Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Зиннатуллина_Г.Ф._Пособие_2010 Ворд.docx
Скачиваний:
13
Добавлен:
22.03.2016
Размер:
757.54 Кб
Скачать

Тема 14. Знаменитые татарские писатели и поэты

Дəрдемəнд (1859 – 1921)

Дəрдемəнд – Мөхəммəтзакир Мөхəммəтсадыйк улы Рəмиев – Оренбург губернасының Җиргəн авылында туган. əдипнең шигырь-лəре тирəн фəлсəфи эчтəлекле, аларның формасы-язылышы да ка-мил. Ул бертуган абыйсы Шакир белəн бергə татар матбугатын үстерүдə зур урын тоткан «Вакыт» исемле газета һəм «Шура» исемле журнал чыгара. Шулай ук аларның эре сəнагатьчелəр – ал-тын приискалары хуҗалары булулары да мəгълүм. Гомеренең соңгы елларында əдəби хəрəкəттəн читлəштерелгəн Дəрдемəнднең иҗат мирасы зур түгел, шулай да ул əсəрлəренең эчтəлеге һəм эшлəнеше ягыннан əдəбиятыбыз түрендəге урыннарның берсен лаеклы алды. Аның чəчмə əсəрлəре мирасын кыска истəлек-парчалар һəм сигез вак хикəя тəшкил итə. əдип əлеге хикəялəре турында 1910 елда басылып чыккан «Балалар өчен вак хикəялəр» исемле китабында «Башка теллəрдəн күчереп тəртиб ителде» – дип искəртə.

Кораб

Шаулый диңгез ...

Җил өрəдер ...

Җилкəнен киргəн кораб! Төн вə көндез Ул йөрəдер:

168

Юл бара ят ил карап ...

Чыкты җиллəр, Купты дулкын – Ил корабын җил сөрə!.. Кайсы юллар, Нинди упкын

Тарта безне җан сорап?!

(1908)

Богъдай

Бер игенче, сигез яшендəге углы Хөсəенне янына алып, игеннəрнең ни хəлдə икəнен күрер өчен басуга китте. Юлда бер игенлеккə очрадылар, богъдайларның барысы да башларын җиргə карап игəннəр, арада берничəсе генə башларын югары күтəреп, теп-текə торалар иде. Хөсəен бу хəлне искəрде. Əтисенə əйтте:

– Əти! Карачы бу богъдайларны: мискиннəр! Ничек муенна-ры бөгелгəн ... Машалла, əнə тегелəре! Ниндəй теп-текə, егет сы-ман торалар!

Атасы атны туктатты. Арбадан төшеп, богъдайларның ике төрлесеннəн дə өзеп алды. Бөртеклəрен чыгару өчен башакларын учлары эчендə угалады. Шуннан Хөсəенгə əйтте:

– Кара, угълым! Боларның эчендə никадəр күп богъдайлар бар! Менə шуның өчен дə боларның башлары иелгəн ... Инде шул, текə торганнарны кара – эчлəрендə бер əйбер дə юк! Болары бер тиен дə тормый. Моннан гыйбрəт ал, угълым: текə башлы булу гакылсызлыктан килə.

богъдай (бодай) – пшеница угыл (ул) – сын игенлек – нива теп-текə – очень крутой

Сүзлекчə

машалла – слава богу башак – колос гакылсызлык (акылсызлык) – необразованность

169

Гаяз Исхакый (1878 – 1954)

Гаяз Исхакый Чистай төбəгендəге Яуширмə авылында мулла гаилəсендə туган. Егерменче йөз татар əдəбиятында иң алгы урыннарның берсен тота. Лəкин егерменче еллардан башлап татар укучысы аның əсəрлəрен укудан мəхрүм ителде. 1919 елда Г. Ис-хакый эмиграциягə китə, төрле иллəрдə яшəп, бик күп əсəрлəр яза, актив җəмəгать эшчəнлеге алып бара. 1954 елда вафат була, аның кабере Истанбулның Əдернəкапы зиратында. Соңгы елларда Г. Исхакыйның əдəби мирасын халыкка кайтару буенча шактый эшлəр башкарылды. Аның əсəрлəре газета-журналларда басыла, Татарстан китап нəшрияты 1991 елда «Зиндан» исемле җыентыгын чыгарды, əдипнең күптомлылыгының беренче китаплары укучыга барып иреште. Татарстан язучылар берлеге һəм «Туган як» җəмгыяте Г. Исхакый исемендə еллык əдəби бүлəк булдырдылар.

Локман Хəким

Борын-борын заманда яшəгəн ди җир йөзендə бер халык. Бу халык илендəге җир-суларның, урман-кырларның, тау-кыяларның исəбен-хисабын белмəгəн – тормышы бик бəхетле булган. Елгаларның берсеннəн ап-ак сөт акса, икенчесеннəн хуш исле бал, өченчесеннəн сары май ага икəн. Тауларның берсе алтын-көмеш базларына бай булса, икенчесендə асылташлар чыгарылган, кыр-ларында бодай, дөге бик уңган, болыннарында бил тиңентен үлəн үскəн, аллы-гөлле чəчəклəр һəркемне елмаеп-көлеп каршы алган-нар; анда тургай улын өйлəндереп, карлыгач кызын кияүгə биреп, сəгадəт эчендə гомер иткəннəр. Ул илдə күллəр дə гаять күп бул-ган, балыклары алтын да көмеш, куе камыш арасындагы каз-үрдəкнең, торна-челəн кеби кош-кортның исəбен хəтта фəрештəлəр дə белеп бетерми, ə явыз шайтан санарга кыймый икəн.

Əйе, бəхетле халык булган бу. Карлыгач тавышы белəн тор-ган, кəккүк тавышы белəн яткан. Эшлəп арыганнан соңра тамак ялгарга дип утырса, янында очкан күбəлəклəр аңа көй сузган, су-

170

сап кулына тустаган алса, колак төбендə бал кортлары безелдəгəн. Олуг кояш та аның өчен кояш кына түгел, ə юмарт вə ягымлы дус булган. Офык читендə күренү белəн кояш иң əүвəл шушы җирне сəламли. Батыр егет сылу кызны кочкандай, хəлсез карчык газиз углын күкрəгенə кыскандай, кояшның ягымлы нурлары бу халык яшəгəн җирне иркəли, үсеп утырган һəр үлəнне, чəчкəне, агачны сыйпап уза икəн. Кояш анда кырларны эссесе белəн куырмаган, шау чəчкəдə утырган бакчаларны да кирəгеннəн артык кыздырма-ган, алма вə хөрмə, йөзем вə шəфталу кеби җимешлəр бернинди зыян күрми вакытында өлгерə, юмарт вə шəфкатьле нурлар астын-да тəгəрəп үскəн карбыз-кавыннар хəлвə шикелле тəмле була икəн ...

Əйе, бəхетле яшəгəн бу халык: тормышыннан канəгать, күңеле күтəренке булган. Көз җитү белəн гөрлəтеп ат чабышлары уздырган, кызларын кияүгə биреп, угылларын өйлəндереп, бер-бер артлы туйлар ясаган. Яз җитү белəн тагын димчелəр җибəргəн. Ашаганы-эчкəне бал да май икəн. Анда балалар ата-ана сүзеннəн чыкмаган, хатын ирен тыңлаган, ир хатынына кул күтəрмəгəн. Олыны – олы, кечене – кече дип танып, һəркайсы үз урынын белгəн. Түрə, бəк, хəлфə, остаз кеби дəрəҗəле адəмнəр дə үз вази-фаларын җиренə җиткереп башкарганнар. Гомумəн анда хан – хан, вəзир – вəзир, акыл иясе хəким – хəким булып, һəркайсының исеме җисеменə туры килеп торган. Патшалары да күркəм сыйфатларга ия икəн – даны-шөһрəте еракларга таралып, үзе гадел вə тугры хо-лыклы булган. Вəзир дə зирəк акыллы җитди адəм, кыскасы, бөтен яктан килгəн менə дигəн вəзир икəн. Ул кырык ел эчендə булып узган бөтен хəл-əхвəллəрне хəтерендə тотып, алдагы кырык ел эчендə нилəр буласын да белгəн. Мəмлəкəтнең барлык эшлəре шушы вəзир җилкəсендə икəн, ул аларны бик уңышлы алып барган ...

Моннан тыш мəмлəкəттə тагын бер акыл иясе – хəким дə булган. Чын хəкимнəр кеби, ул да уйланырга, исəп-хисап итəргə, барысын да үлчəп-чамалап карарга яраткан. Бар уйлаганы халык бəхете дə мəмлəкəтнең иминлеге икəн. Хəким көнен-төнен шул

171

хакта баш ваткан, алтын-көмеш, төрле асылташлар, дан, дəрəҗə, абруй кеби нəрсəлəргə битараф булган. Бар шөгыле ходай тара-фыннан бирелгəн акыл вə зирəклек, ил-көннең язмышын кайгырту икəн. Дəүлəтнең барлык акылын ул үзендə туплаган. Берəү дə хəким сүзеннəн чыкмаган, вəзир аның акылына таянып эш иткəн, хəтта патша да аның фикеренə каршы килмəгəн. Бу карт Локман хəким кеби белекле икəн. Ялгышуның нəрсə икəнен үз гомерендə белмəгəн, хак юлдан тайпылмаган, хəрəмгə кагылмаган, хəлəлдəн баш тартмаган.

Бер заман бу хəким үзенең зирəклеге аша яңа бер нəрсə белгəн – ходай аңа сер ачкан. Карт бу хакта күп уйланган ... Уйла-ганы кара тылсым, шул тылсым китереп чыгарачак хəл икəн. Уй-лый торгач, карт тəвəккəллəп моны тагын бер кат тикшереп кара-ган, тик нəтиҗə шул ук килеп чыккан. Шулай итеп, хəким моңарчы күз күрмəгəн, колак ишетмəгəн нəрсəлəр буласын аңлаган, аның күңелен зур борчу вə дəһшəт чолгап алган. Аннан соңра ул патша белəн вəзиргə бу серне сөйлəп биргəн:

«Ханым-солтаным, күп тə үтмəс Ходай Тəгалə хəзрəтлəре безнең җиребезгə бик көчле яңгыр җибəрер, – дип башлаган ул сүзен. – Яңгыр сулары дəрьяларны, диңгезлəрне, елгаларны-күллəрне басып китəр. Əлеге суларны эчкəн һəрбер адəм акылдан язып, исəп-хисапны бутый башлар, хак юлдан язар, турыны кыек-тан, акны карадан, хəлəлне хəрəмнəн, дусны дошманнан аера ал-мас хəлгə килер.

Ханым-солтаным, син безнең күз карасыдай кадерле бердəнбер падишаһыбыз, ə вəзир дəүлəт эшлəрен алып баручы бердəнбер зат булганга мин, Хак Тəгалəнең бичара колы, сиңа бер үтенеч белəн мөрəҗəгать итəм: бүген үк безнең өчебез өчен дə чиста су хəзерлəргə əмер бирегез. Шулай эшлəмəсəк, без барыбыз да акылдан язачакбыз һəм мəмлəкəттə шашкан халыкны идарə итəрлек зат калмаячак ...».

172

Патша хəзрəтлəре хəкимнең сүзлəренə колак салган, вəзир дə моның белəн килешкəн һəм бу өч зат өчен җитəрлек микъдарда су əзерлəргə боерык бирелгəн.

