Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
36
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

2. Ысулларның эчтәлеге

Гомумдидактик ысуллар һәр хосусый методика эчендә үсә, яңа сыйфатлар белән байый. Шуңа күрә без әдәбият укыту методикасының аерым ысулларын күҙәтеп узарбыз.

Иэңади (сәнгатьле) уку ысулы. Иждди (сәнгатьле) уку — әдәбият дәресенә генә хас, бу предмет өчен аерым әһәмияткә ия ысул. Сәнгатьле уку — әдәби текстны эмоциональ-образлы һәм дәрес итеп уку дигән сүз. Аның интонациясе текстның мәгънәсенә һәм шуны тыңлаучыларга житкерү бурычларына бәйле була. Сәнгатьле уку ысулы әдәби әҫәр кабул итүне активлаштыра, аны кичерергә, күңел аша уздырырга ярдәм итә, матурлык тойгысы уята, ягъни әҫәр анализлауның бер баскычы вазифасын башкара. Ул интонациягә, ритмга, сүзгә, яңгырашка, темпка игътибар итә, эмоциональ дулкынлану тудыра. Ысул уку белән чикләнми: ул укытучының төрле методик алымнарга мөрәжәгать итүендә, укучыларның эшчән-лек төрләрендә чагылыш таба һәм укучыларга сәнгать әсәрләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Безнең фикеребезчә, ысулны ижади уку дип алу дөресрәк булыр. Чөнки әсәрне уку сәнгать законнарына, сәнгатьлелек таләпләренә буйсынып кына башкарылмый, бәлки укучының аны аңлавын, башкаларга житкерергә теләгән мәгънә төсмер-ләрен сөйләмдә аерып күрсәтүен дә күздә тота, укучының текст белән ижади эшләү нәтижәсе дә булып тора. Дәресләрдә әлеге ысул сәнгатьле укудан киңрәк, тирәнрәк.

Ижади уку — әдәби әсәрнең асылына үтеп керү, аның турыдан-туры әйтелгән фикерләрен генә түгел, ә кинаяле мәгънә һәм төҫмөрләрен дә аңлау, аңа хас сыйфатларны, үзенчәлекләрне үзләштерү дигән сүз. Ул әдәби әсәрне өйрәнә башлаганда да, анализ вакытында һәм тикшерүне төгәллә-гәндә дә файдаланыла. «Сәнгатьле укырга өйрәнү, беренчедән, укучының үҙен, икенчедән, тыңлаучыны эстетик яктан — нәфис зәвыклы, тормышка, әдәбиятка һәм сәнгатькә матур­лык күзлегеннән дәрес карашлы итеп тәрбияләргә ярдәм итә» (Нигъмәтуллин Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигеҙләре.— Казан: Татар.кит.нәшр, 1983.— 147 б.). Сәнгатьле укырга өйрәнүнең сәйләү телен үстерүдә дә роле кечкенә түгел.

Эзләнү ысулының алымнары буларак эзләнүчән әңгәмә, теманы үз мөнәсәбәтеңне белдереп сәйләп чыгу, мөстәкыйль эшләр, әдәби әсәрне яки аның бер әлешен тикшерү, вакый-галарны күзәтү, яки образларга сыйфатлама (характеристика) бирү, әсәрнең телен, корылышын күзәтү, чыгыш ясау яки сочинение өчен план төзү, конспектлар язу, фикерне иҫбатлау, нәтижәләр чыгару, сорау-биремнәргә ждвап эҙләү һ.б. да торырга мөмкин.

Эзләнү ысулы белән эшләгәндә, төп бурыч укучыны эзләнү эшчәнлегенә өйрәтүдән гыйбарәт. Бигрәк тә әдәбият дәрес-ләрендә ул сорау-мәсьәләләр, биремнәр белән бәйле. Шуңа күрә ниндидер чыганакларга мөрәжәгать иткәндә, фикерне иҫбатлау өчен әдәби әсәрдән өзекләр жъгаганда, тикшерү-анализлау эше башкарганда, әдәби текстның аерым якларын күҙәткәндә, укытучы һәрвакыт ярдәм итеп, төзәтеп-үзгәртеп тора.

