Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
загидуллина.docx
Скачиваний:
35
Добавлен:
21.11.2019
Размер:
831.88 Кб
Скачать

1. Факультатив дәресләр

Соңгы елларда укыту системасы үзе дә, мәктәптәге психо­логик һәм рухи климат та сизелерлек үҙгәрде. Укытучы һәм укучы мөнәсәбәтләрендә гуманлылык, кешелеклелек тәрбия-ләүгә йөз тоту, һәр укучының шәхесен хөрмәт итү, укытучы белән укучының янәшә баҫып аралашуы — бер яктан, унитар, бердәм мәктәп системасыннан төрлелеккә омтылу, икенче яктан, белем бирүнең дәрестән тыш төрләренә кызыксыну уятты. 1970—1980 елларда үз урыннарын югалткан, бетеп баручы факультатив дәресләр дә, яңа эчтәлек белән баеп, тулыланып, үҙгә максатлар куеп, мәктәпкә әйләнеп кайтты. Шуңа күрә факультатив дәресләр методикасының инде күптән урнашкан кагыйдәләрен иҫкә төшерү, яңача укыту мөмкинлекләренә күз салу урынлы булыр.

Бүгенге мәктәптә бу укыту рәвешенең урынына, төрле уку йортларында, төрле максатларда тәкъдим ителешенә карап, сүзне факультативларны төркемләүдән башлыйк:

  1. Гомуми белем бирү мәктәбендә әдәбият материалын киңрәк өйрәтү өчен гад эти факультатив л ар кертелә. Алар, нигездә, әдәбияттан мәктәп программасына нигеҙләнә, шуңа өҫтәмә булып бара. Мәҫәлән, IX сыйныфта — борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты, Х сыйныфта — XX гасыр башы әдәбияты, XI сыйныфта хәҙерге әдәбияттан курслар оеш-тырыла. Дәрестә өйрәнелгән язучының башка әсәрләре яки сыйныфта күҙәтеп үтелгән әсәрләр тирәнтен анализланып, факультатив дәрес әдәбият дәресе артыннан «ияреп» бара.

  2. Гуманитар юнәлеш алган мәктәпләрдә, гимназия-лицей-ларда, кайчак гадәти мәктәпләрдә дә әдәбияттан өҫтәмә мәгълүматлар бирү, аны тирәнтен өйрәнү өчен махсус факуль-тативлар укытыла. Алар инде программага бәйле түгел, аннан тыш, киңрәк мәгълүматларны колачлап алалар. «Татар театрының үҫеш әтаплары», «Әдәбият һәм фәлсәфи фикер үҫеше», «XX йөз башы татар шагыйрьләре», «Татар проза-

333

сында үткәйне сагыну» кебек гомумирәк төҫтәге курслар дл, «Татар әдәбиятында Коръәннән алынган сюжетлар», «Ну рихан Фәттахның тарихи романнары», «А. Гыйләж,ев ижп-тында ж,әмгыять һәм кеше» кебек бер мәсьәләне аерып, ж,ентекләп тикшерә торганнары да тәкъдим ителә ала.

3. Чыгарылыш имтиханнарына, вузга керү имтихан ил рына, олимпиадаларга, ярышларга әҙерләү, өҫтәмә эшллү төсендәге ярдәмче факультативлар була. Аларның исемнәре, эчтәлеге абитуриентлар өчен программалар, узган елгы имти­хан сораулары, конкурс биремнәренә нигеҙләнә. Гомумирәк типтагы, «Борынгы әдәбият», «Мәгърифәтчелек әдәбияты», «Татар әдәбиятының чорларга бүленеше», «Хәҙерге әдәбият һәм аның тормыш-чынбарлыкны яктыртуы», «1917 елдлп соң татар әдәбиятының үҫеш юнәлешләре» кебек курслар д л билгеләнергә мөмкин.

Факультатив дәресләр татар әдәбиятыннан өҫтәмә мәгълү матлар бирергә, укучыларның белемен тирәнәйтергә, ә ип, мөһиме, аларны китап белән кызыксындырырга, әдәбиятны аңларга, яратырга өйрәтергә, эстетик зәвык тәрбияләргә тиеш. Алар укучыда әдәбиятка яңа караш булдыра, әдәбият фәнен д;» программа мәжбүр иткән түгел, үзләре теләгән әсәрләр бел;>и эшләргә, эҙләнергә юл ача.

