүе һәм тагын бик күп сыйфатларга карап аерылалар. Чыннан да, әдәби әсәрнең уйланмасы ук теге йә бу төргә бәйләнештә калыплаша, әлеге төр законча-лыкларына буйсынып үсә. Безнең фикеребезчә, шушы төр сыйфатлары, үзенчәлекләре мәктәптә әдәби әҫәр белән эшләү-иең төп юлларын сыҙа, юнәлеш күрсәтә.

1. Чәчмә төр сыйфатлары һәм анализ

Эпос грекча «сүз» мәгънәсен аңлата. Чөнки ул кешеләр тормышын-яшәешен, чынбарлыкны сәйләп бирә. «Эпос — тормышны ж,ентекләп, төрле яклап күрсәтүче, еш кына кеше, аның яҙмышы, ул катнашкан, шаһите булган вакыйгалар хакында детальләп хикәяләүче әдәби төр» (Мещерякова М. И. Литература в таблицах и схемах.— М.: Рольф, 2000 — С. 215). Хикәяләү — кайчандыр булган вакыйгаларны сүзләр ярдә­мендә тасвирлау, торгызу. Димәк, эпик төр донъяны зур вакыйгалар аркылы күрсәтә, шул хәлләр турында сөйли-хикәяли, аның нигеҙендә вакыйга ята. Мәҫәлән, Г. Кутуйның «Рөстәм мажаралары»нда Рөстәм исемле малайның, абага чәчәге ашап, күҙгә күренмәҫ кешегә әйләнү һәм, сугышка китеп, дошманнарга каршы көрәшү вакыйгалары сөйләнә. Ләкин әдәбият бу ноктада тукталып калмый: ул вакыйга аша зур мәсьәләләр куя, мәгънәләр-фикерләр белдерә, гомуми-ләштерүләр ясый. Бу әҫәргә дә, вакыйгаларның вакыты сыйфатында, сугыш проблемасы килеп керә, автор бала-ларның дошманга карп1Ы көрәшкә омтылуын, ихтыяр көче тәрбияләү кебек мәсьәләләр куя, нәкъ сугыш чоры әдәбия-тындагыча, ждңү өчен балалар да кеше кулыннан килмәс-лекне эшләгәч, дошман илдән куылачак дигән идея, фикер-теләк ярылып ята. Шулай итеп, эпик әсәрдә мәгънә, автор әйтергә теләгән сүз, күтәргән мәсьәлә вакыйгада ачыла.

Эпоста вакыйгалар үзара сәбәп-нәтиж,ә бәйләнешендә булып, әсәрләр урынны, вакытны, тышкы дөнья-тирәлекне һәм геройларның эчке кичерешләре-халәтен күрсәтәләр, күз алдына китереп баҫтыралар. Бу вакытта сурәтләү ярдәмгә килә. Автор геройларның портретын, пейзаж, урынны, кат-нашучыларның халәтен, кәефе үзгәрүне һ.б. сурәтләп бирә, әйбер, табигать, хис-кичереш, кеше образлары тудыра. Эпоста образлар гадәти тормыштагыча: эш-гамәлләрдә, күренешләрдә, уй-фикерләрдә, хыял-омтылышларда сурәтләнә, төрле сыйфат-лар, каршылыклар жыелмасы итеп күрсәтелә. Эпосның киңлеге, күләмлеләге, зурлыгы аңа кеше тормышы-язмышы тарихын да, характерларны да сыйдырырга мөмкинлек бирә. Эпик әсәрдә тормыш-чынбарлык үзе алгы рәткә чыга. Ләкин әдип аны образлы сурәтли, рәсем сәнгатендәгечә, үз хыялында яшәгән төс һәм сызыклар ярдәмендә жднландыра.

Моннан тыш, эпоста бәяләү урын ала. Чөнки эпик әсәрдә тормыш-чынбарлык (сурәтләү объекты) һәм әдип (субъект) янәшә торалар. Язучы, вакыйгалар һәм геройларны бәяләп, үз мөнәсәбәтен белдереп сурәтли, кайчак ул яшерелгән була, ә кайвакыт автор, фикерләрен, уйлануларын биреп, үзе дә әҫәргә катнашып китә.