Әдәбият дәресләрендә ысул әҫәр тексты белән эшләү, аның тел-стиль үзенчәлекләрен, төзелеш-форма үзгәлекләрен аңлау юнәлешендә ярдәм итә. Әсәрдәге сурәтләү чараларын табу, аларның ролен-әһәмиятен билгеләү, пейзаж, портрет, лирик чигенеш кебек кисәкләрне күзәтү, аларның әсәрдәге урынын-ролен аңлату һ.б. эшләр дә эзләнү ысулына карый.

Укучыларның эшчәнлек төрләре дип укытучының сорау-ларына ждвап табу өчен әдәби әсәрдән, тәнкыйть мәкаләсен-нән, дәреслектән материал туплау, сайлау; анализ алымнарын кулланып, текстның эчтәлеген сәйләү; әсәрне, вакыйганы анализлау; план төзү; геройларга бәя бирү; геройны, вакый­ганы һ.б. элементларны чагыштырып күзәтү, әсәрнең анализ нәтижәләрен язу, проблема кую һәм аны чишү, диспутта катнашу, сочинение язарга әзерләнү һ.б. гамәлләрне атыйбыз.

Эзләнү ысулы укучыларның тәнкыйди фикерләвен үҫте­рергә, әдәбият белән бәйле күнекмәләр булдырырга ярдәм итә, теоретик төшенчәләр өйрәнү күнекмәләре бирә. Ләкин һәр әдәбият дәресендә бу ысулны гына куллану мөмкин түгел. Беренчедән, белемнәрне болай үзләштерү вакыт иркенлеге сорый, икенчедән, фикерләү юлы белән генә үзләштереп бул-мый торган белем-мәгълүматлар бар. Мәҫәлән, әдәби-тарихи фактлар. Бу очракта укытучы йә үзе кирәкле материалны бирергә (репродуктив), йә укучыларга китаптан, дәреслектән укырга тәкъдим итәргә (тикшеренү ысулы) тиеш була.

Эзләнү ысулы инде 1960 елларда ук әдәбият укытуга нык үтеп керде. Кайсы гына программага мөрәжәгать итсәк тә, укучылар белән бергәләп әҫәр анализлау, кагыйдә буларак,

26

эзләнү ысулына таянып башкарыла. Н. И. Кудряшев билгеләп үткәнчә, әсәрне тикшерү язучы тарафыннан куелган әдәби, әхлакый, ижтимагый, фәлсәфи мәсьәләләрне хәл итү белән бәйле. Укытучы бу мәсьәләләрне табуда, әдәби текстта һәм гомум ижтимагый планда аларны хәл итү юлларын күрсә-түдә ярдәм итәргә бурычлы.

Эзләнү ысулы педагогикада һәм хосусый методикаларда тармакланды, башка методлар барлыкка китерде. Шуларның берничәсенә тукталып үтик.

Аң һөж,үме (мозговой штурм) Америка галиме Дж. До­нальд Филипс тарафыннан тәкъдим ителә (мозговая атака), Е. А. Александров һәм Г.Я. Буш аның модификацияләрен эшлиләр. Ул коллективның көчен һәр кешене ижади актив-лаштыру өчен файдалануны күздә тота. Бу метод берничә баскычта гамәлгә ашырыла:

I баскыч — кечкенә төркемнәргә бүленү; II баскыч — проблемалы ситуация тудыру, башлангыч мәсьәләне (сорауны) формалаштыру, хәбәр итү;

III баскыч — идеяләрне (әдәбият укытуда — ждвап вариант- ларын) ж,ыю, туплау;

IV баскыч — идеяләрне төркемләү; V баскыч — идеяләрне бәяләү;

VI баскыч — нәтиж,әләр чыгару.

Галимнәр фикеренчә, группаларны идеяләр бирүче; аларны бәяләүче; идеяләрне тәнкыйтьләүчеләргә бүлгәндә, эш тагын да жднлырак башкарыла.

