Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

3. Сочинение язу эше

Сочинение — укылган һәм тикшерелгән әдәби әҫәр, ва- Кыйга, хәл-халәт хакындагы шәхси уйлануларны төрле жанрда язу ул. Әдәбият дәресләрендә иң катлаулы, ж,итди М.шау, авыр эп1 тәре — сочинение язу. Чөнки ул — бирелгән темага үз фикереңне, карашыңны әйтү яки билгеле нәрсәләрне < ипләп чыгу гына да түгел, ә иждт итү. Бу язмада укучының уйлый-фикерли белүе, хыял куәсе, тоемлавы, хис кичерешләр тпрәнлеге — һәммәсе әһәмиятле. Яҙма эш аркылы аның идобиятны һәм сәнгатьне аңлау дәрәжәсе, дөньяга карашы, юрмышны аңлатуы, эстетик зәвыгы, рухи дөньясы чагыла. Сочинение укучының әдәбиятны ни дәрәжәдә үҙләштергәнен ;ы, әсәрне анализлый белү-белмәвен, китап ярату-яратмавын да күрсәтә. Биредә сүз белән эшли, фикереңне башкаларга ж,иткерә белү, телнең матурлыгын, мәгънәсен, төсмерләрен тоеп куллану да иҫәпкә алына. Ягъни сочинение — укучы ш акыл-сәләтне, рухи, эстетик өлгергәнлекне сынау ул.

Сочинение темасы — яҙма эштә ждвап бирәсе сорау, ачык-ДЫЙсы, хәл итәсе мәсьәлә. Шуңа күрә, әле яза башлаганчы, тема сайлап алгач ук, нәрҫә турында язачакны, нинди сочи-немие һәм ничек язачакны күз алдына китерү мөһим. Ничек нлу — сочинениенең стилен, корылышын, аһәңен табу дигән еүз. Нинди сочинение язачакны билгеләү яҙма эшнең төп (|)икерен, юнәлешен ачыклау аша башкарыла. Сочинениенең Iон фикере — куйган сорауга ждвап ул. Материал сайлап, ;>алеклелекне, сәйләү тәртибе белән формасын табып, укучы үаок сорауга ждвап бирә, сочинениенең төп фикерен әйтә.

Нәрҫә турында язу теманың мәгънәсен, чикләрен ачык-Науны белдерә. Әгәр әлеге мәгънә, чикләр дәрес аңланмаса, ип «тема ачылмаган» дигән мөһер алырга да мөмкин.

Сочинениедә тема ачылмау берничә сәбәпкә бәйле. Берен-чесе — сочинение темага туры килми. Мәҫәлән, «Г. Тукай — татар халкы күгендә якты йолдыз» дигән тема, исеменнән үк күренгәнчә, Г. Тукайның иждтын татар халкының яҙмы­шы янәшәсендә, рухи, сәяси, иж,тимагый, әдәби фонда карау-пы, аның әлеге яҙмышта урынын билгеләүне, бәяләүне таләп итә. Укучы исә йә аның биографиясен сәйләп чыга, йә үзе белгән «Су анасы», «Шүрәле» кебек балалар өчен иждт иткән оеорләре турында яза. Шулай итеп, тема ачылмый, сочинение үҙгә бер темага язылган булып чыга.

Икенче сәбәп — теманың өлешчә генә ачыкланып китүе. Тема тулы һәм тирән ачылу — әһәмиятле фактларга мөрә-

315

жөгать итү, аларны анализлау, әдәби әсәрдән өзекләр белә фикереңне исбатлый, ныгыта белү дигән сүз. Ләкин еш кынн укучы артык гомуми, билгеле фикерләр-сүзләр белән чиклән», яҙма эштә язучы иждтын тирәнтен белүен дә, мөстәкыйлк анализлау куәсен дә күрсәтә алмый. Мәҫәлән, «Илдар Юзеөш иж,атында яшьлек, яз, мәхәббәт» дигән тема бирелде, ди. Күп кенә язмалардан яшьлек, яз, мәхәббәт турында, И.Юзеевнең шигырьләр, поэмалар, пьесалар язу остасы икәнлеге хакындм укыйсың. Ләкин авторның бер шигыре йә поэмасы телг# алынмый, алардан бер өзек тә китерелми. Шуңа күрә язганнар укучының әдәбиятны белүен түгел, белмәвен генә күрсәти, Мондый сочинениедә «И. Юзеев» фамилиясен башка бер татар әдибенең исеме белән алыштырганда да берни үзгәрми. Әлеге гомуми сүзләрне теләсә кайсы глагыйрьгә каран кулланып була.

Өченче сәбәп — материалның чикләп алынуы. Еш кынн тәкъдим ителгән сочинение темасын ачу очен күп әсәрләрго мөрәжөгать итәргә яки күп санлы геройлар-образлар мио| лында сәйләргә кирәк була. Тик укучы бер-ике миҫал белм чикләнә, башкаларын хәтта телгә дә алмый. Мәҫәлән, «Глщ Исхакый драмаларында милли геройлар» дигән тема алынды, ди. Материал искиткеч зур, колачлы, ул тор каһарманнарпың барысын да яҙып бетерү мөмкин түгел. Укучы милли герой ларның берсе — әйтик, 5Ңан Баевич хакында яза, аның төрЛ| сыйфатларын билгели, әҫәргә анализ ясый. Ләкин ул шуның белән чикләнсә, Г.Исхакый иждтында милли геройлар.дш ЛҪан Баевичны гына белә, әдипнең иждт юлы белән остам өстән генә таныш икән, дигән тәэсир кала. Шуңа күрә, игр герой турында ж,ентекләп сәйләгән очракта да, Г. Исх| кыйның башка әсәрләренә, аларда тудырылган милли герой ларга күзәтү ясарга, аларны төркөмләргә, бәяләргә кир.» Икенче миҫал: «Хәсән Туфан лирикасында фажңга һәм омп темасы бирелде, ди. Бу теманы ачу өчен мәктәптә өйрәнел г «Гөлләр инде яфрак яралар», «Каеннар сары иде», «Моабитп күрдем тешемдә», «Тышта ниләр бар икән?..» кебек граждш лык лирикасы үрнәкләрен дә, «Кайсыгызның кулы жылы?», «Ромашкалар» «Иртәләр жптте исә», «Тынма, давыл» иш келле шәхси кичерешләр өстенлек иткән күңел лирик, н ми да, «Уҙып барышлый», «Сөйли торган материя», «Овидий

Назон», «Гүзәл» һәм башка фәлсәфи жөүһәрләрне дә т<

алырга кирәк. Бер бәйләмне — мәҫәлән, 30 нчы еллардиЩ шәхес культы фажңгасе белән бәйле әсәрләрен анализлапш да да, өмет белән сугарылган, бу юнәлешкә ят «Чәч.и I |||

316

китерегеҙ Тукайга» кебек шигырьләре дә иҫкә төшерелсә, птпп үтелсә яхшы. Чөнки тема «Х. Туфан лирикасында Ншхес культы фажңгасе» дип түгел, нәкъ менә аның лири­касы нда фаждга һәм өметне аныклау рәвешендә аталган,

Пи игеләнгән.