Көннəрдəн бер көнне кояш баеганнан соң күктə ай калыкма-ган, көчле җил чыгып, давыл купкан, күк күкрəп яшен яшьнəргə тотынган. Аннан соңра бөтен җир йөзен каплап яңгыр ява башла-ган. Болыннар, кырлар көн-төн койган яңгыр сулары астында ка-лып, зур-зур күллəр хасил булган, кечкенə инешлəр киң елгаларга əверелгəн ... Аннан елмаеп кояш чыккан, якты көн килгəн һəм шəһəр халкының яше-карты урамнарга сибелешкəн, мəйданнарны, бакчаларны тутырып бəйрəм итəргə керешкəн ... Барысы да матур итеп киенгəн, бизəнгəн-ясанган, һəркемнең йөзе ачык, гүяки җир йөзендə инде кайгы-хəсрəт тə, дошманлык та, бай белəн ярлы, чибəр белəн ямьсез, кыю белəн куркак арасындагы аермалар да мəңгегə беткəн диярсең. Халык шау-гөр килеп бəйрəм иткəн, җырлаган-биегəн, күңел ачкан. Вəзир кан дошман булып йөрүчелəрнең татулашуын, ярлының кинəт баеп китүен, гарип-горабаның савыгуын күреп, бөтенлəй югалып калган, патша үзе дə моңа бик нык гаҗəплəнгəн, хəким бер сүз əйтмəгəн – күргəннəрен кəгазьгə теркəп куйган.

Шулай көн үткəн, төн үткəн, халык һаман бəйрəм иткəн ...

Менə берзаман халык пышылдаша башлаган: имеш, вəзир акылдан язган, вəзир акылга җиңелəйгəн, вəзир акылын җуйган икəн. Бу хəбəр өйдəн өйгə күчеп, тиз арада бөтен халыкка мəгълүм булган. Карт хəким моны да кəгазьгə теркəгəн.

Вəзир хакындагы сүз халык арасында торган саен куера ба-рып, инде ачыктан-ачык кычкыра башлаганнар: янəсе, акылын җуйган вəзирне урыныннан алырга кирəк! Ниһаять, бер көнне ха-лык төркеме җыелышып сарайга килгəн: «Вəзирне төшерергə, төшерергə!» – дип шау-шу кубарган. Карт хəким, вəзир вə патша киңəшкə җыелганнар. Карт əйткəн: «Халык вəзирнең үзгə булуын, акылсыз түгеллеген сизде. Вəзир халыкның үзе шикелле булырга тиеш, шуңа ул халык эчкəн суны эчсен», – дигəн.

173

Патша моның белəн килешкəн, вəзир дə баш иеп ризалыгын белдергəн һəм халык эчə торган суны алып эчкəн. Шул чакны аның күзлəре кызарган, йөзендəге җыерчыклары язылган, гүя ул күңеленə хуш килердəй бер нəрсə күреп, шуның тəэсирендə бөтен мəшəкатьлəрен, өстенə йөклəнгəн барлык вазифаларын оныткан, күз ачып йомганчы һəммəсен иңеннəн кагып төшергəн. Шул мəлне кырык ел буе хəтерендə саклап йөрткəн барлык хəбəрлəр аның зиһененнəн чыкканнар, өстəвенə, ул алдагы кырык ел эчендə була-чак вакыйгаларны əйтеп бирү сəлəтен дə югалткан. Вəзир урамга чыккан, гавам шау-шуына килеп кушылган, бəйрəм итəргə керешкəн, җырлаган-биегəн, халык белəн бергəлəп алдагы җəннəт мисалыдай тормышны сəламлəп күңел ачкан.

Шул көннəн халык арасында вəзир савыккан, элекке хəленə кайткан икəн, дигəн хəбəр таралган. Бу хəбəрне элеп алган халык күп еллар үзенə хезмəт иткəн сөекле вəзиренең терелүе хөрмəтенə кабат бəйрəм иткəн. Йөрəклəрдə шатлык ташып торган, кызлар егетлəр кочагында эрегəн, хатыннар ирлəрдəн аерыла алмаган. Тик патша хəзрəтлəре генə кайгыга бирелеп утырган, шундый уңган вəзиренең акылдан язуын ул бик авыр кичергəн; хəтсез еллар буе дəүлəт эшлəрен алып барган вəзиренең малай-шалай белəн җүлəр сатып, шыр тиленең дə башына килмəстəй тамашалар кылуын күреп, патша хəзрəтлəренең күңеле сыкраган. Шулай да аны иң рəнҗеткəн нəрсə – күрше мəмлəкəтлəр арасында дан тоткан алыш-тыргысыз вəзиренең көлке хəлгə калуы булган ...

Карт хəким моны да теркəп куйган.

Инде бу илдə һəркем үзенчə җүлəр сата икəн: бала-чага үзен өлкəннəр белəн тигез куя, хезмəтчелəр үзен түрə, ярлы-ябагай үзен бай, наданнар үзен галим, зəгыйфь акыллылар үзен акыл иясе дип исəпли, бəклəр үзен вəзир дəрəҗəсенə күтəрə, ник дисəң, боларның вəзире инде үзен барлык вəзирлəргə баш дип саный башлаган. Ул исең-акылың китəрлек əллə нинди ахмаклыклар уйлап таба, шу-ларны патша хəзрəтлəренə җиткереп, аның исеменнəн халыкка

174

фəрман рəвешендə кире кайтаруны талəп итə икəн. Ə көннəрдəн бер көнне патша янына шундый тəкъдим белəн кергəн: янəсе, баш-кала уртасыннан агып, дулкыннары ярга төрле асылташлар вə төсле мəрҗəннəр кагып чыгаручы елганы, шəһəр читендəрəк ур-нашкан текə тауга таба борсаң, шул тарафка агарга мəҗбүр итсəң əйбəт иде. Вəзирнең бу тəкъдимен ишетеп алган халык аны ал-кышлар белəн кабул иткəн. Иртəгесен вəзир ай кызы Зөһрəне пат-шага хатынлыкка димлəгəн. Яңа көн тугач, ул сəмруг кошка атла-нып биек таулар, киң дəрьялар артындагы билгесез мəмлəкəткə очып барырга һəм андагы халыкның илен яулап алырга карар кыл-ган. Халык вəзирнең бу ниятен дə хуплап каршы алган. Патша исə моңа елмаеп кына җавап бирə икəн.

Тик вəзир шыр тиле булуына карамастан, тəкъдимнəренең патша тарафыннан хупланмавын ничектер сизеп йөргəн һəм ак-рынлап патша хəзрəтлəре акылга җиңелəйгəн ахры дигəн фикергə килгəн. Күп тə үтми бу хəбəр халыкка да барып җиткəн, базарлар-дан ерак авылларга хəтле ияреп кайткан. Шулай итеп патшаның акылга җиңелəюе ил халкына мəгълүм булган. Бу имеш-мимешлəрне вəзир дə кире какмаган, киресенчə гел шул сүзлəрне раслап сөйли икəн.

– Андый патша дəүлəт белəн ничек идарə итсен?

– Патшаны тəхетеннəн төшерергə кирəк! – дигəн талəплəр торган саен ешрак ишетелə башлаган.

Патша белəн карт хəким уйга калганнар, киңəшергə тотын-ганнар.

– Ханым-солтаным, сиңа да халык эчкəн суны эчəргə кирəк,

– дигəн хəким.

– Син дə шуны эшлəрсеңме? – дип сораган патша.

Моңа каршы хəким:

– Юк, ханым, миңа суны эчəргə ярамас, – дип җавап биргəн.

– Хак Тəгалə миңа халыкның ничек акылдан язуын, аннан соңра кылган гамəллəрен, бу юлда нинди баскычлар үтүен күзəтеп ба-

175

рырга кушты. Бу хəллəрне мин килəчəк буыннарга тапшырырга тиешмен. Аннан соң мин бит кечкенə кеше. Менə халык вəзиренең дə, падишаһның да үзеннəн аерылып торуын күрде, үз арасында хəкимнең булмавы аның күзенə ташланмаячак.

Шушы сүзлəрдəн соң патша акылын ала торган суны эчеп җибəргəн. Һəм дə шул мəлне иңеннəн идарə авырлыгының төшүен сизгəн. Ул үзен утыз яшькə яшəргəн кеби хис иткəн, бала-чага сы-ман уйный-шаяра, сəбəпсез көлə башлаган. Аннан соңра ул халык алдына чыккан, халык аны, падишаһ буларак танып, зур шатлык вə сөенеч белəн кабул иткəн.

Карт хəким моны да кəгазьгə теркəп куйган.

Патшаның акылы җиңелəю дə нəкъ патшаларныкыча булган: ул үзен патшаларның патшасы, акыл иялəренең иң акыллысы дип исəпли икəн. Халыкка җиткерелгəн беренче фəрманында ук бөтен сүзлəрне кире мəгънəсендə аңларга боерган, ə моңарчы гамəлдə йөргəн законнарны киресенчə үтəргə кушкан.

Яңа тəртиплəр халык күңеленə бик хуш килə, тиз арада сүзлəрнең мəгънəсен алыштыралар: инде акыллы урынына шыр тиле, галим урынына надан сөйли, закон урынына законсызлык хөкем сөрə, тынычлык белəн тəртипне шау-шу, ыгы-зыгы алыш-тыра. Шулай итеп бар нəрсə дə бутала, тормышның асты-өскə килə. Патшаның шушы фəрманы буенча бай бөлеп хəер эстəргə керешə, кечесе – олы, наданы – галим булырга дучар ителə. Инде бала да гаилəдə баш санала, ата кеше аңарга буйсына, кыз-кыркын ана дəрəҗəсендə йөри.

Карт хəким боларны да теркəп куя.

Акылсыз патша белəн шашкан вəзир яшəгəн җүлəрлəр сара-енда үзенең артык булуын карт тиз аңлый һəм качарга ниятли. Бервакыт төн уртасы җиткəч, карт үзенең камыш калəмен, камыш-тан сугылган намазлыгы белəн чиста сулы кувшинын алып, кала-дан чыгып китə дə якын-тирəдəге бер мəгарəгə кереп яшеренə. Тик аның юкка чыгуына патша да, вəзир дə игътибар итмилəр. Халыкның да моңа əллə ни исе китми, элеккечə тилереп яши бирə ...

176

Əлбəттə, патшасы белəн вəзире шашкан халыкның тормышы дөрес юлдан бара алмый. Əмма табигать үз-үзенə тугры булып калган. Елгалар əби-баба заманыннан сакланган арыкларга су кой-ган, элек ясалган түтəллəрдə əле һаман карбыз-кавын, кыяр, кишер кеби яшелчəлəр үскəн. Адəми затларның һəм акыллы, һəм ахмак гамəллəрен күзəтергə күнеккəн кояш, юмарт нурларын нəкъ элеккечə сирпеп, йөзем, алма, шəфталу, айва ише җимешлəрне өлгертү өчен җылысын кызганмаган.