Татар әдәбиятын укыту методикасында эзләнү ысулының бу вариантын А. Яхин программасы буенча уйланылган дәрес-ләрдә очратырга була.

Эмпатия методын икенче төрле шәхси аналогиялар уздыру ысулы дип тә йөртәләр. Әдәбият укыту барышында төрле анало-гияләр: конкрет (мәҫәлән, укучының үҙен әдәби герой белән чагыштыруы, яки тормыштагы аерым бер кешегә охшатуы), абстракт (табигать күренешләрен жднландыруны аңлау) узды-рыла. Метод үзеңне өйрәнү объекты белән иждди чагыштыруны, шул образга «кереп», аның сыйфатларын, хисләрен, уйларын, :>ш-гамәлләрен аңлатуны белдерә. Ул укучының фантазиясен, күҙаллау сәләтен үҫтерә, аны ижат эшенә якынайта.

Синектика методын уйлап табучы дип Дж. Гордон санала. Төшенчә үзе «төрле элементларны берләштерү» дигән мәгънә аңлата. Бу методны файдалану иждт механизмы белән таныш -тырудан башлана. Иждт механизмы дигәндә турыдан-туры, шәхси һәм символик аналогиялар уздырырга өйрәтү күздә

27

тотыла. Шушы аналогиялар икенче баскычта иж,ади мәсьәлә-ләрне чишү өчен кулланыла.

Эвристик методлар арасында ешрак төгәл фәннәр укытуда кулланыла торганнары да бар. Мәҫәлән, инверсия методы, күпкырлы матрицалар методы шундыйлардан.

Татар әдәбиятын укыту барышында эвристик метод эврис­тик әңгәмә формасында эшли. Ул теләсә кайсы әдәби әсәрне анализлау эшендә катнаша, аның кулланылыш даирәсе түбәндәгечә:

  1. Лирик әсәрләрне анализлау һәрвакыт диярлек эзләнү ысулы ярдәмендә башкарыла. Бу төр белән эшләгәндә, ысулга сәнгатьле уку, проблемалы сорау кую алымнары килеп кушыла.

  2. Элекке дәреслекләрдә сәнгатьле уку яки күчермә ысулга мөрәжөгать итеп өйрәнелгән драма әсәрләре укытканда да эзләнү ысулы кулланыла башлады. Ысул бигрәк тә анализ барышында, әсәрләрнең жанр сыйфатларын билгеләүдә алыш-тыргысыз. Ләкин драма төрен өйрәнү дәресләрендә ул, гадәттә, сәнгатьле уку яки күчермә ысул белән янәшә яши.

  3. Эпик төрне тикшерү, бигрәк тә кечкенә күләмле, бер дәрескә сыеп бетә торган әсәрләр өйрәнгәндә, тулысы белән эзләнү ысулына корыла. Зур күләмле эпик әсәрләр соңгы елларда мондый тәртиптә өйрәнелә башлады: беренче дәрес — әсәрне кабул итәргә әҙерләп, укый башлау — сәнгатьле уку яки репродуктив методка мөрәщәгать итә; әсәрне анализлау, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү; йомгаклау — ешрак эзләнү методына, кайчак тикшеренү, сәнгатьле уку яки репродуктив ысулларга мөрәжәгать итеп башкарыла.

Димәк, эзләнү методы әдәбият дәресләренең үҙәк мәсьәләсе булган әдәби әҫәр анализлауда ярдәмгә килә, барлык төр (эпик, драматик) әсәрләр анализында йә мөстәкыйль ысул, йә икенче бер ысул белән янәшә, йә алым буларак катнаша.

Күчермә (репродуктив) методны икенче төрле аңлату-күрсәтү ысулы д ип атау очраклары да бар. Ул укучыларның белемнәрне әҙер килеш алуын аңлата. Мәгълүмат чыганагы булып укытучы сөйләве-аңлатуы да, дәреслек яки ярдәмлек, фәнни-популяр китаплар, тәнкыйть мәкаләләре, тарихи яки биографик, әдәби материаллар да торырга мөмкин.