Дәрестә барлык укучылар бер максатка буйсына, теләклл ренә, мөмкинлекләренә карамыйча, бер материалны үзләт терә. Факультатив үз алдына мондый бурычлар куймаска дл мөмкин, ул хәтта аерым бер укучыны жңтди әҙерләү өчси хеҙмәт итә ала.

Факультативны укучы үзе теләп сайлый, аның бернич.» курстан берсенә йөрү мөмкинлеге бар. Ләкин сайлаганнан соң дәресләргә йөрү, укытучының биремнәрен, таләпләрен үтәү мәж,бүри. VIII сыйныфка кадәр атнага бер, IX—XI сыйныф ларда дүрт факультатив дәрес куелырга мөмкин. Дәрес, бирод,> укучылар саны күп булмый, 15 кешедән артмаса яхшы.

Факультатив дәресләр, расписаниедән тыш та, гадәти дәрсе атрибутикасының күп әлешен саклый. Дәреснең темасы, эш тәртибе сыйныф журналында яҙып барыла, укучыларның эшләү, шөгыльләнү дәрәж,әсенә карап билгеләр куела, чирөк лек, еллык бәя журналга төшерелә, бу билгеләр аттестаттл күрсәтелә. Ләкин тикшерү вазифалары вуз укыту рәвешен.» якын: зачетлар, семинар дәресләр уздыру, курс эшләре яздыру шушы максаттан чыгып башкарыла.

Укытучы факультатив курсның исемен, эчтәлеген, күлә мен-чикләрен үзе билгеләргә, аның программасын үзе эшләр г.»

хокуклы. Гадәттә, факультатив программасы август аеның соңгы ункөнлегендә уздырыла торган педсоветта раҫлана. Әгәр мәктәп администрациясе, педсовет факультатив курены әҙер программа яки башка бер укытучы, галим эшләгән тәртиптә уздыруны кулай күрә икән, укытучы моңа буйсына. Ләкин әлеге программага үзе мәгъкуль күргән үзгәрешләр кертә ала.

Факультатив дәресләр әдәбияттан өҫтәмә дәресләр түгел. Алар теге яки бу проблеманы алып, шуңа ж,ентекле якын килү, мәктәп программасыннан тыш материалларны файда-лану төсендә оештырыла, укучыга фәнни эш күнекмәләре бирә, мөстәкыйль эҙләнергә, укырга этәрә. Ләкин тәжрибә шуны күрсәтә: факультативлар кертү шунда ук әдәбият дәресләренең сыйфатында чагылыш таба, уңай тәэсир ясый.

Сайлап алу мөмкинлегеннән чыгып, факультативка йөри торган группага әдәбият белән кызыксынучы укучылар тупла­на. Шуңа күрә гадәти дәрестә укытучы көчле, уртача, йомшак укучыларның үзләштерү дәрәж,әсенә йөз тотарга мәж,бүр булса, факультативта һәр укучының мөмкинлеге, шәхси сыйфатлары, кызыксыну даирәсе игътибар үҙәгенә куела.

Факультатив дәресләрдә укытучы гадәти укыту ысул-алымнарын файдалана: лекция, әңгәмә, мөстәкыйль эш төрләре һ.б. Ләкин төп игътибар мөстәкыйль эшкә, укучы­ларның эзләнү-тикшерүләренә бирелә. Укытучы лекциясе дәрес лекциясеннән бераз аерыла: ул катлаулырак, терми­нологик яктан бай була. Керештә лекциянең темасы, максаты билгеләнә, укучыларга киңәшләр бирелә (нинди юнәлештә мөстәкыйль эзләнү, кайсы өлешләргә аерым игътибар итү һ.б.). Аерым өлешләр тактага, укучы дәфтәренә языла. Дәрестә укучыларның мөстәкыйль яза баруына ирешү яхшы.

Факультативлар укучыдан зуррак актив л ык сорый. Күп кенә мәгълүматларны алар мөстәкыйль үҙләштерәләр, укы­тучы консультациясе, лаборатор эш, семинар дәрес кебек алымнар киң кулланыла.

Әдәби әсәрләр белән эшләгәндә чагыштырма анализ алымы, дәрестә яки элегрәк өйрәнгән әсәрләр белән янәшә куеп тикшерү яхшы.