Лəкин тилелəр илендə җүлəр сату дəвам иткəн: патша белəн вəзир үзенчə, халык үзенчə төрле ахмаклыклар кылып торганнар. Халык үз телəклəрен илнең тугры сүзе рəвешендə вəзиргə җиткерə, тегесе патшага тапшыра һəм бераздан алар патша əмере булып ки-ре халыкка əйлəнеп кайта торган. Гомере авыр хезмəттə узган ха-лык көннəрдəн-беркөнне хезмəт дигəн нəрсəне гомумəн бетерергə дигəн карарга килгəн. Бу фикер вəзир аша патшага җиткерелгəн һəм күп тə үтми хезмəтне бетерү турында фəрман игълан ителгəн. Кинəт иркенəеп, гамьсезлəнеп калган халык тагын бəйрəм итəргə тотынган.

Карт Хəким моны да теркəп куйган.

Əмма халык тормышына имам, мəзин, табип, мөгаллим ише затларның тəэсире булуын да онытып бетермик. Аларның берсе иртəн иртүк намазга чакырса, икенчесе:«Шəригать моны рөхсəт итми!» дип, телəгенə каршы төшə, яисə: «Бу начар гадəт!» дип яраткан берəр нəрсəңнəн баш тартырга мəҗбүр итə. Өченчесе: «Бу зыянлы эш!» дип тагын тормышыңа тыгыла. Моның ише тыюлар-дан тəмам туйган халык бер заман иреккə чыгарга уйлаган. Вəзир аша телəген патшага җиткергəн. Бу юлы да патша ярлык яздырган, анда имам, мулла, мəзин, мөгаллим, табип ише затларга моннан соң халыкны борчымаска боерган, шуңа өстəп чыгарылган фəрманында халык иреген кыскан һəрбер адəмнең җəзага тартыла-чагын əйткəн.

177

Əлбəттə, халык моны бик хуплап каршы алган. Шул рəвешле тəртип сагында торучылар, күпер, бина, канал төзүче осталар, төрле һөнəр иялəре бетерелгəн. Шулай ук низаг, бəхəслəрне хəл итүче казыйлар, шəригать кануннарының үтəлешен күзəтеп тору-чы мөфтилəр дə урыннарыннан алынган. Əмма бу чаралар халыкның тормышын барыбер бизəмəгəн. Электəн калган гадəтлəр үзлəрен гел сиздереп торган, халык ни чын иреккə, ни тулы гамьсезлеккə ирешə алмыйча интеккəн. Мəсəлəн, берəү күршелек хакын даулаган, икенче берəүнең ана хокукына ия буласы килгəн, өченче хатын хокукын талəп иткəн, дүртенчесе угыл хакын сора-ган ... Халыкны мондый низаглардан азат итү өчен өйлəнешү, гаилə кору кеби нəрсəлəр дə бетерелгəн, тора-бара ул сүзлəр гомумəн кулланылыштан төшереп калдырылган. Бу тəртиплəрне үтəмəүчелəр җəзага тартылган.

Шуңа да карамастан кайберəүлəр иске гадəт буенча һаман əле аз-маз сəүдə итү кеби шөгыльлəрен ташлап бетерə алмаганнар; əйтик, кемдер кавынны карбызга, өрекне алмага, бодайны берəр тукымага, алтынны көмешкə, келəмне башмак ише нəрсəлəргə алыштырган. Əмма бу эштə дə күп кыенлыклар килеп чыга торган, чөнки кешелəр алма санап, алтын-көмеш үлчəп, аршынга тукыма тарттырып иза чиккəннəр. Һəм дə халыкны бу мəшəкатьлəрдəн коткару өчен патша хəзрəтлəре: «Ошбу көннəн адəмнəр арасында алыш-бирешне туктатырга!» – дигəн фəрман игълан иткəн, һəм бер очтан хисапның дүрт гамəлен юкка чыгарган.

Əлеге хəллəрдəн соң патшаның хыялы тагын да үсеп китеп, ул үзен патшаларның патшасы, акыл иялəренең иң акыллысы сы-ман тота башлаган: иң əүвəл ул кояшны төннəрен ерак таулар ар-тында яшереп тотучы сихерчегə сугыш игълан иткəн; аннан соңра күрше мəмлəкəт патшасына этлек эшлəү ниятеннəн җир йөзендəге барлык ишəклəрне су ташудан азат иткəн; бераз вакыт үткəч, дош-ман мəмлəкəт җиренə ай нурлары төшмəсен өчен күк җисеменең сул ягына биек койма коярга кушкан. Кыскасы, патша хəзрəтлəр-

178

еннəн көн саен яңа əмер-боерыклар явып кына торган. Аларны үтəр өчен тырышып, вəзир хəлдəн тайган. Ə шашкан халык яңадан-яңа фəрманнар талəп иткəн.

Карт хəким бу ахмаклыкларны да теркəп куйган.

Бу дəвердə халык дүрт фирка-партиягə бүленгəн булган: аңгыралар, ахмаклап, акылдан язганнар һəм дə камил акыллылар партиясе барлыкка килгəн. Дəүлəтне идəрə итү патша фəрманы белəн акылдан язганнар партиясенə тапшырылган. Шуннан соң камил акыллылар дəүлəт дошманы дип игълан ителгəн һəм дə күбесенең башы кистерелгəн.

Аяныч хəллəрдə арыну, илдə тəртип урнаштыру ниятеннəн патша фəрманы белəн җитмеш мең акыллының башы чабылган ...

Ə карт хəким бөтен күргəн-белгəннəрен кəгазьгə терки барган. Менə бер көнне күк күкрəп яшен яшьнəгəн, көчле яңгыр коя башлаган. Көн яуган, төн яуган. Җиде көн, җиде төн буена койган; инешлəр киң елгага əверелгəн, елгалар диңгез кеби җəелгəн, дала-лар, су астында калып, сазлыкка əйлəнгəн. Беркем өйдəн чыга ал-маган, шул сəбəпле сугыш-ызгышлар туктап торган. Халык җиде

көн, җиде төн буе йоклаган.

Көне килгəч, бөтен халык берьюлы уянып киткəн. Барысы да урамга ашыккан ... Һəм шундый күренешкə тап булып, хəйран кал-ган: шəһəр таланган, кая карама ачлык-ялангачлык, юллар эштəн чыккан, күперлəр ишелгəн ... Патша кайгыда, вəзир аптырашта; халык йөдəп эштəн чыккан, барысы да нидер эзли, як-ягына кара-на, гүяки бик кадерле нəрсəлəре югалган диярсең. Тик нəрсə эзлəүлəрен, ни югалтуларын, кайда югалтуларын берəү дə əйтеп бирə алмый икəн ...

Кабат көн туа, кояш күккү күтəрелə, халык тагын эзлəргə чыга. Шул вакыт арадан берəү:

– Җəмəгать, безнең хəким кайда соң? – дип сорап куя. Шунда халык үз арасында акыл иясе булмавын күреп ала.

Барысы берьюлы:

179

Хəким кайда, карт кайда? – дип кычкырып җибəрəлəр ...

Лəкин шул вакыт берəүнең карашы янындагы мəгарəгə төшə, анда ул чал чəчле бөкре картны күреп ала. Картның һаман картай-маган күзлəреннəн хəким икəнлеген таный.

– Таптым, таптым, хəкимне таптым! – дип кычкырып җибəрə.

Патша, вəзир, дин əһеллəре, түрəлəр, бəклəр, олысы-кечесе мəгарə авызына килəлəр, баш иеп, беравыздан сəлам бирəлəр:

– Əссəламегалəйкем, мөхтəрəм хəким! – дилəр. Тик мəгарəдəн җавап ишетелми.

Картны тагын бер тапкыр сəламлилəр. Җавап юк. Алай да барып чыкмагач, патша, вəзир, дин əһеллəре, түрəлəр, бəклəр, бөтен халык тез йөгенə:

– Əссəламегалəйкем, хəким! – дип тагын сəлам бирəлəр. Ниһаять, мəгарəдəн картның зəгыйфь тавышы ишетелə:

– Вəгалəйкем əссəлам! – дип, ул сəламне кабул итə.

Моны ишетү белəн патша башын ташка ора, вəзир чəчлəренə туфрак сибə, халык йөзен ерта-ерта елаша, кемнəрдер ялварырга, үтенергə тотына. Барысы бергə:

– Мөхтəрəм хəким, зинһар кичерə күр! Без синең киңəшлəреңне тотмадык, шуңа күрə бəлагə тарыдык ... Кичер һəм акыл бир: бу мəмлəкəтне ничек идарə итəргə, ничек аякка басты-рырга? – дилəр.

Хəким акрын гына урыныннан күтəрелə ... Чəче, сакалы чал, үзен картлык баскан, бөкрəйгəн, йөзендə тирəн җыерчыклар, киемнəре тетелгəн, намазлыгы тузган, тишелеп чыккан. Менə ул ташларга тотына-тотына якты дөньяга чыга. Бер кулында калəм, икенчесендə калын китап – бар гыйлеме шунда тупланган.

– Мин, Хак Тəгалə колы, сез тилереп, ни кыйлганыгызны үзегез белми яшəгəн заманнарда саф акылымда калдым. Күргəнем-кичергəннəрем һəммəсе ошбу китапка теркəлгəн. Бер ел мин кара

180

белəн яздым – карам бетте. Икенче ел күз яшьлəрем белəн яздым – алар да кипте. Өченче елны каным белəн яздым – каным да бетте.

Ул көнне халыкта шатлыкның иге-чиге булмаган, гүя ул те-рек суы тапканмыни. Хəкимне күтəреп алып, гыйлем тупланган китабын баш өстенə куеп, халык шəһəргə əйлəнеп кайткан. Акыл-сызлык дəверендə ул бар булган байлыгын əрəм-шəрəм итеп бетергəнлектəн, хəзер аның ни ашарга ризыгы, ни кияргə киеме юк икəн. Əмма халык бу төнне беренче тапкыр тыныч вə гамьсез йо-кыга талган, – ул кабат акыл юлына баскан.

Менə төн уртасы җиткəн, шул мəлне ниндидер хəтəр бер та-выш ишетелгəн, халык уянып киткəн. Караса, башкалага дошман бəреп кергəн, əлеге тавыш сугыш шау-шуы икəн. Эзəрлеклəүлəр заманында кала саклаучылар үтерелеп бетерелгəнгə, халык дош-манга каршы тора алмаган, өстəвенə ул бик арыган, бетерешкəн дə булган. Шул сəбəпле дошман гаскəре каланы җиңел алган, бар ке-шене кырырга, исəн калган сарайларны, биналарны җимерергə то-тынган.

Басып керүчелəр тəре йөртүче кавемнəн булганга, алар җирле халыкның динен, гореф-гадəтлəрен, телен, ул табынган, бөек вə гали дип санаган барлык нəрсəне дошман күргəннəр, зиннəтле сарайларны дисеңме, хөкем йорты – мөхкамəлəрне, мəчет, мəдрəсə, китапханə кеби җəмəгать биналары дисеңме – бер-сен дə калдырмый вата-җимерə башлаганнар. Изге Коръəн, башка китаплар, шулай ук мөхтəрəм хəкимнең бер өлеше кара, икенчесе күз яшьлəре белəн, өченчесе кан белəн язылган гыйлем китабы да утта яндырылган, көлгə əйлəнгəн. Патша, вəзир, хəким, бəклəр, түрəлəр, илнең олысы-кечесе – барысы да үтерелгəн, суга баты-рылган. Калалар, авыллар, гөлбакчалар, кырлар, тугайлар-болыннар да мəсхəрə ителгəн, халыкның борынгыдан килгəн мəдəнияте аяк астына салып тапталган. Əлеге хəллəрдəн соң күп заманнар бу халыкның исеме телгə алынмаган, аның патшасы, вəзире, Локман хəким кеби зирəк акыл иясе, аның хикмəтле кита-бы – барысы онытылган.