Репродуктив метод әҙер материалны тыңлау һәм иҫтә калдыру, ятлау белән чикләнми, ә аңлы үзләштерүне таләп итә. Төшенеп, элек өйрәнелгән материал белән чагыштырып бару рәвешендә эшләү, үз чиратында, укучыларның фикерләү эшчән л еген, активлыгын үҫтерә.

28

И. Я. Лернер репродуктив ысул ның эчтәлеген укытучы һәм укучыларның эшчәнлек характерына карап би л гел и. Аныңча, «Укытучы эшчәнлегенә түбәндәгеләр керә: акыл һәм гамәли эшчәнлекнең юлларын һәм белемнәрне иҫкә төшерүгә корылган мәсьәләләр төзү, тәкъдим итү; үтәлешне күзәтү аҫтында тоту һәм жңтәкләү. Укучыларның эшчәнлек төр­ләре: белемнәрне актуальләштерү, укытучы сүзе, китап яки техник чаралар ярдәмендә күрсәтелгән үрнәкләр буенча белемнәрне һәм эшләү тәртибен иҫкә төшерү. Биремнең ниндилегенә карап, ирекле яки ирекле булмаган рәвештә хәтердә калдыру» (Лернер И.Я. Дидактические основы мето­дов обучения.— М.: Знание, 1991.— С. 184). Моннан тыш, алымнар буларак сәйләү, лекция, әңгәмә, сорау кую, аңлату һ.б. күрсәтелә ала. Укучы эшчәнлеген аерым вакыйга, бүлек, әсәрнең эчтәлеген сәйләү, әһәмиятле урыннарны билгеләү, сорауларга жавап бирү, биремнәр үтәү, дәреслектән һәм башка чыганактан укыган мәкаләләрнең планын төзү, конспектлау, тезислар эшләү, синхрон таблицалар төзү, укытучы лекциясен яҙып бару, докладлар әҙерләү һ.б. гамәлләр тәшкил итә.

Күчермә ысул үз эчендә белемнәрнең чыганагына карап төркөмләнә. Әгәр белемнәрне укытучы ждткерә икән, бу — аңлату-күрсәтү. Укытучының төрле күрсәтмә әсбаплардан файдаланып яки ансыз сөйләве укучыларның материалны үҙләштерүен жңңеләйтә. Әдәбият дәресләрендә күрсәтмәлелек буларак фото, рәсем-иллюстрацияләр дә, документлар һәм кинофрагментлар да, таблица һәм көндәлек, хатлардан өзек-ләр дә һ.б. шундый материаллар кулланыла ала.

Дәрестә укытучы сөйләве, аңлату-күрсәтүе язучының тор-мыш юлы, әсәрнең туу чоры, яҙмышы, эчтәлеге һәм әдәби үзенчәл екләре, геройлары һәм прототип л ары, әдәби процесс, чор, иж,ат ысулы һ.б. турында эмоциональ хәбәр итү рәвешен ала. Укытучы, гадәттә, сөйләүне төгәлләнгән калыпка (фор­мата) кертә, төрле чыганаклардан алынган тарихи, әдәби, биографик, иждди факт л ар белән баета.

Аңлату-күрсәтү укытучы сөйләве (монологы) генә түгел, ул педагогик аралашуны, аңлашуны да таләп итә. Чөнки укучының аңлау-аңламавын белми торып, укытучы дәресне алып бара алмый. Шуңа күрә аңлату-күрсәтүгә сөйләшү элементлары килеп керә: ул аңлаешлы, гади була, укыту барышында үҙгәрергә дә мөмкин. Бу сыйфатлар уку мате­риалы белән кызыксындыру, укучыларның активлыгын саклау өчен файдалы.

