Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
35
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

3. Әдәбият укыту методикасының гыйльми-тикшеревү ысуллары

Теләсә нинди фән тармагы кебек үк, әдәбият укыту мето­дикасы да үҫеш-үҙгәрештә. Бу яңа программа һәм дәрес-лекләрдә, методикага караган фәнни китаплар, мәкаләләрдә ачык күренә. Гыйльми тикшерен үл әр махсус ысуллар ярдә-мендә алып барыла, нәтиж,әләрнең дәреслеге һәм тәкъдим-нәрнең ышанычлылыгы тикшерелә. Шул ысулларның берни-чәсен карап китик.

Методик эксперимент — укытучылар, методистлар һәм укучыларның алдан ук билгеләнгән тикшеренү максатларын күздә тотып махсус оештырылган педагогик эшчәнлеге. Эксперимент ярдәмендә яңа программа-дәреслекләрнең, уку-укыту методлары һәм алымнарының, аерым дәрес төрләренең, хәтта тулы уку-укыту системасының нәтижәлеләге тик­шерелә.

Эксперимент берничә баскычтан тора. Эзләнүчән экспери­мент проблеманы ачыклый, аны чип1ү юлларын билгели. Үзгәртүче (өйрәтүче) эксперимент беренче этапта ирешел-гәннәрне тикшерә, сынап карый. Ул аерым эксперименталь сыйныфларда, мәктәпләрдә үткәрелә. Барышы протоколларга, магнитофон таҫмаларына яздырыла. Эксперименталь сый-ныфлар белән янәшәдәге контроль сыйныфлар исә традицион методика белән укыйлар. Мондый бүленеш нәтиж,әләрне чагыштырып карау мөмкинлеге бирә.

Тикшерүче (контроль) эксперимент этабы яңа методиканы бәяләү максаты белән уздырыла. Анда өйрәтүче эксперимент нәтижәләре гомумиләштерелә, яңа методикага бәя бирелә: барлык уңышлы, кимчелекле яклары иҫәпкә алына. Әгәр методикадагы башта теоретик формада ясалган нәтижәләр расланса, фәнни тикшеренүче яңа методиканы кулланылышка тәкъдим итә. Тикшерүче эксперимент контроль эшләр, тестлар, сочинениеләр кебек башкарылырга мөмкин. Аның нәтижәләре таблицаларда, диаграммаларда беркетелә.

Максатчан күзәтү — укучыларның белем һәм күнек-мәләрне үзләштерү дәрәжәсен уку-укыту барышында куелган проблема һәм гипотеза яктылыгында жентекләп өйрәнү ул. Мәҫәлән, әдәбият укытучысы сочинениеләрнең эчтәлеге, теҙелешенә караган житешсезлекләр белән еш очраша. Шушы өлкәдә максатчан күзәтү әлеге кимчелекләрнең характерын билгеләргә, аларны охшашлык ягыннан төркемләргә ярдәм итә, ялгышларның сәбәпләрен ачыклый. Нәтижәдә кимче-лекләрне бетерү юллары билгеләнә.

Сорашу — укучыларның белемнәрне үзләштерү, күнекмә-ләрне куллана белү дәрәжәсен, китап укуын, сөйләм һәм яҙма теле үҫешен алдан әҙерләнгән сораулар төркеме ярдәмендә махсус тикшерү ул. Әңгәмә генә түгел, анкеталар тутырту, тестлар, яҙма эшләр тикшерү рәвешендә булырга мөмкин. Ахырда жаваплар, яҙма эшләр, тестлар яки анкеталар статис­тик гомумиләштерелә, йомгак ясала. Бу ысул ярдәмендә теге яки бу методик күренешкә укучыларның мөнәсәбәте, әлеге күренешнең нәтижәлеләге ачыклана.

Методик фикер тарихын һәм фәнни әдәбиятны өйрәнү элгәргеләрнең эзләнүләренә таянып яңа фикерләр әйтү, шуларны иҫбатлау өчен кирәк. Теләсә нинди методик күре-нешне өйрәнү аның тарихи үҫешен күзәтү ярдәмендә алып барыла. Ул ничек барлыкка килгән һәм формалашкан, нинди үҫеш баскычлары үткән — шуларны бел ми торып, әлеге күренешнең асылын аңлап булмый. Шуңа күрә теге яки бу методик мәсьәләне чишәргә алынганчы, ул эшне кемнәр башкарып караганлыкны, нинди нәтижәләргә ирешелгәнлекне белү зарур.

Әдәбият укыту методикасын эзләнүчән укытучылар һәм мәктәпләр тәжрибәсе дә баета, фәнни яктан үҫтерә. Алдынгы тәжрибәне өйрәнү һәм гомумиләштерү яңа методик алымнар, күнегүләр тудыра, алар белән эшләү тәртибен аңлата.

Уку-укыту барышын яки аның бер әлешен, киҫәген мо-дельләштерү — укытучы һәм укучылар башкарачак эшне, уку-укыту барышын (этабын) жентекләп, барлык сорау һәм Жавап вариантларын тикшереп, тулы итеп планлаштырып карау ул. Укытучы яки студентлар яза торган план-конспект та шуңа карый. Бу ысул алдан ук уку-укыту барышында очрарга мөмкин көтелмәгән хәлләргә укытучыны әҙерләргә, әлеге ситуацияләр килеп туган очракта, алардан чыгу ва­риантларын билгеләп куярга ярдәм итә, укучылар каршына ныклы әҙерлек белән кереп басуны оештыра.

Татар әдәбиятын укыту методикасы фән буларак XX йөз башында формалаша, гасыр дәвамында шактый зур тәжрибә туплый. Ләкин уку-укыту барышындагы үзгәрешләр әлеге фәннең даими яңарып, камилләшеп торуын таләп итә. Яңа программа һәм дәреслекләр шунда ук методиканың торы-

шына иогынты ясыи. Татар әдәбиятын укыту методикасының бик күп мәсьәләләре гыйльми тикшеренүләргә, яңа идеяләр һәм тәкъдимнәргә мохтаж,.