181

Аннан соңрак күп заманнар кичкəн, күп сулар аккан һəм ха-лык, тəре йөртүче кавемне туган җиреннəн куып җибəреп, аңа үзе хуҗа булган. Бервакыт башкаладагы иске биналарны чистартканда чүп-чар арасыннан бер кəгазь кисəге килеп чыккан. Ул кан белəн язылган булганга игътибарны җəлеп иткəн, үзе саргаеп беткəн, та-ралып китмичə көчкə элəгеп тора икəн. Карт хəким язган китапның бер сəхифəсе була бу. Күп көч куеп тырыша торгач, анда түбəндəге сүзлəрне укыйлар:

«Хак Тəгалə биргəн кояшның җылысы барыбызга да җитəр. Кеше иркен кысма. Изгелегеңне кызганма.

Туган җирең ирекле булса, гомерең тыныч үтəр.

Яхшы адəм фəрештə булмаган кеби, начар адəм дə шайтан нəселеннəн түгел: кем дə булмасын, ул синең туганың – адəм бала-сы, аны хөрмəт ит.

Ир-атның бəхете намуслылык вə затлылыктан торыр. Мəмлəкəт бəхете хакыйкать вə гаделлектəн торыр.

Гадел падишаһ заманында халык тыныч яшəр.

Ходайның хөкеме бер булыр. Аны монафыйк бəндəлəр төрлəндерер.

Мəмлəкəттə тыюлар азрак булган саен, аларны кимрəк бо-зарлар ...».

Кəгазьдə моннан тыш та аерым сүзлəр булган, тик аларны укый алмаганнар. Шул сəбəпле Локман хəким кеби акыл иясе язып калдырган сүзлəр адəмнəргə барып җитмəгəн. Аның бик күп хикмəтле сүзлəре əле дə билгесез килеш кала ...

(Урысчадан Солтан Шəмси тəрҗемəсе)

алтын – золото алыш-биреш – обмен асылташ – драгоценности бəк – бек

Сүзлекчə

сəгадəт – счастье, благоденствие сəмруг кош – симург (сказочная птица)

сəхифə – страница

182

бəндə – человек бөлү – разориться вə – и гавам – народ, масса

гадəт – привычка гамьсез – беспечный, беззаботный гарип-гораба – инвалид даулау – требовать

димче – сватающий, сводник дучар ителү – подвергаться дəрья – море, океан дəһшəт – ужас, бедствие зиннəтле – роскошный зират – кладбище зиһен – разум

зəгыйфь – слабый, калека идарə итү – управлять иза чигү – мучаться инеш – речка, ручеек казый – духовное лицо,

совершающее суд по шариату камил акыллы – умный карлыгач – ласточка кеби – кебек – как көмеш – серебро күбəлəк – бабочка

күк җисеме – небесное тело микъдар – мера, количество мəмлəкəт – государство мəсхəрə итү – насмехаться, уни-зить мəшəкать – забота, хлопоты мөфти – муфти

талəп – требование теркəү – регистрировать терек су – живая вода

тилебəрəн орлыгы ашаган – бе-лены объелся тургай – жаворонок

тустаган – ковшик, черпак тыю – запрет тəвəккəллəү – решаться тəре – крест тəхет – трон тəэсир – влияние түрə – начальник фəрештə – ангел фəрман – приказ

хакыйкать – истина хасил булырга – образоваться хезмəтче – слуга

хикмəтле сүз – мудрое слово хисап – счет хуплау – одобрить

хəер эстəү – попрошайничать хəйлə – хитрость, уловка хəлфə – учитель хəлəл – разрешенный, честный хəрəм – запретный хөрмə – финик челəн – цапля чүл – пустыня

шашкан – обезумевшый шəригать кануннары – законы шариата эзəрлеклəү – преследовать

183

мөхкамə – суд мөхтəрəм – уважаемый, поч-тенный

намазлык – молитвенный коврик низаг – ссора, конфликт остаз – наставник ошбу, бу – этот

пышылдашу – шептаться савыгу – поправляться

ярлык – ярлык, ханская грамота ярлыкау – прощать əлəк – жалоба, донос əмер-боерык – приказ җасус-шымчы – сыщик җыерчык – морщина җəллад-палач – палач җəннəт – рай

Габдулла Тукай (1886 – 1913)

Китап

Һич тə күңелем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрəлмичə, рухым төшсə, Җəфа чиксəм, йөдəп бетсəм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкə. Хəсрəт соңра хəсрəт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белəн тəмам əйлəнсə баш, Күзлəремдə кибеп тə җитмəгəн булса Хəзер генə сыгылып-сыгылып елаган яшь, – Шул вакытта мин кулыма Китап алам, Аның изге сəхифəлəрен актарам; Рəхəтлəнеп китə шунда җаным, тəнем, Шуннан гына дəртлəремə дəрман табам; Укып барган һəрбер юлым, һəрбер сүзем Була минем юл күрсəткүче йолдызым;

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңелем, күзем; Җиңеллəнəм, мəгъсумлəнəм мин шул чакта, Рəхмəт əйтəм укыганым шул Китапка; Ышанычым арта минем үз-үземə, Өмид белəн карый башлый булачакка.

184

Һади Такташ (1901 – 1931)

Шагыйрь 1901 нче елның 1 январендə Тамбов губернасы, Спас өязе, Сыркыды авылында туа. Башта Һади үз авылларындагы мəктəптə укый, аннары өч ел дəвамында Пешлə мəдрəсəсендə бе-лем ала. 1919 нчы елда Такташ Оренбургта сəяси курсларда укый. Шушы елларда ук шагыйрь əдəби эшчəнлеген башлый. Газеталар-да аның шигырьлəре, хəбəрлəре басыла. 1921 нче елның язында Ташкентка күчеп, анда университетта əдəбият укыта. Шунда ул «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьлəрен, «Җир уллары трагедия-се» н яза. 1922 нче елны Такташ Казанга кайта һəм гомеренең соңгы көннəренə кадəр шунда яши. Монда шагыйрь газета-журнал редакциялəрендə җаваплы секретарь вазифаларын башкара һəм иҗатын дəвам иттерə.

Ак чəчəклəр (Идиллия)

Ул Эретеп туңган тəрəзəне

Моштым гына карый урамга, Ак чəчəклəр ява урамда ...

Берəү, Борын очын кулына кысып,

Сүгенеп узды кышкы салкыннан, – Җил ияреп китте артыннан ...

Алар Чана тартып җырлый-җырлый,

Тау шуарга икəү уздылар, Ə бераздан кире сыздылар ...

Ак чəчəклəр ява, Дөнья матур

Шундый матур булып тоела; Күге зəңгəр, гүя йолдызлары

185

Ак кар булып җиргə коела ...

Яз янгыны җиргə кабынганчы, Кар астында йоклар урамнар, Төне матур булса, төн үтүгə, Таңнар алып килер бураннар ...

Дөнья матур, Шуның өчен дə бит,

Сүгенə-сүгенə кайтам салкыннан; Ə җил моштым гына, эндəшмичə, Ияреп килə минем артымнан ...

Белмим, нигə, əллə гыйшкы төшкəн, Кайда барсам – шунда бара ул; Өйгə кергəндə, җиргə ятып, Чыкканымны саклап кала ул ...

Шуның өчен дə мин чыкмый гына Тəрəзəдəн карыйм урамга – Ак чəчəклəр ява, дөнья матур, Шундый матур булып тоела; Күге зəңгəр, гүя йолдызлары Ак кар булып җиргə коела ...

Хəсəн Туфан (1900 – 1981)

    • минем җандай кадерлем

  • минем җандай кадерлем,

  • җылы тере телем,

Кайгылар теле түгел син Шатлыгым теле бүген. Тик синең ярдəм белəн мин Тик синең сүзлəр белəн Уйларын йөрəккəемнең Дөньяга əйтə белəм.

186

Нурислам Хəсəнов

Нурислам Хəсəнов 1941 елда Телəче райнының Шəтке авы-лында туган. Югары белемле, инженер. «Энҗелəр балкышы» дигəн беренче китабы 1982 елда чыкты. Ул – берничə повесть ав-торы.

Кичеккəн к ке мо)ы

Илгизəр кулында үч төбе кадəрле кəгазь – белешмəлəр бю-росыннан язып бирелгəн адрес. Себердəн кайтып, кунакханəгə ур-нашкач та алган иде ул аны. Менə хəзер шуны тоткан килеш, Казанның үзəк мəйданында тукталып калды. Некрасов урамы, унөченче йорт ... Əтисе шунда яши. Аның янына кайтырга күпме җыенды, əмма əйтеп аңлатуы читен булган ниндидер хис аның йөрəген тышаулап торды. Ул əтисенең Казанга күчеп килгəнлеген моннан унбиш ел чамасы элек ишеткəн иде. Чираттагы ялын алгач, быел, ниhаять, ныклы кapapгa килде: егерме биш ел күрмəгəн əтисен кайтып күрергə! Балачактан калган йөрəк ярасының əчесе, əледəн-əле сиздереп килсə дə, coңгa таба, үсə төшкəч, үзе ата бул-гач, җан əрнүенə, вөҗдан газабына əверелде. Дөньяга күзе ачыла барган саен, күп нəрсəгə карашы үзгəрде, күңел түренə үкенү хисе кереп оялады. Тик, ни хəл итəсең, узган эшкə салават дигəндəй, үзеңне тынычландырыр идең дə, юк, булмый икəн!

Тукталыштан читтəрəк тулы гəүдəле бер ханым басып тора иде. Ул, башын күккə чөйгəн дə, «Татарстан» кунакханəсенең биек бинасын күзəтə. Илгизəр үзенə кирəкле урамны аңардан сорады. Ханым, Илгизəргə нəзакəтле генə караш сирпеп, ниндирəк кеше соң син, дигəн сыман, тыныч кына аңлатырга кереште.

– Əнə Мулланур Вахитов həйкəлен күрəсезме? Шуның кал-кулыгы буеннан узыгыз. Ул Некрасов урамы булыр.

– Рəхмəт сезгə! – Илгизəр китеп барды.

Некрасов урамына кергəч, үзенə кирəк йортның сул якта икəнен чамалап, өскə күтəрелде. Икешəр, өчəр катлы йортлар тау

187

итəгенə терəп салынган иде. Илгизəр, уйланып барды: «Əти шyшы урамнан йөри икəн инде ... Пенсияга чыгуына да шактыйдыр. Та-ныр микəн мине?».

Бара торгач, урамнан узучылар apaсыннан əтисенең таныш-лары очрап: «Бу – Каюм малaе түгелме? Бакчы, ничек охшаган! Ике тамчы су диярсең!» – дип төсмерлəп узарлар кебек тоелды. Чөнки ул төскə-биткə коеп куйган əтисе иде.

Илгизəр капка янында тукталып калды. Ниндидер көч аны тоткарлагандай итте. Үзен иркен тoтyгa нидер комачаулый, хəтта тынын кыса кебек. Ул галстук астындагы күлмəк төймəсен ыч-кындырды. Шунда инде ничəнче мəртəбəгə унөч яше тулар-тулмаста өен ташлап чыгып киткəн көнен исенə төшерде. Чыгып китүенə əнисенең кинəт вафат булуы сəбəп иде. Хəзергедəй күз алдында: əнисе, хəле coңгы чиккə җиткəч, əтисен ым кагып дəшеп алды:

– Каюм! кил əле ... Балаларны да чакыр ...