Менә шушы сыйфатлар мәктәптә эпик әҫәр анализлауның төп кагыйдәләрен билгели. Эпосны тикшергәндә игътибар, бер яктан, әсәрнең хикәяләү һәм сурәтләү үзенчәлекләренә юнәл-сә, икенче яктан, шуларга автор мөнәсәбәте, язучы позициясе, бәясе иҫәпкә алына.

Шушы тәртип әдәби әсәрне тикшерергә, аның турында фикер әйтергә, бәя бирергә ярдәм итә, авторның ничек хикәяләвен һәм бәяләвен күҙәтеп, без эпик әсәрне анализ-лыйбыз.

Әлбәттә, мәктәптә эпик әсәрне аңларга өйрәтүнең төрле баскычларында төрле яклар алга чыга. V—VI сыйныфларда анализ кайчак хикәяләү дәрәжәсендә туктала, VII—VIII сый-КМфлар сурәтләүгә аерым игътибар итә. Дәреслек үзе дә | .итер якларны күтәрә. Югары сыйныфларда исә өч әлкә дә Күядөн кичерелә. Мәктәптә тулы анализ ясап бетерү мөмкин Түгел дисәк тә, үзара бәйләнештәге әлеге өлешләр барыбер ||'нг,1 алына, шуларның берлеге әдәбилек, кызыклылык, " лрләрнең поэтикасы, язучының стиле-осталыгы хакында Оуо йортергә, бәяләргә юл ача.

;)йе, эпик төргә хикәяләү, вакыйгаларны сәйләп бирү хас. IIIуңа күрә әсәрләр белән эшләү аерым бер вакыйгаларны Ь.»м сюжетны күзәтүдән башлана. Әдәби әсәрдә характерлар Икыйга эчендә ачыла, мәсьәләләр күтәрелә һәм чишелә, икразлар туа, автор фикере белән вакыйгада очрашабыз. Мәктәптә вакыйгаларны табу, аларның чиген билгеләү, '■•■иләнешләрне күрү, эчтәлеген сәйләү, өлөшләргә таркату, Икыйга турында сөйләшү анализлауга, вакыйганың әҫәр гукымасындагы урынын ачыклауга кадәр үсә.

Мисалга мөрәж,әгать итик. V сыйныф дәреслегендә Ф. Әмир-мшпың «Нәжип» хикәясе бар. Без анда өч вакыйга күрәбеҙ. - ><-.>р үзе дә, шул вакыйгалар чигендә бүленеп, өч бүлек хасил мг.). Беренче вакыйга Гомәрнең акыллы-булдыклы малай булуы хакында сөйләүдән башлана, үз эчендә өлөшләргә, имгәкләргә аерыла. Гомәр белән Нәжип атлы уйныйлар, апасы I ом әрне курай уйнарга чакыра. Үҙен дәшмәгәнгә Нәжипнең |Чуы килә, ул Гомәрне тоткарларга тырыша. Ләкин, Мәрфуга пип чакыргач, Гомәр кереп китә. Нәжип үпкәләп киреләнә, г.»ртипсезләнә, тик апасы да, әнисе дә аны якламый. Бу имкыйгага исем кушып карый алабыҙ: «Нәжипнең үҙен КИрәксез хис итүе», яки «Гомәр курай уйный белә» дип

втыйбыз.

Икенче вакыйга Нәжипнең кич буе көндез булган хәлләр-ис уйлавы-анализлавыннан башлана. Үҙен күрсәтү, Мәрфуга |Пв алдында аклану өчен Нәжип түбәгә дә менә, койма өстендә д.) бер аякта баҫып тора, икенче көнне аның рәсемен бал­мы ктан әвәләп куя. Ләкин болар берсе дә Нәжип көткән нәтижәне бирми, ул тагын хурлана, тагын елый. Шундый шкмпләрдән торган вакыйгага «Нәжипнең акланырга теләве», н к и «Мин дә үземне күрсәтим әле» кебегрәк исем дә кушсак, ул инде укучы өчен хикәя эчендә аерылып күренә башлый.