Укучыларның мөстәкыйль эш төрләреннән докладлар әҙерләү, чыгышлар ясау еш кулланыла. Сочинениенең рәвеше дә үҙгәрә: ул реферат, доклад, рецензияләргә охшаш яки иждди эш рәвешендә бирелә.

Факультатив дәресләрдә туган якны, аның әдәбият-сәнгать әһелдәрен, алар иждтын өйрәнүне планлаштырырга була. Дәрескә язучылар, китапханә хезмәткәрләре, галимнәрне

335

чакыру максатка ярашлы. Мондый дәресләр бәхәс (дискуссия) тәртибенә еш мөрәжәгать итә. Диспут элементлары эҙләнү төсендәге әңгәмәгә, лекциягә дә үрелеп китә.

Библиографик эш аерым урын алып тора: мөстәкыйль укылырга тиешле китаплар исемлеге бирү, белешмә әдәбият белән таныштыру, китап тәкъдим итү, вакытлы матбугатны күзәтү һ.б. Сүзлекләр белән эшләү, фәнни чыганакларга мөрәжәгать итәргә өйрәнү, фәнни-популяр, әдәби материал-ларны конспектлау, әдәби текстларны компьютер ярдәмендә өйрәнү дә факультатив дәресләрдә файдалы, нәтижәле.

Факультативларның эчтәлеге хакында төрләргә бәйлә­нешле сөйләшә башлаган идек. Озак еллар буе мондый дәресләр югары сыйныф укучылары өчен генә тәкъдим ителеп, факультативларга ихтыяж, программа материалы зураеп, үзләштерү авырайгач туа дигән караш яшәп килде. Соңгы елларда, киресенчә, факультатив дәресләрне түбән сыйныфларда ук гамәлгә кертү кирәклеге көн тәртибенә басты. Мондый дәресләргә V сыйныфтан айга бер тапкыр үткәреп тотыну, шул ук вакытта дәрескә әҙерлек эшен һәр атнада укытучы белән укучыларның сөйләшүе рәвешендә алып бару тәкъдим ителә һәм гамәлгә керә башлады.

Гадәттә, мондый факультативлар укучыларның яшь үзен-чәлеген иҫәпкә алып оештырыла. Мәҫәлән, V—VII сыйныф укучылары әдәби әсәрдә сурәтләнгән тормышның чынбар-лыктан, образның чынлап та яшәгән яки яшәүче кешедән аермасын аңлап бетермиләр, аларның әдәби үҫеш дәрәжәсе шартлылыкны төшенерлек түгел әле. Шушы якка игътибар итә торган «Әдәбиятта табигать сурәте» дигән факультатив программасы тәкъдим итәбеҙ:

  1. «Шигырьдә көзге сурәт». Р. Фәйзуллинның «Сентябрь», Л. Зөлкарнәйнең «Көз», Р. Миңнуллинның «Сары яфраклар» шигырьләренә чагыштырма анализ.

  2. «Кышның үз яме, үз гөле». Р. Мөхәммәдиевнең «Яңа елга күчтәнәч» хикәясен уку.

3. «Кыш сурәте — ак сурәт». Н. Мадьяровның «Кыш», Ш. Галиевнең «Кар бөртеге, кун кулга», Р. Зәйдулланың «Кышны озату» шигырьләре белән танышу.

  1. «Табигатьме — ана, кешеме — хужа?» Г. Ибраһимовның «Яз башы» хикәясенә таянып, диспут-дәрес үткәрү.

  2. «Агачлар сөйләшә беләме?» Ш. Анакның «Сәйләткән агачлар» циклы белән танышу.

  3. «Һәр әдипнең — үз карашы, үз бәясе, үз моңы». М. Әгъ-ләмовның «Тамырлар», Р. Зәйдулланың «Бәреп чыккан

336

дөньялыкка», Р. Миңнуллинның «Давылдан соң» шигырь-ләрен чагыштыру.

7. «Иртә дөнья жанлана...» Г. Тукайның «}Ңәйге таң хатирәсе», «Ай һәм кояш», Р. Фәйзуллинның «Иртә» ши- гырьләрендә табигатьне жднландыру.