29

Аңлату-күрсәтү төрле: яңа темага алып керү, теманың эчтәлеген ачу, яңа мәгълүматлар бирү-хәбәр итү, иҫтә калды-рырга тиешле материалга укучының игътибарын юнәлтү, нәтижәләр һәм гомумиләштерүләр ясау максатларын күздә тотып файдаланыла. Исеменнән үк күренгәнчә, бу ысул аң­латып яки комментарийлар биреп сәйләү, жентекләп сәйләү, йөгерек (кыскартып) сәйләү, бәяләп сәйләү, чагыштырып сәйләү, гомумиләштереп сәйләү һ.б. рәвешләрдә була ала. Ул кыска гына вакыт аралыгында күләмле материалны укучыга Житкерергә мөмкинлек бирә.

Аңлату-күрсәтү югары классларда лекция кебек тә баш-карыла. Мәктәп лекциясе 25 минуттан алып 45 минутка ка-дәр сузылырга мөмкин. Факультатив дәресләрдә 2 сәгатьлек лекция дә уздырыла ала. Лекциядә аеруча мөһим фактлар, вакыйгалар, күренешләр аерып күрсәтелә, бик үк әһәмиятле булмаган материал әйтеп кенә кителә, кызыклы детальләргә игътибар юнәлтелә, яңа төшенчәләр һәм билгеләмәләр жен­текләп аңлатыла, нәтижә һәм гомумиләштерүләрне фактлар анализлау нәтижәсе буларак та яки алар аркылы мисаллар-ны төрле яклап күзәтү рәвешендә дә ясарга мөмкин.

Әдәбият дәресләрендә лекцияләрнең ике тәре кулланыла. Тасвири лекциядә укытучы фактлар белән таныштыра, төшен-чәләргә билгеләмә бирә, иҫбат л ый, укучыларның игътибарын теманың төп өлөшләренә юнәлтә, укучыны танып белү юлы буйлап үз артыннан ияртеп бара. Проблемалы лекциядә исә, таныштырудан тыш, укытучы үзе дә уйлана, мәсьәлә куя, карашын белдерә, фикерен исбатлый, тыңлаучыларны киле­шергә, нәтижәләр чыгаруга тарта һ.б.

Чыганак буларак әҫәр тексты хеҙмәт итсә, эчтәлек сәйләү, ятлау, сорауларга ж&вап бирү дә — күчермә ысулның ачык миҫалы. Аерым вакыйгаларның, бүлекләрнең эчтәлеген сәйләү төрле максатларда башкарыла: геройларның тәртибен, үз-үзен тотышын бәяләү, аерым бер урыннарга игътибарны юнәлтү, автор мөнәсәбәтен билгеләү һ.б. Әдәби текстны ятлау, бер яктан, материалны яхшырак аңларга ярдәм итә, икенче яктан, укучының сөйләмен образлы гыйбарәләр белән баета.

Еш кына репродуктив метод әңгәмә төсен ала. Ләкин бу вакытта сораулар эзләнү төсендә булмыйча, яңадан кабатлап күздән кичерү рәвешендә эшләүне сорый. Әңгәмә төрле максатларга: белем һәм мәгълүматларны тирәнәйтү, тәртипкә салуга, укылган әсәрдән алынган тәэсирне ачыклауга, ана-лизга алып керүгә, яңа төшенчәләр калыплаштыруга хеҙмәт итәргә мөмкин. Бу рәвешле эшләгәндә, сорау кую аеруча

30

мөһим рольне уйный. Сорауларның төгәл, ачык, аңлаешлы, уйландырырлык булуы шарт. }Ңавап бирү дәвамында укучы-лар үзләренә билгеле әсәрләрне чагыштыралар һәм күҙәтәләр, әдәби-тарихи яки биографик фактларны хәтердә яңарталар, яңа мәгълүматлар алалар. Кайчак проблемалы ситуацияләр туа, укытучы укучылар алдына әдәби, әхлакый, фәлсәфи, ижтимагый, эстетик төҫтәге проблемалар куя. Укучылар фикер әйтергә, аны иҫбатлап бирергә өйрәнәләр.

Аңлатмалар белән уку да күчермә ысулга карый. Чыганак буларак тәнкыйть мәкаләләре, дәреслектәге материалдар, әҫәр тексты файдаланылганда, уку да белем-мәгълүмат алу, күнек­мәләр булдыру өчен хеҙмәт итәргә мөмкин.