Өченче вакыйга бераздан, яз көнендә була. Нәжип кыш буе рәсем дәресләре ала. Яз көне, көймә агызып уйнаганда, л пасы Нәжипне өйгә чакыра. Ләкин малайның уйнап бетерәсе килә. Инде Мәрфуга апа чакыргач, кереп, чәчәк рәсеме ясый. Аны мактыйлар, рәхмәт әйтәләр. Нәж,ипкә бик рәхәт була. Исемне «Рәсем төшерү», яки «Минем дә һәнәрем була башлады бит!» дип кую мәслихәт.

Вакыйгалар бер-берсе белән сәбәп-нәтиж,ә бәйләнешендә бара. Беренчесендә Гомәрнең генә кирәк булуы Нәждпнең ачуын чыгара, мин-минлегенә тия. Шул сәбәпле ул да үҙен күрсәтү юлларын эзли. Шулай икенче вакыйга туа. Өченче вакыйга исә — шуларның нәтижәсе, йомгагы. Аларны үзара сюжет сызыгы беркетә. Сюжетта хәрәкәтнең баскычлары һәм каршылык ачык күренеп тора.

Кызларның Гомәрне курай уйнарга чакыруы алга таба булачак хәлләрнең башлангычы, этәргече ролен үти — төен-ләнеш хасил итә. Биредә элегрәк булган каршылык яңа төсмер ала: хикәя Гомәрне тирә-күршенең мактавы турын-дагы жөмлә белән башланып китә. «Башка кешеләрнең аны болай сөюләре, мактаулары мине бик үк көнләштермәсә дә, Мәрфуга апаның аны миннән артык сөюе мине борчый һәм бик кәефсезләндерә иде» д и Нәж,ип. Төенләнеш шушы сүз-ләрне раслый, күрсәтеп бирә, каршылыкны билгели. Вакый­галар үҫтерелеше: Нәждпнең тәртипсезләнүе, әнисенә зарла-нуы, түбәгә, коймага менүе шул кәефсезләнүләрне төрле яктан ача, каршылыкны да күзалларга ярдәм итә, аны кульми­национ ноктага — Мәрфуга апа сынын ж,имерүгә китереп ж,иткерә. Чишелеш — Нәждпне рәсем ясарга чакыру. Ул конфликтны юкка чыгара, Нәж,ипкә көнләшергә, тәртип-сезләнергә, үҙен күрсәтү юллары әҙләргә урын калмады. Эпик әсәрдә язучы каршылыкларда героеның аерым бер холык сыйфатын чагылдыра, шул сыйфатны аерып чыгара, ижади үҫтерә, көчәйтә.

Мәҫәлән, Сөннәтче бабайның пәкесенә бәйле каршылыкка керүе, шуның аркасында дөньялыктан китүе аның үз эшен бар нәрсәдән өстен, мөһим санаучы, бабалардан килгән рәвеш белән яшәү, тормыш алып бару кирәк дигән фикердә торучы, чиста, һәр нәрсәдә тәртип һәм пөхтәлек яратучы герой булуын дәлилли (Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай»).

Икенче яктан, сюжет һәм вакыйгаларны ачыклау, алар турында сөйләшү тема-проблеманы билгеләргә ярдәм итә. Дәрес, әсәрдәге проблемалар вакыйгаларны анализлау бары­шында ук күренә, аңлашыла. «Нәждп» хикәясендә берничә проблема бар: балаларны бер-берсе белән чагыштыруның зарары; көнчелекнең үч алу, ачу чыгу кебек начар эшләргә китерүе; башкалар алдында үзеңнең файдалы, кирәкле икә-неңне күрсәтәсе килү; һәнәрле булуның горурлык бирүе. 100 Төп каршылыкның сәбәбен ачыклау теманы табарга Ирдәм итә: «Хикәя Нәж,ипнең башкалар алдында үҙен фай­лам ы, кирәкле итеп күрсәтәсе килүе турында» дип тә әйтә 1лабыз.