8. «Табигатьнең мең төсе бар». Иждди эп1 дәресе. Тагын бер миҫал китерик. «Туган жир һәм эти, әни —

иң кад ерле, изге сүзләр» дигән факультатив программасы.

  1. «Туган-үскән ж,ирем өчен...» М. Юнысның «Безнең өй өянке аҫтында иде» хикәясен укып тикшерү.

  2. «Әллә ж,ир аларның әнкәләреме?!» И. Газинең «Кояш артыннан киткән тургай» нәҫерен укып тикшерү.

  3. «Әни диеп яҙып куйдым...» Н. Әхмәдиевнең «Ана» хикәясе белән танышу.

  4. «Айрылып китсәм дә синнән...» Г. Тукайның «Туган жирем», «Сагыныр вакытлар» шигырьләрен анализлау.

  5. «Ана белән бала мәхәббәте...» Н. Измайлованың «Әкият шулай була» хикәясе белән танышу. .

  6. «Туган якта иң нык дуслык туа...» Р. Мөхәммәдиевнең «Актүшем» хикәясен анализлау.

  7. «Хыял — алтын балык». Г. Сабитовның «Алтын балык» хикәясен тикшерү.

  8. «Туган як ул...» ижади эш.

Әлбәттә, V—VII сыйныфларда махсус факультативлар гына тәкъдим ителә ала. «Сәнгатьле уку серләре», «Әдәбиятта балалар тормышы» кебек темалар да, гимназиялар өчен төрки халыклар әдәбияты, татар сәнгате, фольклоры, традицияләре, әхлакый кыйммәтләре хакында сөйләүче факультативлар да һич артык түгел. Алар әдәбиятны яратырга, халыкның рухи байлыгы белән якыннанрак танышырга ярдәм итә.

Монысы — башлангыч. Без сүзне факультативларны югары сыйныфларда кертү мәсьәләсеннән башлаган идек. Чыннан да, VIII—XI сыйныфларда инде факультативлар житди рәвеш-тә укытыла башлый.

Ярдәмче һәм гадәти факультативлар мәктәп программа-сына нигеҙләнеп тәзелә. Дәрестә өйрәнелә торган язучының башка әсәрләрен анализлау, билгеле бер чорны күҙәткәндә, программадан читтә калган язучылар ижатына да күз төшерү, әлеге чор әдәбиятының сыйныфта тикшерелми торган мәсь­әләләренә тукталу юнәлешләрендә эш алып барыла. Мәҫәлән, Х сыйныф курсы XX йөз башында һәм XX гасырда татар әдәбиятын күзәтү белән башлана. Факультатив темасы итеп «XX гасыр татар әдәбиятында традициялар сакланышы» һәм

22 к-4/73 337

«Татар шигъриятендә яңа форма эҙләү» мәсьәләләрен алырга мөмкин. Шуннан соң программа Г. Исхакый ижатына мөрә ж,әгать итә. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әҫәрен 1ь>м «Зөләйха» драмасын факультатив дәресләрдә ж;ентекле ана лизлау әлеге әдип иждты хакындагы мәгълүматларны тир;> нәйтә, бөтенәйтә ала.

Ф. Әмирханның дәрестә тикшерелә торган «Хәят»ы белом янәшә «Фәтхулла хәҙрәт» повестей яки «Урталыкта» рома­нын факультативта анализларга, Г. Ибраһимовның «Яш һ йөрәкләр» романын һәм Ш. Камалның «Акчарлаклар» повес­тей өйрәнүне факультативта гаэңәеп хикәяләрен тикшерү белән баетырга, Г. Тукайның, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, М. Га фури, Н. Думавиларның сыиныфта тикшерүдән читтә калган шигырьләрен укып танышырга, Г. Камалның «Банкрот» ко-медиясенә янәшә «Бүләк өчен»не тикшерергә мөмкин. Кү­рәбеҙ, бу очракта сыиныфта өйрәнелә торган материал н ы баетуга, тирәнәйтүгә иҫәп тотыла.