Дүртенче сәбәп тә бар, ул әдәбият нәзариясе белән бәйле. Тгмаларда күрсәтелгән нәзари мәсьәләне аңлау һәм аңлату чыга авыр бирелә. Темалар арасында иждт юнәлеше һәм ■н'ымы (романтизм, мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди |п ализм Һ.6.), әдәбиятның төрләре-жанрлары, әсәрнең сюжет-| "мпозициясе, автор стиле, мөнәсәбәте һ.б. мәсьәләләрне үз |Ченә алганнары була. Аларны ачу өчен нәзари төшенчәләр һ.» м бил гел әмәл әрне белү һәм аерым әҫәр миҫалында аңлата илу сорала. Мәҫәлән, «Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэма-I ының сюжет-композиция үзенчәлекләре», «Гаяз Исхакый — пиар реалистик әдәбиятына нигеҙ салучыларның берсе», • М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» әҫәрендә мәгърифәт-целекнең чагылышы» темалары шундыйлардан. Бу темаларга КОма эш эшләгәндә «Кыйссаи Йосыф» яки «Хисаметдин мен-ЦВ» әсәрләренең эчтәлеген, Гаяз Исхакый иждтын сәйләп •п.пу түгел, нәкъ менә сюжет-композиция (1), реализм (2) һәм магьрифәтчелек реализмы (3) турында язу сорала. Сочинение жанры билгеләмәләр кабатлап бирүне дә таләп итми. Биредә, тошенчәләр һәм бәяләмәләрне үзләштергән-аңлаган булып, аерым әдәби әҫәр анализында куллана белүне күрсәтү алга

чыга.

Бишенче сәбәпне эчтәлектәге төгәлсезлекләр китереп чыга-р.| һәм аларның күбесе «үз фикереңне белдерү» белән бәйле. Мостәкыйльлек — сочинениедә иң кирәк ле сыйфатларның персе. Ләкин укучы, хәтта еш кына мәктәп укытучысы тара­фы инан да бу сүзгә салынган мәгънә дәрес аңланылмый.

Кызганычка каршы, бик күп мәктәпләрдә югары класс \'кучысының өйрәнелә торган язучы иждты яки әдәби әҫәр турында фәнни эзләнүләр, тәнкыйди-публицистик материал-1ш р белән танышырга тиешлеге игътибардан, күз уңыннан ЧП1ТӘ кала. Нинди дә булса хеҙмәткә таянып, галим әйткән фшсерне куәтләүнең «үз фикере булмау» сәбәпле начар билге плуга китерүе дә сер түгел. Мондый «мәктәп» үткән укучы, радөттә, кем фикеренә «колак салуын» күрсәтми, сочи­нен иенең аерым өлөшләрен, нинди дә булса мәкаләдән күчер-М дә, үҙенеке кебек тәкъдир итә.

Икенче яктан, сәнгать тәре булган әдәбият турында фикер итү өчен аның белән яхшы таныш булырга, бик күп укырга

317

1

кирәк. Баланың уку тәжрибәсе исә ж,итәрлек түгел әлө| Әдәбият белгечләре, галимнәрнең фикере нәкъ менә шушн тәжрибәгә таянып язылган булуы белән кызык, әдәби әсәрне! укучыга ачылып житмәгән «ак тапаларын аңларга да, башк! әсәрләр белән чагыштырма рәвештә бәяләргә дә ярдәм итә.

Аннан килеп, укучының аерым әҫәргә мөнәсәбәте еш кына яшь үзенчәлеге белән бәйләнештә берьяклы була. Кемде шигъриятне яратып бетерми, кемдер мәгърифәтчелек әд~ биятын артык гади ҫаный һ.б. Шуңа күрә теге яки б язучының чикләнгәнлеге, нәрсәнедер аңлап житкермәвө кимчелеге турында яза башлаганчы, бер нәрҫәне төшенер-кирәк: кемгә дә булса бәя бирер өчен аның белән бер бас кычта-биеклектә тору зарур. Укучы исә язучыны аның белә янәшә баҫып бәяләрлек дәрәжәгә житмәгән әле.

Ә мөстәкыйльлеккә ничек ирешергә соң? Әдәби әҫәр г укучы бәясе — шул әсәрне, аңа анализ ясаучыларның фикере аңлау дәрәжәсе ул. Әҫәргә карата үз мөнәсәбәте бар, ан белдерә, исбатлый, яклый һәм башкалар бәясе белән чагыш тыра ала икән — бик яхшы. Әгәр әҫәр турында кемнең д булса фикере белән килешә, шуны ничек аңлавы, ни ӨЧ| килешүе, аңа иярүен ачып бирә ала икән — бу да бик яхшы Ләкин әлеге фикерне кем әйткәнен күрсәтергә, кайсы х<ч мәткә мөрәжәгать иткәнлекне билгеләргә кирәк. Хәтта чЩ фикерне үз сүзләре белән сәйләп чыккан очракта да, укучыга аның кайдан алынганлыгын язмача искәртү мәжбүри.

Үз фикерең, мөстәкыйльлек исз сочинениегә нинди матч риал сайлап алуда да, нинди өзекләр китерүдә дә, хәтта я:шп эшне ничек коруда да күренә.

Нинди темага, кайсы язучы ижаты яки әдәби әҫәр туры иди язуга карамастан, укучы сочинениеләрендә кабатлана торги м калыплар бар. Шуларның берсе — гомумбилгеле сүзләр, буш Жөмләләрне күпләп куллану. Мәҫәлән, һәр яҙма эштә диярлН тарихи чор, әлеге заманда яшәгән кешеләрнең авыр тормышы, авторның бөеклеге һәм үлемсезлеге, әсәрнең әдәбиятта алты! багана булуы хакында бер-берсенә ике тамчы су кебек охмпип жөмләләр тулып ята. Юкса еш кына чор, заман, андаЩ тормышның авырлыгы турында күп сүз сәйләү дә арты| булып чыга. Чөнки язучының донъяны аңлавы һәм аңла! \ > I яҙмышы, ижаты, ижтимагый-сәяси яки тарихи чор Ги \ащ бәйле булудан бигрәк, шәхси сәбәпләргә барып тота иш Сочинение темасында исеме чагьглыш тапкан класс и и чының бөеклеген, әдәби әсәрнең татар әдәбиятында әһәмия I II урын тотуын укучыга иҫбатлап торырга кирәкми.