:»пик әсәрдә тема, үз чиратында, идея белән бәйләнештә |ула. «Нэждп» хикәясендә автор «Башкалар алдында үзеңне файдалы, кирәкле сизәр өчен һәнәрле булырга кирәк», ди

| '-иск.

Мәктәптә эпик әсәрнең композициясен күзәтү, образлар Ыфслешен тикп1ерү, детальләргә игътибар итү, пейзаж һәм портрет белән эшләү, психологизм алымнарына тукталу һ.б. мчммнар сурәтләү дәрәщәсен хасил итә. Гомумән, эпик әсәрдә вурвтләнгән дөнья хакында сүз алып бару — язучының ОСТалыгын, индивидуаль язу рәвешен аерып чыгаруны, күреп |Луны таләп итә.

Лнализның өченче ягы — бәяләү. Икенче төрле, без аны •■диинең сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте, әсәрдә язучы фикере-МҢ чагылышы буларак аңдыйбыҙ. Эпик әҫәр һәрвакыт кем игсменнәндер (п1ул жвмләдән, автор исеменнән) бәян ителә. М.| турыдан-туры, йә күренмичә генә хикәяләүче катнаша, шжыйгаларны хикәяләп бара.

Эпик әсәрдә хикәяләүченең кемлеге, яҙмышы, катнашу-•11,1 лар белән мөнәсәбәтләре беленмәҫкә дә мөмкин. Ләкин чикәяләүченең сөйләме вакыйгалар һәм геройларны гына тпенир итеп калмый, бәлки сөйләүченең үзе турында да мәгъ-иүмат бирә.

Теләсә нинди эпик әҫәр чынбарлыкны кабул итү, күрү, <|шкерләү ягыннан хикәяләүчене тасвирлый. Хикәяләүче ибразында эпос вакыйгалар белән янәшә сөйләүчене дә күз алдына баҫтыра, аның сәйләү, дөньяны бәяләү рәвешен, акыл Һем хисләр тирәнлеген, әхлакый кыйммәтләрне аңлау дәрә-(Цөсен, яхшылык белән начарлык арасындагы чикне ничек билгеләвен, характерын ача. Дәрес, хикәяләүченең шәхесе эш-гамәлләрдә түгел, бәлки ничек сөйләвендә күренә. Эпик әсәрне кабул итү хикәяләүне алып баруга игътибар бирү белән бәйле. Укучы хикәядә, повесть яки романда тормыш вакыйгала-р 1.1 ның сурәтләнешен генә түгел, бәлки хикәяләүче сөйләмен ДӨ күрә белергә тиеш. Эпик әсәрдә субъект һәм объект, ягъни хикәяләүченең сурәтләнгәннәргә мөнәсәбәте бик мөһим.

Бериш әсәрләрдә геройлар һәм алар турында сөйләүче а раҫында чик саклана. Хикәяләүче вакыйгалар хакында •Йтерсең лә читтән торып сөйли, ул барысын да белә, ләкин үзе катнашмый, берәүне дә акламый яки гаепләми. Мондый хикәяләү рәвеше зур ышандыру көченә ия. Мәҫәлән, И. Га-зинең «Мәүлия нигә кәлде?» хикәясендә хикәяләүче шулай, читтән, ерактан торып сәйләп бирә. Ләкин мондый чакта да автор мөнәсәбәтен күрсәтә торган гыйбарәләр, урыннар була. «Мәүлия дә, әнкәсе кебек, ж,ыен чурт-гүргә ышана иде. Шуның аркасында ул быел, яз көне бер экзаменын бирә алмыйча, көҙгә калды» дип, хикәяләүче «шуның аркасында» гыйбарәсе белән имтихан бирә алмау сәбәбен билгеләп үтә.