Əтисе бик борчылып, аньң янына килеп басты.

– Нəрсə, Мəрвия? Əллə маңгаеңa юеш сөлге куеп карыйкмы?

– Юк, кирəкми ...

Əтисе хафага төште.

– Бульнис тə ерак бит! Юлы юлмы тагын ... Əллə ат җигеп, район врачын алмага барыйммы? Бу хəлеңдə сине ничек кузгатасың инде?! Бəлки, килерлəр иде ...

Мəрвия өмете өзелгəнен сиздерде.

– Соң инде ... Барыбер китəм. Син ...

Ана үзе янында басып торган балаларының күзлəренə тил-мереп карады. Каласыз бит дигəндəй, урыныннан йолкынып то-рырга, башларыннан сыйпарга, нилəрдер əйтергə телəде, мəгəр көче җитмəде. Əтилəренə ка рап өзгəлəнде.

– Балаларны какма, мин ...

Ул əйтер сүзен ярты юлда бүлеп, керфек кенə какты ...

188

Илгизəр өчен газaплы көннəр əнисен җирлəгəч башланды. Бигрəк тə əтисе икенче «əни» алып кайткач.

Илгизəр Һаҗəр апасына иялəшə алмaды.. Күңеле кабул күрмəде. Өйдə үзенə урын табалмас чиккə җитте. Өстəвенə бер кичне йокларга яткач, Һаҗəр апасының пышылдап кына: «Каюм, минем белəн сиңа рəхəтме? Əйт бер сүз! Яратам бит ...» – дигəн сүзлəре бəгырьне телде, ятсыну, чит күрү тойгысын бермə-бер көчəйтте. Малай мендəренə капланьш сулкылдaды ...

Иртəгəсен ул, hичнинди үгет-нəсихəтлəргə карамыйча, туган йортыннан чыгып китте. Шəтке болыннары, тау өстендəге урман-куаклар аша, Бүре елгасын кичеп, район үзəгенə юл тотты. Тынып калган үзəннəргə фəкать бер сүз тəкрарлады: «Миңа бүтəн əни кирəкми!», «Миңа бүтəн əни кирəкми!».

Юлы район үзəгеннəн ары китеп, Новосибирск шəhəренə барьш җитте. Йөри торгач, ФЗӨ мəктəбенə элəкте, төзүче-монтажчы hөнəpeнə өйрəнде. Өйгə хат язу турында уйламады. Байтак вакыйгаларны еллар томаны саргач кына, менə бүгеннəрдə, Казанга кайтып төшелде.. Ничек кабул итəрлəр аны? Əтисе ни ди-яр? Үзе нык үзгəргəндер инде ...

Ул ypыныннан кузгалды həм агач баскычлардан икенче кат-тагы квартирага менеп китте.

Ишек шакыган тавышка өй эченнəн бер хатын-кызның сүлпəн-зəгыйфь тавышы ишетелде:

– Керегез!

Биксез ишек ачылмыйча торгач, əлеге тавыш тагын кабат-ланды.

Илгизəр бусагадан үтте, ишек катында тукталып калды. Ти-мер караватта тəсбихын кулына тотып, олырак гəүдəле, калын кара кашлы, Кавказ кешелəренə тapтым каратут йөзле карчык утыра иде. Ул – Һаҗəр апа, əтисенең икенче xaтыны иде ... Батынкы кара күз төплəре күлəгəлəнеп, җыерчыкланып калган..

189

Һаҗəр апа, күк портфель тотып кергəн ят кешене күргəч, күлмəгенең киң итəген тезенə таба тарта-сыпыра кapaвaтыннан шуышты да, аяк турысына җəеп куелган кəҗə тиресенə төшеп бас-ты. Илгизəргə карап торган хəлдə, аяклары тире өстендəге чүəклəрен капшап тапты. Илгизəр аңа исеме белəн дəште:

– Исəнмесез, Һаҗəр апа!

– Син кем буласың соң? – дип сорады карчык, көтелмəгəн кунакны танырга телəп.

– Илгизəр. Каюм малае.

Карчык аптырап китте.

– Илгизəр?

– Əйе, Мəрвия малае.

– И, Ходаның хикмəте! Исəнмени син дə?! Əйдə, уз, кайлар-дан килеп чыгасы иттең?

Карчык, haмaн үз күзлəренə ышанмагандай, Илгизəргə якынрак килеп, ире Каюм төсмерлəрен эзлəде. Бар, бик бар аның чалымнары: озынчарак борын, арткарак киткəн киңчə маңгай, как-ча яңаклар.

– Казанга ялга кайттым. Сезне күрəсе килде. Əти кайда соң? Карчыкның күзлəреннəн көмеш бөртеклəр сытылып чыкты.

– И улым! Вафат шул инде атаң ...

Илгизəр үз колакларына үзе ышанмагандай сорады:

– Кайчан?

Карчыкның тавышы сыкрап чыкты.

– Өченче декабрьда елы тула.

Авыр тынлык урнашты. Илгизəр өй эчен карашы белəн кап-шап чыкты.. Күзе-əтисенең рамдагы сурəтенə төште. Эчке кичерешлəрен тыярга телəп, ул тешлəрен кысты. Киеренкелектəн яңак мускуллары биешеп алды. «Китеп тə бардымыни əти?! Бер күрүе бер гомер, ди торган иде ул. Насыйп булмады!».

Тынлыкны карчык бүлде.

– Əйдə, түрдəн уз. Басып торма. Менə өстəл янына утыр.

190

Илгизəр портфелен идəнгə куеп, өстəл буендагы урындыкка килеп утырды. Карчык үзенекен сөйлəде.

– Атаң төсмерлəренə охшатып кына таныдым үзеңне. Бик үзгəргəнсең. Олыгайгансың. И-и, гомерлəр ...

Сүз икенчегə борылгач, Илгизəр, Һаҗəр карчык сораганнар-га җавап бирə-бирə, кыскача үз тормышын сөйлəп алды ...

Соңыннан сүзен сеңеллəре Лəйсəн белəн Динəгə китереп ялгады, аларның кайдалыгын сорады.

– Адреслары сездə юкмы?

– Бар, бар! – дип, шундук урыныннан купты карчык, шкафка таба китте ...

– Илгизəр! Менə бу атаң сəгате иде. Үзеңə истəлек итеп ал. Вафат булгач туктаган килеш тора.

Илгизəр, бүлəкне кулына алгач, күзен тутырып карады. «Восток» маркалы. Чыннан да, числосы өч саны турысында ...

Илгизəр сəгатьне җибəрде, үз сəгатенə карап дөреслəде. Ва-кыт кич якка авышып сəгать өченче киткəн иде инде. Ул:

– Əтинең кабере кайда? – диде.

– Яңа бистə зиратында.

– Яңа бистə? Ул кайда?

– Алтынчы трамвай белəн азаккача баргач. – Карчык үзенчə фикерлəп алды. – Тукта əле, улым. Барып килергə уйламыйсың-дыр ич?

– Каберенə барасым килə шул, күрсəтə алмассызмы? – диде Илгизəр.

– Бүгенме?

– Əйе.

Һаҗəр карчык бүген аяклары бик сызлавын əйтте.

– Əле врач укол да кадап киткəн иде, бүтəн көнне барырбыз, – диде. Үзе зиратка ничек барасы тypындa янə сөйли башлады. Ка-бер номерын, карточкасы куелганлыгын, чардуганы зəңгəр рəшəткəле булуын, туфрагына сирень куагы утыртылганын əйтте.

191

Ахырдан: – Əйдə, чəй эчеп алыйк əле! – дип, кухняга чакырган иде, Илгизəр аны бүлдерде.

– Апа, чəйлəп торыр җирем юк. Гостиницага урнашкач кына ашап-эчкəн идем, – диде.

Илгизəр китəргə җыенды. Ишек катына җиткəч, юлга чыгар алдыннан фатиха бирүне көткəндəй, тукталды. Һаҗəр апасы да кызганыч булып китте. Ул кесəсеннəн кагазь акчалар чыгарып, карчыкка сузды.

Һаҗəр апасы моны садака итеп кабул күрде.

– Рəхмəт инде. Атаңа, гаилəңə багышлап дога кылырмын. Хатының ни атлы?

– Лидия.

– Матур исем икəн ...

Илгизəр саубуллашып киткəч, Һаҗəр карчык тəрəзə буена килеп басты. Үги улының ишегалдыннан чыгуын карап калды. Ул чаттан борылып күздəн югалгач: «Башын бер якка кыңгыр салган, йөрешлəре чат атасы инде!» – дип уйлады həм намазга əзерлəнə башлады.

Илгизəр алтынчы трамвай тукталышына килде: Ул Һаҗəр апасы əйткəннəрне онытмаска тырышты.

Зиратка бару юлы apтык озак тоелмады. Зират капкасына килеп җитəрəк адымнарын əкренəйтə төште. Һични уйламаска, сабыр булырга тырышса да, үзен эзəрлеклəгəн уйлардан арына ал-мады.

Юл уртасында ике карт таякка таянып сөйлəшеп торалар иде. Илгизəр алар белəн исəнлəшеп узасы итте.

– Исəнмесез, мөхтəрəм бабайлар!

Ак сакаллы, озын гəүдəле карт аңа җавап урынына: «Тс-с!» – дип, сырлы таягын гына күтəрде.

– Шыпырт кына торыйк əле, улым, – диде картның икенчесе, колагын зират урманы ягына бора төшеп.

192

Илгизəр, берни дə аңламыйча, əле ак сакаллы картка, əле би-лен пута белəн тартып буган тəбəнəгрəк буйлы картка каранып торганда, зират агачлыгы эченнəн күке тавышы ишетелде: Бер, ике, өч ...

Ак сакаллы карт телгə килде.

– Өч кенə кычкырды əле.

– Бер башлагач, кычкырыр инде ул. Болай булгач, шəт, көннəр дə җылыныр, – диде икенчесе.

Озын буйлы картның сакалы дерелдəп куйды.

– Егерме бишенче май бит инде бүген. Күке дə кичегеп аваз сала, кичегеп моңая. Интектерде быелгы яз. Жиргə җылылык җитми, җылылык. Чəчкəн орлыклар шытмый ята, бөрелəр ачыла алмый ...

Илгизəр, картларның хикмəтлəнеп сөйлəшүлəренə төшенгəч, юлын дəвам итəргə булды. Əмма алардан ерагайган саен «күке дə кичегеп моңая» дигəн сүзлəре, аңа атап əйтелгəндəй, колагында ныграк чыңлады.

Монда Һаҗəр апасы əйткəнчə генə түгел, сукмаклар күп бу-лып чыкты. Ул, икесен узгач, өченчесеннəн кереп карыйсы итте. Кабер ташларының əле берсенə, əле икенчесенə күз салды. Таш-ларга беркетелгəн сурəтлар аңа төзүчелəр конторында Мактау так-тасына куелган рəсемнəрне хəтерлəтте. Ул, йокысыннан кинəт уя-нып киткəндəй, як-ягына карап aлды.. Сирень үсеп утыра торган зəңгəр рəшəткəле чардуган haмaн күренмəде. Аpы сугылды, бире сугылды, бер узган сукмакларга кабат килеп керде. Йөреп аргач, булмас, ахры, дигəндə генə, эзлəгəн чардуганга юлыкты. Тагын ялгышаммы дигəндəй, тиз генə кабер ташындагы фотосурəткə ка-рады, керфеклəрен тибрəндереп алды, тирəн сулап:

– Əти!, – дип куйды ул. Рəсем aстындaгы язуны укыды. – Дөнья белəн иртəрəк саубуллашкансың шул, əти!