318

Гадәттә, без тарихи чорга бәяне сочинениенең башында \ I 1.1 йбыз, авторның үлемсезлеге ахырда билгеләнә һәм бу

инениенең башламы белән йомгагы дип атала. Чыннан

дп, сочинение билгеле бер эзлеклелектә язылган булырга шгш. Без укучыларны болай өйрәтәбеҙ: «Сочинение өч инештән: башлам (кереш), төп әлеш (эчтәлек) һәм йомгак |м.»тижәләр) өлешеннән тора. Башламда сочинениенең макса-Ш билгеләнә, чорга бәя бирелә, әсәрнең туу тарихына, язучы и ж,лтының үзенчәлекләренә тукталына, әдәби әсәрнең герой-|*ры һәм прототиплары турында сөйләнелә һ.б.

Төп әлештә теманың эчтәлеге ачыла, образларга сыйфат-Пйма бирелә, язучының осталыгы күрсәтелә...

Йомгакта нәтижәләр чыгарыла, гомумиләштерүләр ясала». III у шы тәртипкә таянып, укучыларны план төзергә күнек­терәбеҙ.

Монда язылганнар барысы да дәрес, план укучыны эш-||р|'ә, яҙма эшне бер жепкә тезәргә, аның аерым өлешләре ирисында бәйләнеш булдырырга өйрәтә. Ләкин мондый план, РОлай эшләү рәвеше теләсә нинди темага ярамый. Сочине­ниенең корылышы, төзелеше аның темасыннан чыгып, шул геманы ничек ачарга жыенуга карап ижади уйланырга тиеш. Ком, план тәзелә икән, ул да шушы таләпләргә жавап бир-Мндә генә яҙма эшне бербөтен итеп оештырырга ярдәм итә

Р на.

Мисалга мөрәжәгать итик. «Г. Тукай — татар халкы күген-Ь якты йолдыз» темасын үҙәккә Тукай шәхесен, эшчән-Игенең төрле якларын алып ачарга уйласак, чыннан да, пашламда тарихи чор — XX йөз башындагы үзгәрешләр, идәбиятның хәле, әдәбият-сәнгать әһелләренең халыкны ш д. ш баручылар булуы турында бәян итәргә кирәк булыр. Топ әлеш Тукай — шагыйрь, Тукай — көрәшче, Тукай — журналист, Тукай — сәясәтче, Тукай — сатирик турында сойләп, әдип эшчәнлегенең төрле якларын күзәтү-анализлауга пагышланыр. Йомгакта Тукайның халык, милләт яҙмышын­да, ижатының татар әдәбиятында тоткан урыны, әһәмияте |ч ш теләнеп, нәтижәләр чыгарылыр.

Әгәр инде эчтәлекне татар халкы яҙмышында шагыйрьләр, шулар арасында Тукайның бөеклеге тирәсенә жыярга уйла-| ак, бап1ламны татар тарихында шагыйрьләр, аларның тоткан урыны, аерым шәхесләр турында сөйләшүдән алып китәргә шеш булырбыҙ. Төп әлештә Тукайның чын шагыйрьне ничек иүзаллавы (шагыйрь — пәйгамбәр, шагыйрь — сәясәтче, ша­гыйрь— моңлы саз, шагыйрь — жәмәгать эшлеклесе), әлеге

319

күзаллауның иждтында бирелешен аерым шигырьләре миҫа­лында күзәтү үҙәктә торыр. Йомгакта Тукай тудырпш шагыйрь образының аның үз тормышы, яшәеше белм тәңгәллеге, гомеренең соңгы елларында шигырьләре и /и чагылган элеккечә көрәшә алмау фажигасе турында сүп кузгалыр.

Теманы шагыйрь иждтына таянып, аерым әсәрләр анализы аша ачарга ж,ыенабыз икән, башламда татар халкы, татв кешесе өчен Тукай исеменең, Тукай иждтының кадерс, әһәмияте күрсәтелер. Төп әлештә Тукай иждты: граждане ми лирикасы («Шагыйрь», «Китмибез!», «Үз-үземә» Һ.6.), миллв* халык яҙмышына ачынып язылган аерым шигырьләр («Т<и|| тиләү», «Йокы», «Китмибез!», «Милләтә»), туган илен, ж,ирем. халкын яратып жьголаган лирика («Пар ат», «Туган жирем.»», «Туган тел» һ.б.), шәхси кичерешләр өстенлек иткән әҫәрч.ф («Сәрләүхәсез», «Өзелгән өмид», «Кыйтга» һ.б.) турында оү| алып барылыр, анализ ясалыр. Йомгакта исә шигырь./ырг белән әдипнең халыкны рухландыруы, уятуы, моңланды р у м. уйландыруы, жырлатуы һәм әсәрләре белән халыкны дшпш вы, милләтне күтәрүе, дөньяга танытуы хакында гомумил.ни терүләр ясалыр.

Шулай итеп, яҙма эшнең баш ламы, төп әлеше, йом си ы бер тында, бер сулышта язылган тәәсир калдырып, башла м л п сайланган юнәлешен йомгакка кадәр сакласа гына, а п ым корылышы төгәл, камил, матур була.

Йомгак — сочинениедә гомумиләштерүләр ясау, нәтиж,.> и»|1 чыгару урыны. Ләкин еп1 кына йомгакта укучы үзе язгйМ сочинение материалына түгел, бәлки язучы иждтына гомуми караш ташлый, бәя бирә. Мәҫәлән, «К. Насыйриның «ОЯү галисина кыйссасы»нда фантастик элементлар» темасымя сочинениенең йомгагында укучы К. Насыйриның тагир әдәбиятына керткән әлеше хакында сөйли, темадан чип I китә.

Икенче киң таралган ялгыш — йомгакның тема б<

бәйләнмәгән булуы, әҫәр турындагы очраклы фикерләрд торуы. Бер укучы «3. Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл К| Хәдичә» романында Муса образы» дигән темага сочинение мондый сүзләр белән тәмамлый: «Өлүф, яки Гүзәл к ы Хәдичә» —детектив роман. Анда бер үлем һәм шуның сәбш ләрен ачыклау белән бәйләнешле серле хәлләр тасвирлпи әлеге вакыйгага мөнәсәбәтле геройларның характеры ачыл Маждралы сюжетка корылган, шуның өстенә гади — мяту тел белән язылганга, әҫәр бүген дә яратып укыла, хәзор

укучы өчен дә кызык. Әҫәр миңа бик ошады». Йомгак Муса образы — Муса тибы турында төп өлеп1тә язганнарны гомуми-м.иптерү рәвеп1ендә булырга тиеш иде. Автор исә әсәрне п.1яләүгә кереп китте, ул бәя артык берьяклы килеп чыккан. Классик әҫәр турында сәйләгәндә аның аңлаешлы булуын иеренче урынга чыгару укучының әдәбиятка карашы шактый не р катлы икәнлекне күрсәтеп тора.