Кайбер әсәрләрдә хикәяләүче, вакыйгаларны бәян итү белән бәйләп, үз уйлануларын да кушып гкибәрә, шул рәвешле, катнашучыларны, хәлләрне бәяләп бара. Мәҫәлән, Ф. Ярул-линның «Ак төнбоек» хикәясендә, Шөһрәтнең Гадиләне коткаруы хакында сөйләгәннән Шөһрәттәге үзгәрешләргә күчәр алдыннан, хикәяләүче дан һәм аның тәэсире турында уйлана: «Дан иярле булмаса да, кайберәүләр аңа атланырга, шуның белән тормыш юлындагы барлык киртәләрне сикереп чыгарга тел иләр. Шөһрәт исә бу атка үзе атланмады, ияргә аны башкалар утыртты. Тик аннан ни файда? Үзе дә аңла­маҫтан эшләп ташлаган батырлыгы аны башка балалардан аерды...»,—ди ул.

Әдәбиятта шәхси башлангыч алга чыккан әсәрләр дә күп. Хикәяләүче дөньяга катнашучыларның берсе күҙе белән карый, аның хис-кичерешләрен сөйли. Без миҫал итеп китерә килгән «Нәжип» хикәясе шундыйлардан. Вакыйгаларны Нәжип сөйли, алар арасындагы аерма жуела, фикерләре берләшә. Бу бигрәк тә геройларның эчке дөньясын, кичереш-ләрен сурәтләгән әсәрләргә хас. Ләкин язучы үзе күренмәгән эпик әсәрләрдә дә геройның сәйләү рәвеше, дөньяга карашы аны әдиптән аерып куя, ерагайта. Мәҫәлән, Нәжипне — иркә, кечкенә, беркатлы малайны яки «Өч Мәхмүт»тәге мактан-чык, ләкин яхшы күңелле хикәяләүче Мәхмүтне без инде ижатчы белән тәңгәлләштерә алмыйбыз, димәк, бу очракта да әдипнең мөнәсәбәте хакында сәйләтергә урын кала.

Мәктәптә язучы мөнәсәбәте кайсы өлешләрдә күренә соң? Язучы үз героен, вакыйгаларны нинди хис белән сурәтли, бу хис, мөнәсәбәт кайсы сүзләрдә, урыннарда сизелеп тора? — болар билгеләп барыла. Еш кына портрет бирелеше, хәтта геройның исеме (мәҫәлән, Ф. Яруллинның «Ак төнбоек» хикәясендә Шөһрәт) аңа язучының мөнәсәбәтен күрсәтә. Шулай ук әсәрнең төзелеше, корылышы, ничек төгәлләнүе, идеясе язучы фикерен-мөнәсәбәтен чагылдыруга хеҙмәт итә. Повесть һәм роман кебек зур әсәрләрне, язучы мөнәсәбәтен ачыкламый торып, тулысынча анализлау мөмкин түгел. Бары| т. икенче-өченче, ягъни сурәтләү һәм бәяләү дәрәжәләрендә Күинтүләр алып бару гына сәнгать әҫәре итеп аңлауга китерә. Мәҫәлән, VIII сыйныфта А. Гыйләжевнең «Язгы кәрван-Кар» исемле повесте өйрәнелә. Аның эчтәлеген, ягъни хикәя-| >ү дәрәжәсен ачыклау авыр түгел: повесть, сугышның ахырында көздән язга кадәр вакыт аралыгын иңләп, көз көне • ыелган ашлыкны Чаллы элеваторына илтү һәм яз көне чәчү-ЦК орлыкны ерак Кәҫле глубинкасыннан алып кайту турында, (һүрәтләү дәрәжәсендә образларның — сугыш чорында чине жигелеп тарткан өлкәннәр Хәкимжан абзый, Сабирәттәй Һ.1М үҫеп килүче, ләкин шулай ук тормыш арбасына зңи-Рвлгөн яшьләр Ибраһим, Әдилә, Дамир образларының, төрле "1-вакыйгаларга төрлечә караучы итеп, үзенчәлекле бире-Ивше игътибарга алына. Авыл кешеләре күп кенә гадел-Овзлекләр белән очрашалар: көз көне кырып-себереп, ашарга Да, чәчәргә дә калдырмыйча, ашлыкны жыйдылар, атлар күтәрмәлә, инде яҙын, якында гына солы була торып, 65 чак-рммнан кире алып кайтырга кирәк. Ягпьләр моның хата, илгыш булуын кычкырып әйтсәләр, Хәкимжан абзый баш-| лларга канәгатьсезлегеңне ишеттерергә ярамаганлыкны аңлый. Ул бер пичәтле кәгазьдәге фәрманны юкка чыгара ГОрган икенче пичәтле кәгазь алу өчен генә даулаша ала.