Йөрəген авыр таш кыскандай тоелды. Чардуган ишеге шы-гырдап ачылды. Илгизəр эчкə үтте. Сумкасын кечерəк кенə

193

эскəмиягə куйды. Үзе утырырга базмады, баскан ypынындa катып кaлды. Əйтерсең ул шулай уйларының агышын тыярга тели, лəкин алар кешегə буйсынамыни?!

«Əти! Бу – мин, Илгизəр. Улың тавышын таныйсыңмы? Миңа күчкəн рухың, өзлексез тынгысызлап, əмма кичектереп сиңа алып килде. Аягым туфрагыңа тартуга карыша алмадым. Кабереңə беренче булып мин салырга тиешле туфракны бүтəннəр салды. Кичер мине, əти. Topмыштa миңа да син кирəк чаклар күп булды. Тайгак юллардан атлаганда, синең киңəшлəреңə мохтаҗ, идем. Сиңа гына булган сорауларым, серларем күп булды. Йөрəк ярасы мəңгелек, дилəр, хактыр, мөгаен. Хатыным Лидия дə шул фикердə. Ул – врач. Бер кичне мин аңа: "Врачлар авырулар янында күп нəрсəгə күнегəлəрдер, xəттa үлемгə дə", – дигəн идем. Ул кинəт утырган урыныннан кубып: "Үлемгə күнегеп булмый! " – диде. Ул мең тапкыр хаклы икəн».

Илгизəр кабер өстендəге корыган үлəннəрне бармаклары белəн тырмап aлды. Шытып килгəн яшел үлəннəргə кагылып киткəн кулы əтисе башыннан сыйпап узган кебек булды. Ул си-рень ботакларына карады. Кичке кояшның кызгылт нурлары йөзен яктыртты. Челтəрле ботак шəүлəлəре битендə тибрəлде, йөзендəге моңсулыкны югандай итте.

Сирень ботакларына карап, Илгизəр:

– Сирень! Һаҗəр апа сине белеп утырткан. Бу агач həp язда сиңа чəчəк бүлəк итə, əти! – дип пышылдады.

Кайтыр вакыт җитсə дə, Илгизəрне ниндидер көч монда то-тып торды. Үзəк мəйданына əйлəнеп кайткач, Илгизəр, Һаҗəр апа янына кереп, барысы өчен дə гафу үтенергə кирəк, дигəн фикергə килде. Үкенүлəрен, йөрəге сыкравын кемгə дə булса сөйлисе килə иде аның.

(1979)

194

Сүзлекчə

базмау

не осмелиться, стес-

сирпү –

посмотреть

няться

сулкылдау –

плакать

бакчы –

смотри-ка

сырхаулау –

болеть

бусага –

порог

тайгак юл –

скользкая дорога

вөҗдан газабы – угрызения со-

тартыну –

стесняться

вести

тау итəге –

подножие горы

йөрəген тышаулап тору – вымо-

туфрак – земля

тать душу

тоткарлау –

задерживать

йөрəк ярасы – душевная рана

тилмереп карау – посмотреть со

какча –

худощавый

страданием

кан басымы – кровяное давление

тəсбих –

четки

калкулык – возвышенность

тəүлек –

сутки

каратут йөзле – смуглолицый

төенчек – сверток

караш –

взгляд

фатиха бирү –

благославить

киеренкелек – напряженность

хафага төшү –

беспокоиться

киңəш –

совет

чалым –

черты лица, черты сход-

кичеккəн –

опоздавший

ства

кичереш –

переживание

чардуган –

ограда

мактау тактасы – доска почета

шəт –

наверное

нəзакəтле – изящный

əрнү –

горечь

пута – пояс

үкенү –

сожаление

рəшəткə –

решетка

үгет нəсихəт –

наставление

сабыр –

терпеливый

үги ул –

пасынок

садака –

милостыня

җан əрнүе –

душевная боль

Зөлфəт Хəким

Зөлфəт Хəким 1960 елда Түбəн Кама районының Шəңгəлче авылында туа. Төрле урыннарда эшли, Казан химия-технология институтын читтəн торып укып тəмамлый. Сиксəненче еллар аның тормышына һəм иҗатына зур үзгəрешлəр китерде. Ул көйлəр чы-

195

гаруы, аларны оста башкаруы белəн танылды. əдəби иҗатта берен-че тəҗрибəлəре үк аның үзенчəлекле, талантлы язучы булуын күрсəтте. Шигырьлəре, романнары, повестьлары, хикəялəре яра-тып укыла. Егермелəп пьесасы татар театрлары сəхнəлəрендə уңыш белəн бара. Сатирик əсəрлəр иҗат итүдə осталыгы аеруча игътибарга лаек.

Тын океанда к рəш

Тын океанда балык тотып йөргəн кораб баткач, сy өстeндə экипаждан бары бер Хəммəт кенə калды. Аның гөнаhлары күп булмагандыр инде, чөнки кораб баткан урында бер юан həм озын бүрəнə чайкала иде. Хəммəт шул агачны кочаклады да, болай да төксе океанга тагын да шом өстəп, шыранлап кычкыра-кычкыра, əҗəл дулкыннарында тирбəлə башлады. Бу минутларда аның җиhанга, яшəешкə булган кайнар мəхəббəте бер агач кəүсəсендə тупланган иде. Шуңа күрə ул бүрəнəгə бөтен җаны-тəне белəн тоз-лы диңгез суы кебек сеңде.

Тирə-якта чиксез океан кайный ...

Мене күп тə үтмəс, Хəммəт су төбенə китəр ... Акулалар азы-гы булуың да бик ихтимал ... Ачлык та бар бит əле ... Кыскасы, Хəммəткə яшəргə күп калмады. Бу уйлардан аның тəне оеп, күз аллары караңгыланып, башы əйлəнеп китте.

Шулай күпмедер вакыт үлем белəн яшəү арасында йөзеп йөргəннəн соң, Хəммəт еракта су өстендə бер кара тап күреп алды.

– Əhə-hə-ə-ə-й!..

Хəммəтнең бу кычкыруыннан бер төркем балык, су өстеннəн сикерə-сикерə, төрле якка чəчелде.

Кара тап ягыннан «А-а-а-а-й ...» дигəн тонык кына җавап та-вышы ишетелде: Хəммəтнең сөенечтəн тəненə бераз җылы йөгерде, аның шактый гына тозлы су йоткан эчендə ниндидер өмет уты кабынды булса кирəк ...

Кара əйбер якынлашкач, Хəммəт кебек үк бəхетсезлеккə ду-чар булган адəмнең, шулай ук ниндидер агач кисəген кочып, ты-

196

пырчынганы аңлашылды. Агачы гына аның Хəммəт сарылган бүрəнəгə караганда нəзегрəк тə, кыскарак та иде.

Хəммəткə якынaйганда, океан колы авызыннан су фонтаны сиптереп алды да: «Ты кто?.. Wer ist du?» – дип, төрле телдə сорау бирде. Шушы ике сорау белəн аның чит теллəр диңгезендə йөзүе тəмамланды.

Хəммəткə сорауның русчасы якынрак тоелды. Шуңа күрə:

– Я – Хаммат ... а ты?. – диде ул, бүрəнəсенə җайлабрак ябы-

шып.

– Хаммат?! Татар мəллə син?

– Татар, татар! – дип кычкырды Хəммəт, океан өстенə шат-лык нуры сибеп. – Син дə татармыни?

– Əйе, Гата исемле мин. Корабыбыз батты. Мин генə менə исəн калдым. Ə син нишлəп монда берүзең йөзеп йөрисең?

– Безнең траулерны да океан йотты бит, – дип ыңгырашты Хəммəт, Гатага кулын сузып. – Син кайсы яктан?

– Мамадыш районыннан.

– Ə мин Казанның үзеннəн.

Танышу тəмамланганда, алар янəшə чайкалалар иде инде. Океан уртасында ике татар, ике якташ очрашу Хəммəтне дə,

Гатaны да өметлəндереп, канатландырып җибəрде həм алар күпмедер вакыт үлем белəн яшəү apacында бер генə сызык – берəр генə бүрəнə икəнен онытып тордылар. Лəкин шатлыкның күз күрмəс канатлары бичараларны кайнап торган океаннан йолкып ала алмады – якташлар бүрəнəлəренə бик нык ябышканнар иде шул.

Иң элек Гата айнып китте.

– Хəммəт, су төплəрендə тончыгып үлəргə язган микəнни, ə?

– Əй, Ходаем. Əйтмə дə инде ... Монысын Хəммəт əйтте. – Тирə-якта кораб-мазар, утрау ише нəрсə дə күренми бит, ичмаса ...

Хəммəт нечкəрəк күңелле булып чыкты – беренче булып ул елап җибəрде, аннары Гата кушылды. Аларның күз яшьлəреннəн океанның тозлы суы шактый гына артты да бугай...

197

–Гата, уйлашыйк əле, берəр чара табып булмасмы. Без бит болай озак йөзеп йөри алмабыз – тамак ачар, хəл бетəр ... Шторм кузгалуы да бар ...

– Нинди чара табасың инде монда, – диде Гата, авызыннан ярты литр чамасы су сиптергəч. – Туктале, Хəммəт ... Əйдə, ике бүрəнəне бергə бəйлибез. Алай ышанычлырак булыр, кечкенə сал шикелле нəрсə ясыйк. Минем менə чалбар каешы да бар.

Хəммəт Гата ябышкан агачка күз салды. «Бик нəзек шул. Нишлəп əле мин үз гомеpeмнe куркыныч астына куйыйм ...» – дип уйлап куйды ул həм болай диде:

Юк инде, туган! Һəркемнең үз гомере булган кебек, Ходай həрберебезгə берəр бүрəнə бирде. Синең йомычкаңны мин үземнең кораб хəтле агачыма бəйли алмыйм, бигайбə. Болай минем җаным тынычрак. Синең бүрəнəң начар булганга мин гаепле түгел.

Шуннан соң ул бүрəнəсенең буеннан-буена мəхəббəт белəн күз йөртеп чыкты.

Күк йөзе караңгылана башлагач, якташлар бүрəнəлəрен кы-сыбрак кочакладылар. Дулкыннар зурайганнан-зурая барды.

Гата ялварулы тавыш белəн тагын бер мəртəбə мөрəҗəгать

итте:

– Хəммəт тyгaным! Давыл башлана, бəйлик, дим, агачларны, бергə ничек тə куркынычсызрак булыр.

Тау хəтле дулкын икесен дə коендырып алгач, Хəммəтнең куркуы эгоизмны җиңде həм ул кəүсəлəрне берлəштерергə риза-лык бирде.

Хəзер инде аларның язмьшлары чын мəгънəсендə бер чалбар каешы белəн бəйлəнгəн иде.

Давыл тынгач, бер-берсенең исəнме икəнен сораштылар. Икесе дə исəн иде əле.