Тиешле йомгак ясалмаган яҙма эш төгәлләнмәгән кебек тнзсир калдыра, бөтенлеген жуя. Кайчак матур гына яҙма мине тапталган ждмләләр белән ясалган йомгак боҙа, ямь-ссзли. Мәҫәлән, «Ш. Камал иждтында хеҙмәт темасы» дигән енчинениене укучы болай тәмамлый: «Ш. Камал иждтында хеҙмәт темасы киң яктыртыла. Язучы хеҙмәт кешеләренә дан ж.ырлый, аларның фидакарьлеге алдында баш ия. Хеҙмәт кешесенең авыр тормышын, яшәү шартларын, кешенең кеше тпрафыннан эксплуатацияләнүен күрсәтеп, язучы болай яшәп нулмаячагын әйтә, тормыштагы гаделсезлекләргә каршы корәшкә чакыра». Әдәбиятның сәнгатьлелек ягы үҙәккә 'п.искан бер вакытта укучының әҫәр, иждт турында шулай Иуы гажәпләндерә, борчуга сала.

Ирекле темага язылган сочинениене эмоциональрәк йом-гакларга да була. «Сугышлардан әҙләр кала, П1артлаулардан Иләр кала, афәтләрдән эҙләр кала. Ләкин кешеләр калдырган Н - иң яктысы, иң игелеклесе, иң озын гомерлесе. Үлемсез музыка әҫәреме ул, шигырь яки романмы, гүзәл сараймы, ипләгән яхшылыкмы — болар бәһаләп бетергесез кыйммәтләр, ТОнки алар башкалар күңелендә өмет, ж,ылы, якты тудыра, (Һиөү көче бирә, яңа эшләргә рухландыра»,— дип яза укучы (Кеше китә — жыры кала (М. Мәһдиев)» дигән темага эшен йомгаклап.

Шулай итеп, сочинение язганда аның һәр әлеше урынлы, уйланган булу кирәк, дибез. Өлешләрнең үзара бәйләнгән Лулуы, башламның төп әл епше язу өчен жирлек тудыруы, йомгакның исә төп әлешкә нәтижә ясавы зарур. Еш кына изма эш өч төрле, бер-берсеннән шактый ерак кисәкләрдән тпргандай тоела. Мәҫәлән, «Г. Ибраһимов хикәяләрендә гибигать һәм кеше» темасын сайлап алып, укучы башламга • Милләтебеҙ бөек кешеләрне аз тудырмады. Шул бөекләрнең ирсе — Г. Ибраһимов» дигән сүзләр белән керешә дә, шул ноеклекне иҫбат итә. Төп әлеш исә «Хәҙерге чорда кеше һәм тлПисать проблемасы бик актуаль» дигән жәмлә белән баш-Наяа, автор әлеге проблемага үз карашын, үз фикерен белдерә, Иманың бу кисәге тулысы белән кешенең табигатькә игъти-

'I К-4/73 321

барлы, рәхимле, сак каратта булырга тиешлегенә багыш-ланган. Йомгак Г. Ибраһимов хикәяләрендә табигатьноң ничек матур сурәтләнүе һәм «Алмачуар» хикәясендә малай ның атны (табигатьне, димәк) ничек яратуы хакында хәбШ итә. Күргәнебезчә, өлешләр үзара бәйләнмәгән, аларны ничпи ялгау турында уйланмаган, һәр әлештә фикер булса д|( сочинение ниндидер ж,өмләләр, өзек абзацлар зңыелмасыин әйләнеп калган. Сәбәп-нәтиж,ә бәйләнешләренең өзелүе арки сында, тема да ачылмаган.

Сочинениеләрне аерым сыйфатлары, эчтәлекне ачу рэвппс һәм теҙелеше ягыннан жыярга, төркемләргә мөмкин.

1. Әдәби геройлар хакындагы сочинениеләр. Мондый гим сочинениеләр укучы өчен иң авыры санала. Чөнки биреди сүз бара торган әдәби әҫәр яки әсәрләрне укыган булу, яхшы белү, әдәби әсәрдәге вак кына детальләрне дә, язучы ост| лыгын күрсәтә торган үзенчәлекләрне дә хәтерләү сора.иа Мондый сочинениеләр үзләре берничә төрдә була:

а) Бер әдәби геройга характеристика (сыйфатлама) бир\» | багышланган сочинениеләр. Мәҫәлән, «Кол Галинең «КыйссаИ Йосыф» поэмасында Йосыф образы», «Ф. Әмирханның «Х| ят» повестенда яшь кеше кичерешләренең чагылышм», «3. Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы иди Муса образы», «Идегәй» дастанында көрәшче-герой һәм аци хас сыйфатлар», «Әлмәндәр образының халыкчанлыгы нинДИ сыйфатларда чагыла» һ.б.

Кешегә яки әдәби геройга характеристика бирү өчен ан ы н тәртибен — үз-үзен тотышын, эш-гамәлләрен аңлата алУ| холык-фигыле, табигатенә хас сыйфатларны аерып күреп | кирәк. Мондый төр сочинениеләр геройны тулы әҫәр ннё шәсендә: вакыйгаларда, хәлләрдә күзәтүне, бәяләүне талам итә. Әлеге геройның әдәби әсәрдәге урыны, язучының сур»1 ләү осталыгы билгеләнә. Мәҫәлән, «Ф. Әмирханның «ХәяТ| повестенда яшь кеше кичерешләренең чагылышы» темясым ачу өчен Хәятта булган ул чор хатын-кызларына хас сый фатлар да, аның гаиләсе, нинди белем һәм тәрбия пи ум турында да әйтелергә, татар дөньясы өчен типик булм.и .ш күренешләр дә, Хәят күңелендә Михаил белән күрешкән н.>п соң барган хис һәм акыл көрәше дә, Гали Арслановны күрг»1Ч туган кичерешләр дә, булачак кияве фотосын алганнан соң| Ы тойгылары-икеләнүләре дә анализланырга тиеш.

б) Ике геройга чагыштырып характеристика бирүгә корм I ган темалар: «Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» " I 322

рендә Искәндәр һәм Вәли образлары», «Идегәй» дастанында ■Ге Һәм бала карп1ылыгы», «Тотыш һәм Албуга хакыйкате» (II. Фәттах романнары буенча)», «А. Гыйләж,евнең «Әтәч менгән читәнгә» повестендагы Сәләхетдин һәм Мирфатыйх образлары» һ.б.

Бу төр сочинениеләрдә материал йә эҙлекле чагыштыру (башта бер геройга, аннары икенчесенә сыйфатлама биреп, соңыннан гомумиләштерү) яки янәшә чагыштыру (геройлар-н ы охшаш хәлләрдә, бер үк төрле вакыйгаларга мөнәсәбәттә күҙәтеп бару) рәвешендә урнаша. Ләкин ничек кенә төзөл­мәҫен, яҙма эштә геройларның уртак сыйфатлары да, аер-малыклары да, теләк-омтылышлары, хыяллары, шатлык-борчулары, уйлары да, табигатьләре, холык-фигыльләре дә, нлучының аларга мөнәсәбәте дә күренеп торырга, әсәрдән олекләр-мисаллар белән ныгытылган булырга тиеш. Шул иакытта гына яҙма эш уңышлы килеп чыга. Мисалга «Тотыш Һ.)м Албуга хакыйкате (Н. Фәттах романнары буенча)» дигән теманы карыйк. Геройларның уртак сыйфатлары бик күп: алар икесе дә — көрәшче, үз заманындагы йола-гадәтләр, тәртипләр, идарә итү кануннары белән ризалашмаган, аларга каршы чыккан кешеләр. Икенчедән, алар искиткеч кыю, кайчак башсызлык дәрәж,әсенә ждткән чая егетләр. Өчен-чедон — гадел, алар тормыш үзе, кешеләр белән идарә итү, горле катлаулар һәм аерым кешеләр арасындагы мөнәсә-оатләр гаделлеккә корылырга тиеш дип саныйлар. Сочи-пениедә әлеге сыйфатларны төрле хәлләрдә, вакыйгаларда күләтү кирәк була.