Махсус факультатив темасын сайлауда укучының кызык-сыну, эзләнү даирәсе, укытучының кайсы мәсьәләләрне яхшы белүе, нинди өлкәләрдә өҫтәмә мәгълүмат бирерлек мөмкинлеге булу зур роль уйный. Соңгы елларда махсус факультативлар (хәтта гадәти һәм ярдәмче факультативларга да) читтән белгеч-ләр, югары уку йортлары укытучыларын, ижат оешмалары хезмәткәрләрен, сәнгать белгечләрен чакыру күҙәтелә. Үзләре факультатив укымаган очракта, программа төзеп, материал туплап бирү, укытучының шуларга таянып эшләве еш очрый. Махсус факультативлар программасы төрлечә тәзелә ала. Биредә мәжбүри темалар, терәк материалдар юк. Без дә миҫал китерү белән чикләнербез.

VIII сыйныф өчен «Татар әдәбиятында тарихка мөрәж,ә-гать итү» дигән курс кертү мөмкин. Аның программасы мон-дый булыр:

  1. Кереш лекция. «Әдәбият — заманны, тарихны, кешеләр-не кабат терелтүче көзге».

  2. М. Хәбибуллинның «Кубрат хан» романында заман рухы.

  3. М. Хәбибуллинның «Кубрат хан» романында йола-гадэт­ләр, чор детальләре.

  4. М. Хәбибуллинның «Кубрат хан» романында Кубрат хан образы.

  5. Лекция. «Тарихны сәнгатьле чагылдыру ысуллары».

  6. Г. Исхакыйның «Олуг Мөхәммәт» драмасының эчтә-леге һәм үҙәк каршылык бирелеше.

  7. Р. Харисның «Ант суы» поэмасына күзәтү.

338

  1. Лекция. «Әдәбиятта тарихка мөрәж,әгать итү сәбәпләре».

  2. Ә. Баяновның «Алтын кашбау» шигъри трагедиясе.

  1. Г. Рәхимнең «Аяз көнне яшен» поәмасын уку.

  2. Ф. Латыйфиның «Хыянәт» романындагы чор фажигасе.

  3. Ә. Рәшитовның «Колшәриф» поэмасы белән танышу.

  4. Р. Батулланың «Сөенбикә кыйссасы»ндаСөенбикә образы.

  1. Ә. Рәшитовның «Сөембикә» поәмасын уку.

  2. Әдәбиятта Сөембикә образының бирелеше. Семинар.

  3. Лекция. «Әдәбият һәм шәхес».

  4. С. Хәким иж,атында Тукай темасы.

  5. Ә. Фәйзинең «Тукай» романында биографик нигеҙ.

  6. И. Нуруллин әсәрләрендә Тукай шәхесе.

  1. И. Юзеевнең «Очты дөнья читлегеннән...» поэмасы белән танышу.

  1. М. Әгъләмовның «Тукайдан хатлар» поәмасын уку.

  1. Т. Миңнуллинның «Без китәбеҙ — сез каласыз» драма-сында Тукай образы.

  2. Лекция. «Татар әдәбиятында шагыйрьләр яҙмышын чагылдыру».

  3. Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестендагы заман.

  4. Ә. Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестенда С. Сәйдәшев образы.

  1. Р. Фәйзуллинның «Сәйдәш» поәмасын уку.

  2. Лекция. «Әдәбиятта щәмгыятьнең фажигасен күрсәтү».

  1. А. Гыйләж,евнең «Йәгеҙ, бер дога» романында доку-ментальлек.

  2. А. Гыйләж,евнең «Йәгеҙ, бер дога» романында ил һәм шәхес яҙмышының уртаклыгы.

  3. И. Салаховның «Тайгак кичү» әҫәрендә зыялылар яҙ­мышы.

  1. Татар әдәбиятында 5Ңәлил образы.

  2. Татар шагыйрьләре 5Ңәлил турында.

  3. Әдәбиятта Х. Туфан образы.

  4. Лекция. «Әдәбият — үзе тарих».

Программа тарихи темага язылган бөтен әдәбиятны ко-лачлый алмый, әлбәттә. Ләкин ул шактый күләмдәге әсәрләр белән таныштыра, тарихи темаларга мөрәщәгать итү алшарт-ларын, аларның үзенчәлекләрен билгели. Шуның белән IX сыиныфта борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятын өйрәнүгә әзерли. Моннан тыш, хәҙерге әдәбияттан шактый мәгълүмат бирә, китаплар укырга мәжбүр итә. Бу материаллар XI сыи­ныфта системага салыначак, әсәрләр иҫкә төшереләчәк әле.