Агачларның Хəммəт ябьшкан башы нишлəптер су эченə таба бата башлады. Шуда күрə Хəммəт агачның ypтacынa күчте. Бу, əлбəттə, Гатага ошамады.

198

–Карале, Хəммəт дус, – диде ул, үзен көчкə генə кулга алып, – син миңа таба шуышма инде, батырасың бит мине дə ...

– Нə-ə-ə-ə-р-с-ə-ə-ə?. – диде Хəммəт, Гатаның өстенə акула кебек ташланырга əзерлəнгəн cыман. – Минем бүрəнəм булмаса, күптəн балыклар азыгы идең бит инде син.

Ике агачтан торган «салда» территория өчен сугыш башлан-ды. Гатаның оятсызлыгыннан, рəхмəтсезлегеннəн ярсып, Хəммəт:

– Чишəм каешны! Бир минем бүрəнəмне! – дип кычкырды. Хəммəт бүрəнəлəрне бергə тотып торган бəйне чишмəкче

булды, лəкин булдыра алмады – каеш юешлəнеп тыгызланган иде. Ул каешны чəйнəргə кереште. Гата якташының бу җинаятенə комачауларга ният итеп караган иде да, тик Хəммəткə таба шуышканда агачларның бəйлəнгəн башы авырлыктан бата башлагач, ул үз ypынынa элекке позициясенə чигенергə мəҗбүр

булды.

Бик озак маташа торгач, Хəммəт тешлəре белəн каешны өзүгə иреште.

Агачлар бер-берсеннəн телəр-телəмəс кенə аерылып киттелəр, həм якташлар яңадан берəр бүрəнə иялəре булдылар.

Хəммəт, Гатаны үчеклəп шаркылдап көлде дə, куллары белəн тиз-тиз ишкəлəп, якташыннан ерагая башлады.

Гата да шаркылдап көлеп җибəрде. Хəммəт су төбенə төшеп киткəндəй булды – ялгыш Гатаның агачын кочаклаган лабаса ...

Бутаганнар агачларны ... Хəммəт Гатаның «йомычкa» сына ябышкaн, ə Гата, хайван, Хəммəтнең утрау кадəр бүрəнəсенə атла-нып, шатлыгыннан «Җомга Kөe» нə җырлый.

Онытасым юк үлгəндə дə, Гүрлəргə кергəндə дə ...

Хəммəт, шашудан «А-а-а» дип үкереп, башын агачка бəрде. Аннары Гата мондый сүзлəр ишетте:

– Бир бүрəнəмне, карак!.. Кеше талаучы!.. Мин сине судка бирəм!.. Мəскəүгə язам ...

199

Хəммəтнең авызына су тулгач, сүзне Гата алды:

– Яз, яз, – диде ул, куллары белəн ишкəлəп. – Син лутчы ОOНгa яз – сугыш нейтраль суларда бара бит.

Гатаның ерагаеп барганын күргəч, Хəммəт ачудан тешлəрен агачка батырды.

Бу вакытта инде Гата «Җомга көе» н тəмамлап, дөньяның киңлеге турында ниндидер бер башкорт җыры җырлый иде.

Шулай да, офыкта акулалар күренгəч, бүрəнəлəр бер-берсенə тагын бəйлəнделəр. Акулалар күздəн югалгач, «сал» экипажында тaгын талаш чыкты.

Тəүлек буена океан кочагында «иркəлəнгəч», Алла həм сти-хия колларының тамаклары ачты. Агачларның кабыгын ашаганда, гаделлек буенча, həpкeм үзенең бүрəнəсен кимерергə тиеш иде. Лəкин нəзек агачның кабыгы бик ачы, тəмсез бульш чыкты. Ə кай-сы агач кемнеке икəне əлегə haмaн законлаштырылмаган иде.

Бу юлы «сал» ның бавы булып хезмəт иткəн чалбарны Гата чəйнəп өзде. Хəзер инде икесе дə игьтибарлырак булдылар, шуңа күрə икесе дə юан бүрəнəгə куллары, аяклары heм тешлəре белəн ябыштылар. Нəзек агач, үпкəлəгəн сыман, бата-калка хуҗасыз чайкалып калды.

– Гата, минем дүрт балам ятим кала, күч син теге агачка. Бу бүрəнəне мин беренче таптым бит.

Хəммəтнең тавышында ялвару, үтенү həм талəп итү нотала-ры бар иде.

– Минем дə гаилəм бар, – диде Гата, коры гына. Мин сиңа караганда яшьрəк тə – минем əле бөтен гoмерем алда. Яшисем килə минем!

Чынлап та, Гата яшьрəк тə, тазарак та иде. Ул, шуннан фай-даланып, Хəммəтнең чəчлəреннəн элəктереп алды да аны берничə мəртəбə суга батырып калкытты. Хəммəт каршы торуның мəгьнəсез-леген аңлагач: «Алланың əче Kahəpe төшсен!» – диде дə ятим агачка таба йөзеп китте.

200

Ике бүрəнə apacындa талаш дəвам итте.

Кычкырудан тавышы карлыккач, Хəммəтнең сүгенүле кар-гышларына Гата җавап бирə алмый башлады.

Нəкъ шул вакытта еракта зур кораб күренде. Гатаның талаш-канда өзелгəн тавыш җепселлəреннəн:

– Хəммəт!.. Кычкыp тизрəк!.. – дигəн сүзлəр көчкə шыелдап чыкты ...

Котылабыз ... кычкыр ... минем тавыш юк бит ...

Газиз бүрəнəсеннəн колак кагу Хəммəтне бик рəнҗеткəн иде. Шуңа күрə ул бик явыз итеп авызын кыйшайтты да:

– Кычкырмыйм! – диде.

Гатаның өзгəлəнгəн җаныннан:

– Кычкыр, Алла хакы өчен! – дигəн əмер ишетелер-ишетелмəс кенə булып сытылып чыкты.

– Бүрəнəмне бирсəң, кычыpам, – диде Хəммəт.

Океаннарда сирəк очрый торган юан бүрəнəне дошманына бирү Гатаның уенда да юк иде. Ул ямьсез итеп елмайды да:

– Мин синең нинди кеше икəнеңне белəм ... – диде. – Кыч-кырам, дип ялганлап бүрəнəмне элəктермəкче буласыңмы?

Алар талашкан арада, кораб юкка чыкты.

(1990)

Сүзлекчə

Тын океанда көрəш дəвам иттe – в Тихом океане продолжалась борьба алла хакы өчен – ради бога

бата-калка – утопая бичара – несчастный дучар булу – подвергаться

ишетелер-ишетелмəс – еле слышно каеш – ремень каһəр – проклятие, гнев

кол – раб кəүсə – ствол нəзек – тонкий сал – плот

тыпырчыну – биться төксе – мрачный шом – тревога, опасение əҗəл – смерть үкерергə – реветь

201

Фəнис Яруллин

Фəнис Яруллин 1938 елда Баулы районының Кызылъяр авы-лында туа. Армиядə, спорт күнегүлəре вакытында бəхетсезлеккə юлыгып, гомерлек авыру ала. 1964 – 1970 елларда Казан дəүлəт университетында читтəн торып укый, аны уңышлы тəмамлый. Бе-ренче шигырьлəре матбугатта 1960 елда чыга башлады. Хəзер 33 китап авторы. Татарстан комсомолының М. Җəлил исемендəге бүлəге, Г. Тукай исемендəге дəүлəт бүлəге иясе. Иҗади уңышлары «Халыклар дуслыгы ордены белəн бəялəнде». Аңа 2001 елда Татарстанның халык шагыйре исеме бирелде.

Г_л и_ан малайлары

Гөлҗиһанның малaйлары авылга көтмəгəндə кайтып төшəргə яраталар. Һəрберсенең кулында машина. Шəhəрдə эшлəре гөрлəп бара. Өлкəн улы Хəйри ниндидер кибет ачып җибəргəн. Уртанчысы Хəбипнең əллə ничə җирдə бензоколонкасы бар, төпчеге Хисмəт – адвокат. Дөрес булса, адвокатлар хəзер акчаны көрəп ала, имеш.

Гөлҗиhан малайлары алып кайткан бүлəклəрне тотып карый да ah итə:

– Бик кыйбаттыр бит болар. Минем өчен шулкадəр акча түкмəскəегез инде. Минем болай да дөньям бөтен. Аллага шөкер, торырга өем, ашарга ризыгым бар. Əле Былтыргы бүлəклəрегез дə шул килеш сандыкта ята, – дип, сак кына, балаларының күңелен рəнҗетмəс өчен генə, бүлəклəргə кагылып чыга..

– Ə син аларны, əнкəй, сандыкта caклaмa, – ди малайлары. – Көненə əллə ничə тапкыр өc-башыңны aлыштыр. Йомышың бул-маса да, кибеткə бар. Əгəр инде кибеткə барасың килми икəн, көтү куганда бер күлмəгеңне, каршылаганда икенчесен ки. Урамга həрвакыт зонтик күтəреп чык.

– Килешмəгəнне! Кем инде авылда зонтик күтəреп йөри!

Авыл халкы гомер – гомергə ишеп яңгыp яуганда да берəр иске плащын бөркəнеп йомышына чаба.

202

–Син, əнкəй, авыл мокытлары белəн тиңлəшмə инде, – ди өлкəн малай Хəйри. – Кем бу, дигəндə, Хəйрилəрнең, Хəбиплəрнең əнкəсе Гөлҗиhан! диярлек булсын. Əнə ишегалдында йөри торган ике этне күрəсеңме, əнкəй.

Гөлҗиhан тəрəзəдəн урамга карады.

– Юк, балалар, анда ниндидер ике егет кенə əрле-бирле йөренеп тора. Ул иптəшлəрегезне дə өйгə чакырырга иде. Хəзер ашым өлгерə. Бергə-бергə ашарсыз. – Иптəшлəребез түгел, безнең этлəребез алар, əнкəй, – диде Хəйри.

Берсе минеке, икенчесе Хəбипнеке.

– Əстəгьфирулла, тəүбə, диегез, улым.

– Əйе, этебез. Телибез икəн – без аларны капка баганасына бəйлəп куя, телибез икəн – урамга куып чыгара алабыз.

Гөлҗиhан улларының сүзлəрен шаяртуга санады. Əнкəлəренең аптырашта калганын күреп, адвокат малай хəлне аңлатып бирде.

– Абыйларның тəн сакчылары алар, əни, ə тəн сакчылары хуҗалары янында утырып ашамый. Инструкция кушмый.

– Менə ишетмəсəң ишет! – диде Гөлҗиhан, янə гаҗəплəнеп.

– Сез бит болай да əзмəвердəй егетлəр. Нəрсəгə сезгə сакчы? Үзегезне үзегез саклый aлмыйсызмыни инде? Сакчыдан саклатып йөргəнегезне белсə, авыл халкы сезнең турыда ни əйтер? Гөлҗиhанның малайлары, шəhəргə киткəч, боламыкка əйлəнгəн икəн, димəслəрме?

– Син, əнкəй, искечə фикер йөртəсең. Сакчы ул, белəсең килсə, престиж! Сине Сине сакчы саклап йөртə икəн, димəк, син зур кеше.

– Əйе, – дип, сүзгə киленнəре кушылды. – Синең малайларың зур кешелəр, əнкəй. Шуны исеңнəн. чыгарма.