Ләкин Албуга һәм Тотышның үз алларына куйган максат-,иары, омтылышлары төрле, язмышлары да шуңа бәйле, үнснчәлекле булып чыга. Бу геройларның хакыйкате — адарның максаты, шул хакыйкать берсен ж,иңүгә илтә, икенчесе югала. Яҙма эш тә П1ушы максатлар турында сәйләү, аларны чагыштырып карау белән төгәлләнә ала.

в) Бер төркем әдәби геройларга сыйфатлама. Мәҫәлән, • III. Камал иждтында «Канатсыз акчарлаклар», «Г.Исхакый драмаларында милли геройлар», «Г.Камал тудырган сатирик гинлар», «Ш.Камалның «Акчарлаклар» әҫәрендәге геройлар алмышы» һ.б.

Теманың болай куелуы укучыдан әдәби материалны ■сыйнап, туплап бирүне таләп итә. Монда инде геройларны агрым-аерым сурәтләү мөмкин түгел. Киресенчә, әлеге тип геройларга хас сыйфатларны, аларның дөньяга карашын, |Шөү һәм фикерләү рәвешен бергә, авторның аларга мөнә-

| 323

сәбәтен, аларны тудыру үзенчәлекләрен билгеләп язу сорала. Биредә язучының әлеге геройларны сурәтләү осталыгы, өслүбе, яңачалыгы алга чыга.

Миҫал өчен, «Ш.Камал иж,атында «Канатсыз акчарлаклар» темасын алыйк. Биредә «Акчарлаклар» повестеның әчтәлеген сәйләү яки төп геройлар яҙмышына тукталу мөһим түгел. Әдип аерым бер катлау — тормыш авырлыгыннан чит сир­ләргә акча табарга китеп, вакытлыча эшләргә ялланып йөрүче татар кешеләре тормышын үҙәккә ала. Сочинениедә шушы катлау, автор тудырган геройлар яҙмышы миҫалында аларны читкә китәргә мәжбүр иткән сәбәпләр (мәҫәлән, Гариф, Шә­рәфи карт, Солдат тормышы аркылы), әлеге «акчарлаклар»-ның тормышы-көн күрү рәвеше, аларның өметләре-хыял-лары, шатлык-борчулары, фаж,игасе турында сүз алып бару сорала.

2. Әдәби-тарихи сочинениеләр. Бу төр эшләр татар әдәбия-тының аерым үҫеш дәверләрен күзаллауны, шул әдәби барышта һәр язучының урынын табу, билгеләүне, аның дөньяга карашы һәм иж;ат үзенчәлекләрен аңлауны, һәр әдәби әсәрнең чор әдәбиятына алып килгән яңалыгын, уңай тради-цияләрне дәвам итү-итмәвен, идея-эстетик үзгәлекләрен күрә белүне таләп итә. Әдәби-тарихи сочинениеләрдә һәр әдәби әҫәр әдәби барыш янәшәсендә, аның бер кисәге, әлеше буларак карала.

а) Әдәби күзәтүләр. Мәҫәлән: «Ф.Әмирхан ижатында шәхес иреге һәм гореф-гадәтләр», «Г.Ибраһимов хикәяләрендә табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәт», «Татар әдәбия-тында хаклык өчен көрәш темасы», «Хәҙерге татар поэзия-сендә шәхес һәм яшәеш», «Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары» һ.б.

Сочинениеләр әдәбияттагы аерым сыйфатлар һәм алар­ның төрле чорларда, аерым язучылар ижатында чагылышын күрсәтү рәвешендә язылырга тиеш. Хәтта бик тар итеп, «Г.Ибраһимов хикәяләрендә табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәт» кебек бирелгәндә дә, яҙма эштә татар әдәбиятында «табигать һәм кеше мөнәсәбәте»нең куелышы, аерым язу­чылар иждтында яктыртылышы күҙәтелеп, аннары гына Г.Ибраһимовның әлеге мәсьәләгә карашы, аны аңлатуы турында сүз алып барыла.

Мондый төр сочинениеләр язу өчен тулы бер чор әдәбия-тын яхшы белү, әсәрләрне хәтерләү кирәк була. Мәҫәлән,

«Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары» темасын алып карасак, сочинениедә «мәгърифәт­челек әдәбияты» д ип атап йөртелгән әдәби катлам, аңа хас сыйфатлар, нинди язучыларның кайсы әсәрләре керүе хакын-да сүз алып бару сорала. Яҙма эштә мәгърифәтчеләр күтәргән мәсьәләләрне билгеләп, аларга миҫал рәвешендә аерым әсәр­ләрне ж,ентекләбрәк күзәтү уздырырга була. Бу төр зур гомумиләштерүләр ясый, әдәби барышны үҫештә күрә белүне сорый.

б) Язучы ижатының аерым бер чоры яки ягы белән бәйле сочинениеләр: «Һ. Такташ — кырыс чорның самими ж,ыр- чысы», «Х. Туфан лирикасында фажңга һәм өмет», «Г. Ибра­ һимов тудырган романтик геройлар», «Ф. Кәрим шигырьлә- рендә сугыш һәм шагыйрь яҙмышы», «Т. Миңнуллин ижд­ тында сәнгать кешеләре дөньясы» һ.б.

Бу очракта сочинениеләр язучы ижатының аерым бер чорын яки ягын, теге йә бу теманы үҙәккә алган әсәрләрен генә күздә тота. Мәҫәлән, «Г.Ибраһимов тудырган романтик геройлар» темасы әдипнең беренче чор, романтизм иждт ысулына мөрәж,әгать иткән вакытын («Яз башы», «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт» хикәяләре, «Яшь йөрәкләр» романы) яктыр-туны сорый. Бу теманы ачуда да төгәллек кирәк. Чор әдә­бияты турында сөйләүдән башлап, язучының әлеге иж,ат бас-кычы, шуңа карый торган әсәрләре, аларны анализлау үзенчә­лекләрен билгеләү — яҙма эшнең төп юнәлешләре шулар.