Инде күчермә ысулның кулланылыш үзенчәлекләрен ка-рыйк:

  1. Күчермә ысул югары сыйныфларда күзәтү (обзор), язучы биографиясенә караган дәресләр уздырганда алыштыргысыз. Бу вакытта чыганак булып укытучының аңлату-күрсәтүе тора.

  2. Күчермә ысул укучыларның мөстәкыйль эшләве белән бәйле дәресләрдә дә файдаланыла. Бу вакытта бала белем һәм мәгълүматларны аерым чыганаклардан (әдәби әҫәр, тәнкыйть мәкаләләре, фәнни яки фәнни-популяр яҙмалар һ.б.) укып ала. Әдәбият дәресендә ысул мондый формада сирәк очрый, күбрәк тикшеренү ысулы яки алымы белән янәшә килә.

  3. Ике очракта күчермә ысул әдәби әҫәр анализлауда да мөстәкыйль ысул буларак кулланылырга мөмкин. Беренче-се — әдәби әҫәр анализларга өйрәтү, икенчесе — укучыларга аңлау өчен катлаулы текст бирелгәндә, укытучы белән бергә­ләп анализлау өчен; икенче очракта укучыларның әдәби үҫеш дәрәжәсе түбән булган чакта эзләнү ысулын алыштырып килә ала. Шуңа күрә бу кулланылышны без чыгарма буларак кына билгелибез.

Тикшеренү ысулын соңгы елларда әдәбият укыту мето­дикасы аерым игътибар үҙәгенә куйды. Бер яктан, укучыларны кызыксындыру, аларның активлыгын үстерү уйландырырлык ысулларга мөрәжәгать итүне сорый башлады. Икенче яктан, мәктәптә әдәбиятның сәнгатьлелек ягы алга чыгу әдәби әсәрнең укучы аңында, күңелендә яңаруы, төрле яклап ачылуын, һәр кешенең әсәрдән үзенчәлекле фикерләр, «жепләр» таба алуын, шул «жепләр»дән көтөлмәгән ачышлар, нәтижәләр ясау мөм­кинлеген иҫкәртте. Димәк, мөстәкыйль тикшерү-тикшеренүләр очен жирлек тә, алшартлар да барлыгын күрсәтте.

Тикшеренү методының максаты — укучыларны әдәби әҫәр белән мөстәкыйль танышырга, аны анализларга күнектерү,

31

ә дәби һәм форма эшләнешен тоярга, эстетик зәвыкны үҫте­рергә, әдәби әҫәр бәяләү критерийларын билгеләргә өйрәтү. Ысул теоретик белемнәрне гамәлдә куллана белүне, әсәрне мөстәкыйль анализлау һәм нәтижәләр чыгаруны таләп итә. «Тикшеренү ысулы бик мөһим вазифалар башкара. Ул, беренчедән, фәнни-тикшеренү ысулларын эҙләү һәм алардан файдалану барышында әлеге ысуллар белән эшләргә өйрәтә. Икенчедән, иждди эшчәнлек сыйфатларын калыплаштыра. Өченчедән, мондый эшчәнлек белән кызыксыну уята. Дүртен-чедән, тикшеренү ысулы аңлы рәвештә белем алуга китерә. Шушы вазифаларны иҫәпкә алып, тикшеренү методының асылын укучыларның яңа мәсьәләләр чишү юлындагы иждди, Мөстәкыйль эзләнү эшен оештыру дип билгеләргә мөмкин» (Дидактика средней школы.— М.: Знание, 1982.— С. 168—173).

Тикшеренү, эзләнү ысулыннан аермалы буларак, укучы эшчәнлеген үҙәккә куя. Укытучы сайлаган проблемаларны алар мөстәкыйль чишәләр, элек үҙләштерелгән белем һәм күнекмәләрне файдаланып эшлиләр. Укытучы бу эшне күҙә­теп кенә тора, кирәк булган чакта гына тиешле юнәлешкә борып ждбәрә.