– Зур кеше, дисез инде алайса, – диде Гөлҗиhан, токмачын кисə-кисə.

203

Аның бу мəсьəлəдə, əлбəттə, үз фикере бар иде, лəкин ул ба-лалары белəн бəхəс куертып тормады. Чөнки тизрəк аш өлгертəсе бар иде. Киленнəр аның кул хəрəкəтлəренең өлгерлегенə, белəклəренең сыгылмалылыгына сокланып карап тордылар.

– Һай, күзлəрем генə тимəсен, – диде өлкан килен, – бигрəклəр дə оста кисəсең инде токмачны. Минем бер дə рəтле чыкмый: кайсы юан, кайсы нечкə була. Хəйри, токмачлы аш ашыйсы килə, дисə, татар халык ашлары пешерə торган ашханəгə китəбез.

Каенаналарының өлгерлегенə соклану белдерсəлəр дə, киленнəр аның кулыннан эшен алырга ашыкмады. Хəер, аларның үз эше җитəрлек иде. Өлкəн килен башы-аягы белəн көзгегə кереп чумган. Колакларына əле бер алкасын, əле икенчесен тагып карый. Тик нигəдер hичберсен килештерми. Уртанчысы бер кечкенə че-модан сыман нəрсəсен ачып алдына куйган да, шуннан төрледəн-төрле кайчы, кискеч, тырнак игəүлəре həм тaгын əллə нəмəрсəлəр алып, аяк тырнаклары белəн мəш килə шомарта, буйый. Аның буя-выннан өйгə тəмсез ис тарала. Гөлҗиhанның мондый ят ислəрдəн сулышы буыла. Ул балаларына сиздермичə haвагa чыгып керə. Ə малайлар аягөсте генə тегесен-монысын капкалап китəлəр. Өстəл түрендə сырлап-сырлап эшлəнгəн матур шешə утыра. Шешəгə ябыштырылган кəгазьдə бернича медаль рəсеме төшерелгəн. Ма-лайлар шешəдəге затлы эчемлекне уртлап-уртлап киткəлилар, həрберсенең күңеле көр. Аеруча Хəйри ачылган:

– Əнкəй, əнкəй, – ди ул ике сүзнең берендə, – син менə бу двоешник малаеңны адвокат булыр дип уйлаган идеңме? Юктыр, уйламаганcсыңдыр. Ə мин тоттым да ул маңкадан адвокат ясадым.

– Укыттым, диген, улым, – диде Гөлҗиhан, йомшак кына.

– « Укыттым» не то слово, əнкəй. Ул укып мəңге адвокат бу-ла алмый иде. Аның кесəсендəге дипломы минем акчадан ясалган. Хəзер аңа шəhəpнең иң олы байлары: «Нихəллəрегез бар, Хисмəт

204

Шакирович!» – дип сəлам биреп китə. Чөнки белəлəр: həpкем берəр вaкыт килеп кабарга мөмкин. Килеп каптыңмы – адвокат кирəк. Менə шулай, əнкəй, синең малайларың югалып калмады. Күплəр болганчык судан ничек балык тотарга белмичə йөргəндə, улларың балыкның алтынын элəктерде.

– Алай мактанышырга ярамый, балалар. Энеңə ярдəм иткəнсең икəн рəхмəт. Əмма үзеңнең булдыклыгыңны həp җирдə кычкырып йөрү килешми.

– Их, əнкəй, синнəн haман татарның тыйнаклыгы чыгып җитми əлe. Хəзерге заманда həpкем үзен-үзе күрсəтергə тиеш. Тыйнак кына булып yтырсам, мин шəhəр уртасында кибет ача ала идемме? Юк! Əнə Хəбипне күр: җай чыгу белəн бензоколонкалар-ны кабып кына йотты, həм дөрес эшлəде. Ул йотмаса, башкалар йотачак иде.

– Байлык apтыннан куып гөнahкa бата бармыйсызмы, бaлалар. Мине менə шул борчый.

– Юкка борчыласың, əнкəй. Без мəчетлəргə садака биреп то-рабыз. Карагыз əле, егетлəр, əллə өчəүлəшеп үзебезнең авылга бер мəчет салып җибəрəбезме? Ул мəчетка əнкəйнең исемен кушар-быз. «Гөлҗиhан мəчете»! Шəп яңгырый бит, ə?

Егетлəргə бу фикер бик ошады. Алар башларына килгəн уй-ларын күңеллəренə генə сыйдыра алмыйча, урманга менəргə бул-дылар ...

Алар, өч машинага төялеп, урманга менеп киттелар. Юл үргə таба иде, əмма көчле машиналар үрне сизмəде. «Эh» дигəнче, кай-чандыр үзлəре җилəк җыеп йөргəн имəнлеккə килеп җиттелəр. Аланлыкта мул табын əзерлəнде. Хəйри теге сырлы шешəсеннəн рюмкаларга эчемлек агызып энелəренə сузды.

– Ə сезгə юк! – диде ул, хатыннарына кырыс карап. – Гөлҗиhан киленнəре эчəргə тиеш түгел. Сез, энекəшлəр, тотып куегыз, миннəн фатиха.

205

–Нəрсə өчен эчəбез? – диде адвокат.

– Булачак мəчет өчен, – диде абыйсы.

Малайлар рюмкаларын күтəрергə генə торганда, Гөлҗиhан:

– Юк, балалар, юк! Мин моңа риза түгел, мəчет салу кебек изге эш аракы белəн башланырга тиеш түгел. Бəхиллегем юк!

– Һəр эшнең башы шул бит, əнкəй, – дип, малайлар каршы килеп маташканнар иде, əмма Гөлҗиhан:

– Эшнең башы бисмилла булырга тиеш, – дип, үз сүзендə торды.

– Ярар алайса, əнкəй, – диде малайлар. – Мəчетне без бис-милла белəн башларбыз. Ə бу рюмкаларны изге күңелле əнкəбез хөрмəтенə бушатыйк.

Гөлҗиhaн, улларының үзе алдында авыз күтəреп эчеп уты-руларын өнəмичə читкəрəк китеп, кулларына чəчəклəр җыя баш-лады. Бервакытта да аның болынга чыгып чəчəк җыеп йөрергə вaкыты булмады. Кара инде бу кыңгырауларны! Нинди матур икəн бит алар. Кулларыңа тотып селексəң, зеңгел-зеңгел иткəн тавыш чыгарырлар кебек. Ə менə бу сары, шəмəхə, зəңгəр чəчəклəр! Гөлҗиhан аларның исемен дə белми лəбаса. И бу дөньялар! Авыл-да яшəп чəчəклəрнең исемен дə белмə инде. Җитмеш ике яшь уз-ган да киткəн. Шул җитмеш ике ел гомер эченде ничə тапкыр ко-яшка күтəрелеп карады, ничə тапкыр таңнарның гүзəллегенə хо-зурланды икəн ул?!

Гөлҗиhан көрсенеп куйды. Еракта улларының нидер турын-да кызып-кызып бəхəслəшүе колагына чалынды. «Барыйм əле, эле-гешеп китмəсеннəр тaгын!» – диде ул, үз-үзенə..

Малайлар алан уртасында җəелеп үсеп утыручы карт имəнгə төртеп күрсəтə-күрсəтə бəхəслəшəлəр иде. Баштарак Гөлҗиhан сузнең ни турында барганлыгын аңламады.

– Менə шушында бəйлəп куйды ул мине, менə шушында, – диде Хəйри, ярсып-ярсып, – Ни өчен, диген? Бер арба печəн өчен бит.

206

Эшнең нəрсəдə икəнлеге Гөлҗиhанга яңа гына барып җитте. Əйе, урман каравылчысы аксак Садри, тиешсез җирдəн печəн чапкансың, дип, Хəйрине имəн төбендəге кырмыска оясына утыр-тып ике сəгать бəйлəп тоткан иде шул. Əгəр җилəккə баручы ха-тыннар күреп коткармаган булса, кем белə, бəлки, Хəйри шунда җан да биргəн булыр иде.

– Аударам мин бу имəнне, хурлык баганасы булып утырма-сын, диде ярсыган Хəйри həм ашыгa-ашыгa машинасы янына килде.

Анда аның моторлы пычкысы бар икəн. Урман аланын яңгыратып мотор тавышы яңгырады. Гөлҗиhан улы янына якын-лашырга тырышып:

– Кисмə, балам, мəңге риза-бəхил түгел, кешелəргə булган ачуны табигатьтəн алмыйлар, – дип əйтеп караса да, аны тыңлаучы булмады, киресенчə, аны читкəрəк алып киттелəр.

Бераздан гөрселдəп карт имəн ауды.

– Хурлык баганасын аудардым, – диде Хəйри. – Юкса ул ничə еллар буе төшлəремə кереп йөдəтте.

Хəйригə беркем берни əйтмəде. Гөлҗиhан гына кайткан вaкыттa аның машинасына түгел, уртанчы улы Хəбип машинасына утырды. Хəбип əнкəсен əллə каян, икенче юлдан алып китте. Бара-бара алар борчак басуына килеп чыктылар. Хəбип гөрлəп барган куəтле машинасын борчак басуына алып кереп китте.

– Борчакларны таптатасың бит, балам, нишлəвең бу? – диде ана, ачыргаланып. – Əллə исерекме син?

– Минем дə үчем бар, – диде Хəбип, тешен кысып. – Шушы басудан җыйган бер кесə яшел борчак өчен колхоз бригадиры ми-не камчы белəн ярган иде.

– Борчакларның монда ни гаебе бар, балам? – диде Гөлҗиһан. – Алар гөнаhсыз сабыйлар кебек бит. Ничек кулың бара?

– Мине камчыларга куллары барды бит, ə нигə минеке бар-маска тиеш?!

207

Гөлҗиhан улларының йөрəгендə моның кадəр үч ята дип белми иде. Ничə еллар узган бит инде бу вакыйгаларга. Хəзер теге аксак урман каравылчысы да, Хəбипне камчылаган бригадир да дөньяда юк. Үзлəре булмаса да, эшлəгəн явызлыклары калган. Күрəсең, аны теге дөньяга алып китеп булмыйдыр инде. Гөлҗиhанга явызлык эшлəүче кешелəр өчен, уллaры өчен оят бу-лып китте. Ул хəтта калтырана ук башлады.

– Төшер мине, – диде ул улына, – бу кыланышларыгызга мин мəңге риза-бəхил түгел ...

Мотор үкерүе белəн Хəбип арткы утыргычка утырган əнкəсенең сүзлəрен ишетмəде. Гөлҗиhан, əллə ялгыш, əллə бу вахшəтне күрергə телəмичə, машина ишеген ачып, тышка ыргыл-ды. Аның соңгы сүзлəрен җиллəр еракка, алып киттəлəр:

– Мин риза-бəхил түгел! Мин мəңге риза-бəхил түгел!

(Сентябрь, 1999)

Сүзлекчə

аягөсте – стоя, на ногах болганчык – мутный вəхшəт – варварство, ужас

гөнаһсыз сабый – невинный ре-бенок ишеп яңгыр яву – ливень

камчы – плетка кəнизəк – рабыня көрсенү – вздыхать

көтмəгəндə – неожиданно риза-бəхил түгел – не прощу тыйнаклык – скромность урман каравылчысы – лесничий хурлык – позор ыргылды – устремиться ярсып – разъяренно үч – месть