Мондый сочинениеләрдә иң еш очрый торган ялгыш — гомуми сүзләр белән мавыгу. Буш, гомуми сүзләр артында язучы ижатының аерым бер ягы яки чоры гына түгел, хәтта әдипнең шәхесе, үзенчәлеге, әдәбияттагы урыны да күренми башлый. Ә бит һәр язучы, хәтта аның ижатының аерым чорлары бик төрле, кабатланмас сыйфатларга ия, һәр әдипнең үз йөзе, үз сүзе, үз көе бар. Шуларны аңламый һәм аңлата алмый торып, мондый сочинениеләрне уңышлы яҙып бул-мый.

в) Әдәби әҫәргә тулы анализ ясауны күздә тоткан сочине­ ниеләр. Мәҫәлән, «Г.Камалның «Банкрот» комедиясендә каршылык бирелеше», «Ф.Әмирханның «Хәят» повестенда сюжет-корылыш үзенчәлекләре», «Сатирик повесть буларак Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәҙрәт»е, «Ь. Такташның «?Ңир уллары» әҫәрендә символлар һәм шартлы образлар», «Ш. Ка- малның «Акчарлаклар» повестенда лирик чигенешләр», «Ф.Әмирханның «Хәят» әҫәрендә табигать сурәте», «Г. Исхакый әсәрләрендә шул заман татар дөньясына хас образлар, күренешләр, фикерләр» һ.б.

Мондый сочинение темалары әдәбият нәзариясе белән бәйле була һәм, гадәттә, исемгә үк иждт юнәлеше яки агымы (романтизм, мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм), әдәбиятның тәре һәм жанрлары, композиция, язучы мөнә­сәбәте, сюжет элементлары, авторның стиле, детальләр чыга. Мондый теманы ачу өчен әсәрнең әчтәлеген сәйләү, аңа үз мөнәсәбәтеңне күрсәтү түгел, бәлки шул нәзари төшенчәгә таянып, әсәрне тирәнтен тикшерү сорала. Мәҫәлән, «Г.Ка-малның «Банкрот» комедиясендә каршылык бирелеше» темасына яҙма эштә нәкъ менә әсәрдәге төп каршылык — көлке конфликтный, асылы, аның ничек үсүе, чишелүе, ярдәмче каршылыклар, аларның эчтәлеге турында сүз алып барылырга тиеш.

г) Аерым бер мәсьәләне тикшерү: «Г. Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» әҫәрендә дуслык, тугрылык һәм хыянәт», «3. Бигиев романнарында жинаять һәм ж,әза», «М. Колый әҫәрендә гуманизм һәм дөньяви мотивлар», «XX йөз башы әдәбиятында милләт яҙмышы проблемасының куелышы», «Дәрдемәнд поэзиясендә сагыну, сызлану һәм аның сәбәп-ләре», «Ә. Еники повестьларында ялгызлык һәм сагыш» һ.б. Бу темалар сочинениенең үҙәгенә аерым бер мәсьәләне куя һәм әдәби әҫәргә яки язучы иж,атына шуннан чыгып бәя бирүне сорый. Мондый сочинениеләрдә әдәби әҫәргә, язучы ижатына үз фикереңне, үз мөнәсәбәтеңне дә күрсәтергә кирәк була һәм әдәби материалны ныклап белмәгән яки яратмаган кешегә әлеге төр яҙма эшкә тотынмау яхшы.

Мондый темага сочинениеләрдә иң зур хата — эчтәлек сәйләп чыгу. Укучылар әдәби әсәрдәге проблеманы аерып алып, аны бүгенге көн һәм әҫәр язылган вакыттагы ул мәсьәләнең куелышы, үзләренең шул проблемага караш-лары белән чагыштыра белмиләр. Бигрәк тә борчыганы — шигърият турында язганда укучының шигырь әчтәлеген сөйләве.

3. Ирекле сочинениеләр. Аларның үз өстенлекләре бар:

  • ул укучыга үз шәхесен, фикерләү рәвешен, әдәбиятны белү дәрәж,әсен киңрәк күрсәтергә мөмкинлек бирә, монда әдәбиятка үз мөнәсәбәтеңне, сүзеңне әйтергә була, күзәтүләрең, шәхси тәжрибәң, идеалың, тормышны аңлавың, хәтта мөстә-кыйль укыган әдәбият та «ярдәмгә килә»;

  • ирекле темага төрлечә якын килергә мөмкин, әдәбият турында сәйләгәндә үҙең яраткан әсәрләрне, кайчак үзеңә ошаган язучы иж,атын миҫал га алып, киңрәк тукталырга була;

— ирекле тема сочинениеләрнең формасына, язылу рә-веше-стиленә дә тәэсир итә, монда инде яҙма эшне лирик этюд йә хикәя, әдәби әҫәргә бәяләмә-рецензия, очерк кебек башкарырга була, ул фикер һәм хыял иркенлеге генә түгел, уйлаганнарны аңлату ягыннан да сайлау мөмкинлеге бирә.

а) Әдәбиятка караган ирекле сочинениеләр. Алар әдәбият турында сүз алып баруны таләп итә. Мисаллар китерик: «Кеше китә — жьгры кала» (М. Мәһдиев)», «Г. Тукай — татар халкы күгендә якты йолдыз», «Сөембикә яҙмышы турында уйланулар (тарихи әсәрләр буенча)», «Әдәбиятта Тукай образы», «Дала буйлап кылганнар йөгерә... (Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әҫәре буенча)», «Минем тормышымда матур әдәбият», «Бүгенге әдәбиятта милли проблемалар», «Бүгенге драматургиядә заман герое» һ.б. Әлбәттә, биредә «иреклелек» зуррак, ләкин еш кына укучы шуны аңлый, тешенә алмый. «Кеше китә — ж,ыры кала» (М.Мәһдиев)» темасына караган яҙма эшне укучыларның күбесе М.Мәһдиев шәхесе, аның тормышы турында сәйләүгә багышлый. Бу юл белән китеп тә теманы ачарга була, ләкин авторның «калган щырлары» — әсәрләре хакында язарга, аларны анализларга-бәяләргә кирәк бит!

Тема турында уйлансак, ул үзе М.Мәһдиев иж,атыннан өзек итеп бирелгән. Шуңа күрә сочинениедә М.Мәһдиев турында гына түгел, башка татар әдипләре-шагыйрьләре хакында да язарга мөмкин. Инде цитатаның үзенә, мәгънәсенә төшенеп карыйк. «Кеше китә — ж,ыры кала», жыр биредә көйгә салынган шигырь тексты мәгънәсеннән киңрәк, ул — язган әсәрләр, иж,ат — романнар, пьесалар, шулай ук шигырьләр, хикәяләр дә бул ырга мөмкин. «Гомерем минем моңлы бер жыр иде»,— ди татар шагыйре. Кешенең дөньялыкта кылган гамәлләре, эшләр, иҫтәлеге дә—«калган ж,ыр»- Укучыга биредә язар өчен материал сайлап алу мәйданы бик киң! Муса ЗК,әлил ищатымы ул, күңелеңә якын Дәрдемәнд поэзиясеме, Тукай шигърияте яки Рәшит Әхмәтжанов лирикасымы — кайсын яхшы беләсең, яратасың — шул турыда язарга була. Йә Г. Исхакый ижаты әдәбиятыбыз һәм халкыбызга әйләнеп кайтып, ж,ыр булып яши түгелме?! Бу исемлекне дәвам итәргә булыр иде.

