Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (зурлар торкеме).doc
Скачиваний:
531
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
799.74 Кб
Скачать

3. «Күзләрне йомган килеш чәчәкләрне саныйбыз» дидактик күнегүе.

Ә хәзер Крош бакчасындагы чәчәкләрне санап алырбыз. (Бала-ларның кулларында чәчәкләр ясалган карточкалар.) Башта мин чәчәкләрне саныйм. Аннары мин кул чабып торырмын, ә сез күзлә-регезне йомган килеш минем ничә тапкыр кул чабып алуымны ише-теп санарсыз. Башта чәчәк түтәлендә ничә чәчәк барлыгын истә кал-дырыгыз. Башлыйбыз. (Тәрбияче алты тапкыр кул чаба, балалар ишетеп санап баралар.) Мин ничә тапкыр кул чаптым? (Балаларның җаваплары.) Әйе, алты тапкыр! Хәзер өстәлләрегездәге карточкалар арасыннан алты чәчәк ясалган карточканы табып карагыз әле. Кәрим, син ни өчен бу карточканы күтәреп күрсәттең? (Баланың җавабы.) Афәрин, чыннан да синең карточкаңда алты чәчәк ясалган, мин дә алты тапкыр кул чапкан идем. (Дүрт тапкырдан алып сигез тап-кырга кадәр кул чабып, шундый ук эш уздырыла.) Балалар, хәзер мин сезгә чәчәкләр ясалган карточкалар күрсәтеп торам, ә сез ан-дагы чәчәкләр ничәү булса, шулкадәр үк кул чабып алыгыз. Алсу, син ничә тапкыр кул чаптың? (Биш тапкыр.) Ни өчен биш тапкыр кул чаптың? (Карточкада биш чәчәк ясалган.) Дөрес, булдырдың! Афәрин, балалар! Без Крошка чәчәкләрне дә санарга ярдәм иттек.

4. Динамик пауза.

Бер - иелдек, турайдык. Ике - кулларны өскә сузып тартылдык. Өч - өч тапкыр кул чаптык, башны өч тапкыр селкедек. Дүрт — кул-ларны җәйдек. Биш, алты - тыныч кына, шыпырт кына утырдык.

5. «Койманы төзәтәбез» дидактик күнегүе (рәсем ясау).

Минем кулларымда ике тасма бар. Аларның үлчәмнәре турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары.) Дөрес, бер тасма озын, әмма икенчесеннән таррак. Ә хәзер башка тасма турында сөйләп күрсәтегез әле. (Балаларны активлаштыру.) Дөрес, бу тасма кыска, әмма икенчесенә караганда киңрәк. Бу тасмалардан нәрсә ясарга мөм-кин? (Балаларның җаваплары.) Балалар, Крошның бакчасындагы кой-маларны аю ваткан бит, әйдәгез, аңа яңа койма ясап бирәбез. Без аларны ябыштырып куярбыз. Башта озын, әмма тар тасманы ябыштырырбыз, аннары кыска һәм киң тасманы матурлап ябыштырырбыз. Сез өстәлләрегездәге тасмаларны пөхтә итеп ябыштырыгыз. Матур койма ясагыз. Эшли башлыйбыз. (Көй яңгырый, балалар мөстәкыйль рәвештә аппликация ясыйлар.) Крош сезгә карап сөенеп тора!

6. Рефлексия.

Афәрин, балалар, булдырдыгыз! Сез ясаган коймалар бик матур ки-леп чыкты. Крош тагын бер талкыр рәхмәт әйтә. Бу яхшы эшләрегез сезнең үзегезгә әйләнеп кайтсын һәм сезне сөендерсен!

Унсигезенче дәрес

Тема: «Атна көннәренең эзлеклелеге. Кәгазь яссылыгында ориентлашу»

Программ эчтәлек:

1) атна көннәренең эзлеклелегенә төгәллек кертү; балаларны кәгазь яссылыгында ориентлашырга күнектерү; кәгазьнең өске, аскы, уң, сул кырыйларын, өске уң һәм сул, аскы уң һәм сул почмакларын табу; күрсәтелгән предметлар санын кәгазь битенең билгеле бер өлешендә тупларга, ничә, нинди предмет һәм аларны кая куярга кирәклеген өйрәтү; биш саны эчендә санау осталыгын ныгыту;

2) сөйләмне, күзаллауны, логик һәм образлы фикерләүне үстерү;

3) бәйрәмнәргә кызыксынуны, вакыт белән бәйле рәвештә үз эшчәнлегеңне оештырырга омтылуны тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар:

күрсәтмә материал: Нюша уенчыгы, «Нюшаның Яңа елга әзерләнүе» темасына иллюстрация, Яңа ел җырының аудиоязмасы;

тарату материалы: кәгазь битләре, һәр бала өчен төсле каран-дашлар яки фломастерлар.

Эшчәнлек барышы