Тикшеренү ысулын куллану өчен укучыларның әлеге өлкәдә мәгълүматлы, укытучы белән бергәләп шундый ук яки охшаш эш төрләренә мөрәж,әгать иткән булуы шарт. Юкса тикшеренү ысулы, киресенчә, укучының эшләү дәртен сүнде-рергә мөмкин.

Моннан тыш, укытучының эшкә мөнәсәбәт ягыннан үҙе­нең дә тикшеренүче, эзләнүче булуы зарур. Шул вакытта гына тикшеренү ысул дәрәжәсендә кулланыла ала.

Тикшеренү ысулы түбәндәге алымнар белән эшли: проб­лема кую, мөстәкыйль уку, бәяләү, анализ ясау, әсәрне чагыштырма анализлау, сочинение язу, семинар-дәрес өчен темалар сайлау, әңгәмә һ.б. Укытучы, шул рәвешле, темалар, проблемалар, биремнәр сайлый, тәкъдим итә, укучыларга киңәш-консультацияләр бирә.

Тикшеренү ысулын файдаланганда, укучылар: өйрәнелә торган әҫәргә, бүлеккә, вакыйгага мөстәкыйль анализ ясыйлар, мәктәптә укылмый торган әсәрне тикшерәләр, ике яки берничә әсәрне әдәби, тарихи, идея-проблема ягыннан чагыш-тыралар, геройларны бәялиләр, әҫәргә карата тәнкыйтьтә әйтелгән фикерләрне күҙәтәләр, пьеса белән спектакльне чагыштыралар, актерлар уенын, теле-, радио постановкаларны бәялиләр, докладлар, чыгышлар, мәкаләләр, сочинениеләр өчен материал туп л ый л ар һәм аларны язалар һ.б.

32

Тикшеренү ысулының эшләү әлкәсе, ысул буларак кулла-нылышы турында мондый нәтижәләр ясап була:

  1. Ысул V—XI сыйныфларда анализ эшендә инде уку­чылар укытучы белән бергәләп эшләп караган алымнарны, күнекмәләрне ныгыту өчен файдаланыла.

  2. Югары сыйныфларда, бигрәк тә монографик темаларда, әсәрләргә мөстәкыйль анализ ясау, өйрәнелә торган әсәрне элек укыганнары белән чагыштырып карау ягыннан алыш-тыргысыз.

  3. Йомгаклау дәресләрендә укучыларның әсәрне мөстә­кыйль бәяләве яки сочинениеләр язу төсен ала.

  4. Укучыларның аерым мәсьәләләр буенча чыгышлары рәвешендә дәрестә күләмле материалны карап чыгу, үзләш-терү эшен жңңеләйтә.

Шулай итеп, мәктәптә укучыларга әдәби белем бирүнең дүрт юлы бар: уку аркылы, укытучының сөйләү-аңлатуын тыңлап яки китаптан укып, укытучы белән укучыларның бергәләп күзәтүе-тикшерүе аша, укучыларның мөстәкыйль тикшеренүе ярдәмендә дәрес максатларына ирешергә мөмкин. Без карап үткән ысуллар һәркайсы V—XI сыйныфларда әдәбият дәресен оештыра, үз тирәсенә фикер туплый ала. Ләкин һәр ысул ның урыны, вазифасы бар. Кайсысын саил ап алу, иң беренче чиратта, дәрескә куелган максатлар һәм укучыларның үҫеш дәрәжәсе, күнегелгән эшләү рәвеше белән билгеләнә. Мәҫәлән, V сыйныф дәреслеге (А. Әхмәдуллин жңтәкчелегендә төзелгән программа) «Таңбатыр» әкияте белән башланып китә. Әгәр без укучыны әкият белән таныштыру максатын куябыз икән, дәрестә, ижади уку ысулы кулланып, әкиятне укытучы һәм укучы укуында тәкъдим итәбеҙ. Әгәр әкиятне тикшерү, төр белән бәйле үзенчәлекләрен-сыйфат-ларын билгеләү максаты куелса, эзләнү ысулы кирәк була. Укучыларны әкият анализларга, аңа бәя бирүгә өйрәтү максатыннан чыгып күчермә ысул сайланырга мөмкин. Икенче миҫал. XI сыйныфта Х. Туфан лирикасы өйрәнелә. Әгәр укытучы дәрестә шагыйрьнең шигырьләрен ишеттерергә, нңгыратырга, шулай укучыга тәэсир итеп, аны мөстәкыйль рәвештә Туфан лирикасын укуга кызыксындырырга теләсә, иждци уку ысулы белән эшли ала. Төп максат шигъри текст белән эшли белергә, Туфан шигырьләренең үзенчәлекле (•ыйфатларын аңларга өйрәтү булса, эзләнү ысулына мөрә-ж,әгать итү яхшы. Укучыларның, мөстәкыйль анализ ясап, Гкшләү-нәтиж,әләр чыгаруына ирешү өчен тикшеренү ысулы кирәк була.