Ирекле темага язылган сочинениеләр арасында уңыш-сызлары күп. Моның сәбәпләре байтак, ләкин еш кына уңышсызлык эчтәлек белән бәйләнгән була. Йә укучы, яҙма эштә артык күп мисалларга мөрәж,әгать итеп, аларны санап китү юнәлешендә эшли, фикер, анализ юк, йә бер әдәби әҫәр миҫалы белән чикләнеп, сочинение бик ярлы, берьяклы килеп чыга, әдәби материал житәрлек булмаганга тема ачылмый. «Сөембикә язмып1ы турында уйланулар (тарихи әсәрләр миҫалында)» яки «Әдәбиятта Тукай образы» кебек темаларны миҫал га алсак, боларны бер әҫәр анализлау аркылы гына яҙып булмаячагы күренеп тора. Аерым әҫәргә, мәҫәлән Р. Батул-ланың «Сөембикә» романына яки Ә.Фәйзинең «Тукай» романына тукталганда да, башка әсәрләрне дә телгә алырга, күзәтү ясарга, әлеге үҙәктә торган роман белән чагыштырып карарга кирәклеге бәхәссез. Шул ук вакытта әлеге мәсьәлә­гә — Тукай яки Сөембикә яҙмышына караган әдәби, публи­цистик, документаль фактлар белән мавыгу, алар турында гомуми сүзләр сәйләү дә сочинениене таркау, корама итә. Әдәби материалда әлеге образның ничек бирелүе, ничек сурәтләнүе, аерым язучылар образның кайсы якларын нинди детальләр, ысуллар ярдәмендә чагылдыруын язу кирәк, ирекле сочинение дә бер фикергә, бер үҙәккә буйсынырга тиеш.

б) Шәхси күҙәт үл әргә нигеҙләнгән ирекле сочинениеләр. Алар, нигездә, түбән сыйныфларда тәкъдим ителә. Балалар тормышы мондый сочинениеләр өчен зур материал бирә. Табигать белән очрашулар, сәяхәтләр, гаилә, яраткан кеше­ләрең, дуслык — болар барысы да укучыга якын әлкәләр. Алар баланы күзәтүчән, игътибарлы булырга, ишетергә-тыңларга, туктап уйланырга, әйләнә-тирә дөньяны һәм кеше-ләрне аңларга өйрәтәләр.

Мондый яҙма укучыны әдәби эшкә тарта, хыял, фанта-зияне үҫтерә, үз уеңны-хисеңне язуны сорый. Шуңа күрә көтелмәгән, кызыклы тема, аның үзенчәлекле бирелеше игътибарга алына. «Карлар — кышның биҙәге», «Дуслык кайчан башлана?», «НҪәйнең иң иҫтәлекле көне», «Иң кы­зыклы һәнәр», «Әгәр мин тылсымчы булсам» кебек темалар уйланырга, бәя бирергә өйрәтә.

Ирекле сочинениеләрнең мондый тәре жанр ягыннан бик чуар булырга мөмкин. Алар кече калыптагы әдәби жанрларга (әкият, иҫтәлек, хикәя, шигырь Һ.6.), публицистик жанрларга (мәкалә, рецензия, этюд, очерк Һ.6.), фәнни жанрларга (анно­тация, әдәби күзәтү) якын тора. Еш кына мондый яҙма эшләрнең кече (миниатюр) вариантлары тәкъдим ителә.

Сочинение сыйныфта да, өйдә дә языла ала. Кече сочи­нение дәреснең бер әлешендә башкарылырга мөмкин. Зур сочинениеләр, сыиныфтагы әҙерлек дәрёсеннән соң, өйдә 328

төгәлләнә. Иә булмаса, сыйныфта языла башлаган эш өйдә тәмамлана.

Сыйныфта укучыларны сочинение язарга әҙерләү һәр очракта да башкарылмый. Ләкин сыйныф өчен яңа, катлаулы эш тәкъдим ителгәндә, мондый ярдәм зур әһәмияткә ия. Юнәлеш бирү максаты белән, сыйныфта әңгәмә оештыру, теманы ачу мөмкинлекләре-вариантлары хакында сөйләшү, сочинениедә әйтеләчәк төп фикер-идеяне формалаштырып карау мөмкин.

Әҫәргә йомгак ясау һәм сочинениегә әҙерлек эшләрен берләштереп, гомумиләштерүче әңгәмәне яҙма эшнең планы рәвешенә китерү шулай ук уңай нәтижәләргә китерә. Бу эшне миҫал өстендә карыйк.

VIII сыйныфта Н.Фәттахның «Этил суы ака торур» рома­нын өйрәнгәннән соң, «Тарихлардан килгән хакыйкать» темасына сочинение яздыру күздә тотыла. Дәрес темасы итеп тә шушы ук исемне сайларга һәм тарихи роман хакында күзаллауны тәртипкә салып, «хакыйкать» төшенчәсен ачык-лаудан керешергә мөмкин.

«Тарихлардан килгән хакыйкать» гыйбарәсе укучыны мәңгелек, үзгәрми торган кыйммәтләр булу фикеренә алып килә. Әсәрнең үҙендә дә моңа юнәлеш бирә торган ж,өмләләр бар: «Кояш, ай кебек мәңгелек кыйммәтләр бар». «Сулар акса да, алар мәңгелек. Елгалар мәңгелек». Тарихи романнарда бер чорда да югалмый торган кыйммәтләр үткәнгә мөнә­сәбәтле сурәтләнү ассызыклана.Сочинениенең кереш әлешенә караган юнәлеш бирелә.

Сочинениенең төп әлешен планлаштыру әҫәр эчтәлеге һәм формасы хакында сөйләшү белән үрелеп китә. Аерым-аерым Алмыш хан — властька ия кеше хакыйкате (аның болгар-ларны берләштерергә омтылуы, ләкин моны яулап алу, буйсындыру юлы белән хәл итүе), Койтым бикә — Ана хакый­кате (акыллы Койтым бикәнең дәрәж,әгә ирешүе, илгә куркы-ныч янаганда, улының орышка чыгу теләген хуплавы, ул әсир төшкәч, горурлыгын ждңеп, Алмышка баш июе), То-тыш — гаделлек өчен көрәшүче хакыйкате әлеге мәңгелек кыйммәтләрне төгәлләштерергә ярдәм итәр.

Тарихи романда чор сурәтләнеше, кешеләрнең яшәү рәве-ше, йола-ышанулары билгеле бер халыкның тарихы хакында мәгълүмат бирә, хакыйкатьне сөйли. Димәк, тарихи роман — тарихлардан килгән хакыйкать булып чыга.

Шушы мәсьәләләр тирәсенә тупланган сөйләшү тактага план язу белән төгәлләнә.