Моннан тыш, әҫәр шулай ук сурәтләү дәрәжәсендә күҙә­телә торган символларга бай. Чорның шыксыз, ач-ялангач, Оалкын, рәхимсез булуын белдерүче жил символы, куркыныч коч, явызлыкның янәшәдә генә икәнлеген сөйли торган бүре символы бар. ЭҢыр символы исә шуларга каршы куелган ншьлек-матурлык, изгелек рәвешендә аңлашыла. 5Ңыр бе-рвнче тапкыр көзен солы илтүгә бәйле ярдәмче сюжет сыҙы­ғында яңгырый, һәм жил басыла, кешеләр турая, күңелдәре нктыра. Икенче кат жыр Ибраһим тракторчылар курсына укырга бару турында сәйләгән ярдәмче сюжет сызыгында иҫкә төшә. Ул авылдан, әнкәйдән аерылу сагышын жиңә. Оченче тапкыр Кәҫлегә бару хакындагы сюжет сызыгында Габбаслар гаиләсенең кешелеклелеген, миһербанлылыгын сәйләгән вакытта телгә алына. Бу урында автор, беренче очрактагы кебек үк, жырның мәгънәсе — башкаларга ярдәм күрсәтү, аларны бәхетле итү омтылышы булуын үзе әйтә. Дүртенче тапкыр Ибраһим сүзләрендә явызлыкка каршы куела: «Син жырлап жибәрсәң, жил Дә тынар, бүреләр дә туктар». Шунда ук Әдилә сүзләре аркылы, жырның, язгы су кебек, үз вакытын белеп кузгалуын, һәм жырларга вакыт житкәнлеге иҫкәртелә. Шушы сурәтләү үзенчәлекләре авторның мөнәсәбәтенә кушылып китә, аны ачып ждбәрә. Чорга бәя тәнкыйди: замана ж,илле, суык, ач, анда гаделсезлек, бүреләр куркытып тора. Ләкин кешеләрнең бер-берсенә терәк, ярдәмче булуы, мәрхәмәтлелеге авырлыкларны жиңәргә ярдәм итә. Автор геройлары авызыннан шушы язның әһә-миятле, тыныч тормышка бусага икәнен әйттерә.

Өлкән буын үҙенең гомере, сәламәтлеге хакына сугышның ахырын — язны якынайткан. Сабирәттәйнең үлеме дә — шу­шы корбаннарның берсе. Инде дилбегә «Язгы кәрваннар» — яшьләр кулына күчә. Алар — теләсә нинди гаделсезлеккә сизгер, кыю һәм акыллы (автор берничә тапкыр өлкәннәрнең дә яшьләр сүзенә колак салуына игътибар иттерә), эшли һәм үз сүзен әйтә алучы, сөю һәм хыял белән яшәүче буын. Илне сугыш ялангачлыгыннан-явызлыгыннан тыныч, ж,ылы, гадел тормышка бары тик алар гына алып чыга ала, ди автор.

Шулай итеп, әсәрнең идеясен ачыклау, аны анализлау өчен беҙгә бәяләү дәрәж,әсенә төшеп житәргә туры килде. Ә инде әсәрнең эш барышында табылган сыйфатлары: сугыш темасына яңача — заман үҙгәреше ноктасыннан якын килү; жөмгыятьтәге гаделсезлекләрне фаш итү, заманга бәя бирү омтылышы; геройларны бер үк ситуациядә бәяләү-ачу; сим-волларга мөрәж,әгать итү; әҫәр исемен эчке һәм тышкы мәгънәгә ия итеп кую; автор фикерен туплаган урыннарны, образларны лирик чигенешләр, язучы уйланулары төсендә кабатлау һ.б. нәтижәләр ясарга ярдәм итә. А. Гыйләж,евнең сурәтләү осталыгы турында сөйли һәм ижат стиленең үзен-чәлекләре дә булып тора.