22* 339

Гомумән, теләсә нинди факультатив курс әдәбиятка бер караш, мөнәсәбәт буларак та кызык. Әдәбият турында иркен­ләп сөйләшү аңа тартмый, якынайтмый калмый. Мәҫәлән, XI сыйныф өчен «1960—1990 еллар татар шигърияте» дигән факультатив курс тәкъдим итсәк, ул, һичшиксез, күпләрне шигырь дигән могжцзалы дөньяга алып килер, авторлар һәм шигырь китаплары белән таныштырып, аларның тәэсир итү серен һәм матурлык сәбәбен ачарга омтылыш уятыр иде. Программа мондыйрак була ала:

  1. Кереш лекция. «Шигырь дигән серле сандык».

  2. «Алтын батыр булып бастык ж,иргә». Н. Арслановның фәлсәфи лирикасында ж,ир һәм халыклар яҙмышы хакында уйлану.

  3. «Мөгаен, матдәнең жырыдыр чәчәкләр». Х. Туфан лири­касында табигать һәм кеше.

  4. «Ромашкалар тирбәлә наилдә...» Х. Туфанның мәхәббәт шигырьләрендә фаждга һәм өмет.

  5. «Мин дә бу жңрнең вакытлы кунагы, иркәсе күк». С. Хәким поэзиясендә туган ждр сурәте.

  6. «Онытылган бер көйне хәтерлиме?..» С. Хәкимнең «Бакчачылар» поэмасында хеҙмәт яме.

  7. «Һәр көлүнең үз мәгънәсе». Г. Афзал сатирасында заман.

  8. «Шәвәли ни уйлый». Ш. Галиевнең балалар өчен ши­гырь ләре.

  9. «Күңелем минем — чиксез кара урман...» И. Юзеев лирикасында кешегә мәхәббәт, яшәүгә мәхәббәт.

  1. И. Юзеевнең «Кыя һәм Кеше» балладасын анализлау.

  2. Лекция. «Шигърияттә яңа сукмаклар эҙләү».

  1. «Кыска шигырь — оста шигырь». Р. Фәйзуллин иж,а-тында форма хасиятләре.

  2. «Шигырь ирекле буламы?» Р. Гаташ иждтында тради­ция ләрнең яңарышы.

  3. «Мин — Йолдызның жднлы күмере». Р. Харис лирика­сында шартлылык һәм төс-тавышлар биҙәге.

  4. «Каеннар булсаң иде». М. Әгъләмовның гражданин-лирик герое.

  5. «Азатлыкның ак күлмәге канлы...» Зөлфәт шигърия-тендә хис һәм фикер берлеге.

  6. «Бер сүз эзлим...» Ф. Яруллин шигырьләрендә лирик геройның рухи ныклыгы.

  7. «Әни, мин көчек күрдем...» Р. Миңнуллинныд балалар өчен язган шигырьләрендә юмор.

340

  1. Лекция. «1960—1970 еллар поэзиясендә биҙәкләр төр-лелеге».

  2. Поэмаларда ил гаме.

  3. Татар фәлсәфи шигырьләрендә яшәеш һәм кеше мө­нәсәбәте.

  4. «Яшьләр килә мәйдан иңләп...» Р. Зәйдулла, Г. Морат, И. Иксанова, Л. Янсуар һ.б. шигърияте.

  1. «Минем яраткан шагыйрем...»

  2. «Шигырь нидән туа?» Диспут-дәрес. Укытучының да шигырь яратуын шарт итеп куйган бу

курс, әлбәттә, укучының даими әҙерләнеп йөрүен, күп укуын таләп итә. Дәресләрдә укытучы сүзе дә, шигырьләр дә яңгы-рый, укучының бәясе, алдан әҙерләп килгән чыгышлары да урын таба. Факультатив дәрес әдәбият дәресендә өйрәнгән анализны дәрестән тыш укыган әсәрләрне бәйләгәндә фай-даланырга мөмкинлек бирә. Материалның киңлеге, зурлыгы, анализның гомумирәк төҫтә башкарылуы, материал һәм дәресләрне үткәрү рәвешен сайлаганда укучыларның шәхси мөмкинлекләрен иҫәпкә алу факультатив дәресләрдә әҫәр өйрәнүне үзгәрәк алымнарга кора.