329

Пл ан: I. Кереш.

Хакыйкать — бер заманда да үзгәрми торган кыйммәт. П. Төп әлеш.

1. Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романында хакый­ кать бирелеше:

а) властька ия кеше хакыйкате;

б) Ана хакыйкате;

в) көрән1че-батыр хакыйкате.

2. Әсәрдә чор сурәтләнеше:

а) Акбүре ыруының тормыш-көнкүреше;

б) аларның ышанулары;

в) йола-гадәтләр. III. Йомгак.

  1. Тарихи әсәрләрдә халкыбызның узганы сурәтләнү.

  2. Борынгыдан сакланып килгән кыйммәтләр. Планның тагын бер гадирэк вариантын карыйк:

I. Тарихи әсәрләрдә үткән тормыш турында сәйләү (чын- барлык) һәм уйланма.

II. Н. Фәттахның «Этил суы ака торур» романында чын- барлыкның чагылышы:

а) йола-гадәтләр һәм тормыш күренешләре;

б) кешеләрнең холык-фигыле һәм әш-гамәлләре;

в) гаделсезлеккә каршы керәш.

III. Тарихлардан килгән хакыйкать бүген дә яши. Планның ике вариантын бергәләп формалаштырып, уку-

чыларга сайлап алу мөмкинлеге бирү, әлбәттә, иждцилыкны арттыра. Бу эшне ике төрле план таләп иткән ике эпиграф ханында сөйләшүдән үк башларга мөмкин. Мәҫәлән, Әхмәт Рәшит әсәрләреннән алынган беренче өзек:

Яманлыкны борын заманнардан

Һаман жрщә килгән яхшылык.

Дөнья күптән яхшы булмакчы да,

Тик камиллек кенә ...юк та юк,— планның беренче варианты өчен кулай. Э инде икенчесе:

Халкым өчен ак хакыйкать кирәк —

Ул кемлеген белсен — зары тынар.

Халкым кичкән данлы гасырлардан

330

Бүгенгегә күпер саласы бар,— соңгы вариантка туры килеп тора.

Методистлар фикеренчә, укытучы вакыт-вакыт әҫәр йом-гаклауны сочинение язарга ярдәм итәрлек сөйләү-лекция кебек уздырса да, яҙма эшләрнең сыйфаты үсә. Бу вакытта дәрес темасы итеп шулай ук укучыга язарга биреләчәк сочинение темасы сайлана. Билге куйганда укучының мөстә-кыйльлеге һәм иждцилыгы, укытучы фикерләрен үҫтерә алуы күздә тотыла.

Сочинениеләрне анализлау һәм хаталар өстендә эш төрлечә башкарылырга мөмкин. Укытучының бәяләмәсе дә, сочине­ниеләрне дәрестә күҙәтеп чыгу да нәтижәле санала.

Анализ вакытында укытучы аның уңай якларын һәм кимчелекләрен күрсәтә. Мөстәкыйль фикерләү, үзенчәлекле өслүб, матур ж,өмләләр, фикерләр булган эшләр аерым игъ-тибарга алына. Ләкин укучы сочинениесеннән өзекләр уку аның рөхсәте белән генә башкарылырга тиеш. Укытучы анализ барышында һәр укучыга алга таба кайсы юнәлештә эшләү кирәклеген күрсәтә.

Барлык хаталар турында да сәйләп бетерү мөмкин түгел. Шуңа таләпләрне төркемнәргә жьпо яхшы.

Эчтәлек ягыннан:

  1. бирелгән темага туры килү;

  2. эчтәлеклелек, тулылык, төгәллек;

  1. фикерләрнең дәлилләнгәнлеге;

  2. материалны аңлатуда эзлеклелек, композицион төзек-лек;

  3. мөстәкыйльлек;

  4. язу стиленең бердәмлеге, ачыклык, телнең образлы-лыгы;

  5. эпиграф һәм әсәрдән өзекләрнең урынлы кулланылуы;

  6. әдәби һәм тәнкыйди, фәнни материалны, шәхси фикер-ләрне файдалану осталыгы, әдәби сөйләм нормаларын саклау;

9) фактик төгәлсезлекләр игътибарга алына. Грамоталылык:

  1. хәреф хаталары;

  2. тыныш билгеләрен куюдагы ялгышлар;

  3. стилистик хаталар;

  4. механик хаталар, сызу-бозулар, язуның танылу дәрә­жәсе билгене төшерә.

Сыйныфтагы эшләрдә еш очрый торган хаталарны төзәтү махсус вакыт бүленеп башкарыла. Э инде индивидуаль хаталар ханында укучы үз эшеннән белә. Укытучы бигрәк тә VIII—XI сыйныфларда укучыларның эшен тикшергәннән соң бәяләмә яза ала.

331

Сочинениеләрнең күләме дә билгегә тәәсир итә. Язма-ларның күләме V сыйныфта — 1,5— 2; VI — 2 —2,5; VII — 2,5 — 3; VIII —3 —4; IX — 4—5; Х — 5—6; XI — 6—7 бит чамасы булырга тиеш.

Сочинениеләр, укытучы тарафыннан V—VIII сыйныфларда бер атна эчендә, IX—XI сыйныфларда ун көн дәвамында тикшерелеп, укучыга жңткерелә.

Укучыларның сочинениеләрне үзара бәяләвен оештыру да мөмкин. Ул укучыларның үз эшләренә тәнкыйди караш формалаштыру ягыннан әһәмиятле. Бу вакытта укытучы бәяләмә язарга ярдәм итәрлек сораулык тәкъдим итә. Ул түбәндәгечә булырга мөмкин: • 1. Тема ачылганмы?

  1. Эпиграф сочинениенең темасына һәм әчтәлегенә тәңгәл киләме?

  2. Кереш, төп әлеш һәм йомгаклау бәйләнешлеме, күләм ягыннан бер-берсенә туры киләме?

  3. Сочинениедә әҫәр тексты ж,итәрлек файдаланылган, тикшерелгәнме?

  4. Китерелгән фикерләр дәлилләнгәнме? Эш мөстәкыйль башкарылганмы?

  5. Сочинениенең стиле ахыргача сакланганмы? Телен бәяләгез.

  6. Эш ничек формалаштырылган (кызыл юллар, язуның пөхтәлеге һәм матурлыгы, төзәтү-сызулар).

Шушы сораулыкка нигеҙләнеп язылган бәяләмәләр сый­ныфта укыла. Дәрес, мондый эш рәвешеннән соң да укытучы сочинениеләрне үзе бәяләргә тиеш.

Йомгак ясап шуны әйтергә мөмкин: укучының әдәби иж,аты әдәбиятны белү, үзләштерү дәрәжөсен, язу культурасы булдыруны гына күздә тотмый. Мәктәп укучысын уйлый-уйлана, яза һәм сөйли белә торган шәхес итеп үстерү әдәбият дәресендә аерым мәгънә ала.

Унберенче бүлек

АЕРЫМ ДӘРЕС ТӨРЛӘРЕ