I К 1/73 33

Ә лбәттә, кайсы гына ысул сайлап алынмаҫын, укучы текст белән таныша, аны аңлый, күңел аша уздыра, ләкин әсәрне кабул итү рәвеше һәм үзләштерү дәрәжәсе төрле була.

Ысул сайлау дәрес материалының эчтәлегенә дә бәйле. Гадәттә кереш, күзәтү төсендәге (обзор) темалар, әдәби-тарихи материаллар, язучы биографиясен өйрәнгәндә — күчермә, әҫәр анализ л аганда — эзләнү, йомгаклау дәрес л әрендә тикшеренү ысулы ешрак кулланыла.

Бер үк ысул белән эшләгәндә дә, дәресләр төрлечә килеп чыга. Чөнки ысул алымнардан — аерым өлешләрдән тора. Мәҫәлән, V сыйныфта Г. Кутуйның «Сагыну» әҫәре өйрәнелә. Әҫәр белән таныштыру, аның матурлыгын күрсәтү, укучы-ларны өйдә ятларга әҙерләү максаты куеп, мондый тәртиптә әшлибез: әсәрне магнитофон тасмасыннан сүз остасы укуында тыңлыйбыз, әсәрдән алган тәэсирләр хакында сөйләшәбез, анда чагылган хисне, хиснең сәбәбен билгелибез, әсәрне ничек укырга, кай урыннарда интонацияне үҙгәртергә кирәклеген ачыклыйбыз, укытучы кычкырып укый, укучы л ар тиешле интонация белән укыйлар, бер-берсенең укуын бәялиләр. Бу вакытта ижади уку ысулы кулланылды. Алымнар: текстны сүз остасы укуында тыңлау, әңгәмә, әзләнүчән әңгәмә, укыту­чы укуы, укучы укуы, укыганны бәяләүдән гыйбарәт булды.

Әйтик, башкачарак максатлар: әҫәр белән таныштыру, аны анализлау, бәяләү максаты куелды ди. Бу чакта эш болайрак барыр: укытучы сугыш чоры, солдат хисләре турында сөйли, аннары нәсерне укый, биредәге солдат образы турында сәй­ләргә куша, аннары әсәрнең беренче әлешен укый, сагыну хисенең сәбәбен билгеләтә, икенче өлешне укучыдан укыта, монда да сәбәп билгеләнә. Өченче, дүртенче, бишенче өлеш-ләрдә дә шулай эшләнә, һәр өлештәге кабатлау-чагыштыру-ларга игътибар ителә. Ахырдан берничә укучы сәнгатьле итеп укый. Күрәбеҙ, монда да иждди уку ысулы кулланылды. Алым­нар булып укытучы сөйләве, укуы, укучы сөйләве, аңлатмалар белән уку, эзләнү, укучы укуы хеҙмәт итә. Шулай итеп, бер ысул эчендә дә алымнар төрлелеге саклануын күрәбеҙ.

Ләкин бу һәр ысулның үз алымнары гына була дигән сүз түгел. Еш кына аерым бер ысул башка ысулларга хас алым­нар белән эш йөртә, һәр ысул башкалары белән ярашып яши.