Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Уч.пос. (2).docx
Скачиваний:
11
Добавлен:
27.05.2015
Размер:
117.26 Кб
Скачать

Бишенче тема

а) әйе, юк, түгел, мин риза, риза түгел, дөрес, дөрес түгел, мин каршы, мин каршы түгел, мин әзер, мин әзер түгел, хәзер, ярый, ярар, сез хаклы, сез хаклы түгел, чынлап, әлбәттә, һичшиксез, шулай, алай түгел, ярамый, минем вакытым юк, риза була алмау, мин риза түгел, мөмкин түгел, бик шәп, сезнеңчә булсын, минемчә, безнеңчә;

ә) җәяү, сәяхәт, юлчы, юллама, хыял, сайлау, озату, ышану, оештыручы, чагыштыру, өч тапкыр ашау, кунакханәдә яшәү, сәяхәт итү, самолет белән очу, корылма, диңгез, җиләккә йөрү, күлдә балык тоту, су керү, санаторий, ял йорты, болын, аерым түләү, Биләр, Болгар, сәламәтләндерү үзәге, истәлекле, әчтәлекле, үзенчәлекле, тәэсирле.

Биремнәр.

1. Тема буенча тәкъдим ителгән сүзләрне дөреситеп укыгыз һәм сүтөзмәләр төзеп языгыз.

2.Үткән дәресләрдәге репликаларны, сүзләрне кулланып диалог төзегез.

3. Ун сорау язып җавапларын языгыз.

4. Рус теленә тәрҗемә итегез.

Сау булыгыз, исəнмесез, хуّшыгыз, ярый, ярамый, рəхим итегез, рəхмəт, əти, əни, апа, абый, мə, мəгез, бар, к, зур, кил, кайчан?, кайда?, ничек?, күпме?, кая?, нинди?, бармы?,кирəкме?, дəү əни, дəү əти, кардəّ , туган, гаилə, егет, кыз, туй, хатын, никах, кияүдə, өйлəнгəн, авыл.

5.Текстны игътибар белән укыгыз, тәрҗемә итегез.

Сәяхәт

Меңләгән кешеләр үзләренең ял вакытларын сәяхәттә уздыралар. Алар чит илләрдә булалар, төрле кешеләр, халыклар белән аралашалар, төрле-төрле ризыклар ашап карыйлар, яңа көйләр ишетәләр.

Кайберәүләр зур шәһәрләрдә булырга яраталар. Музей-күргәзмәләрне карарга, шәһәрнең күренекле урыннарында булырга, кибетләрдә йөрергә яраталар.

Ә кайберәүләр, ял итү өчен, диңгез буен яки тауларны сайлыйлар. Күпчелек сәяхәтчеләр үзләре белән фотоаппарат алалар. Шәһәр яки табигать күренешләрен, кызыклы архитектура үрнәкләрен, үзенчәлекле үсемлекләр яки хайваннарны фотога төшерәләр. Еллар узу белән, ул фоторәсемнәр бу сәясәтне искә төшерегә ярдәм итә.

Сәясәт вакытында бернинди китаптан да укып булмый, телевизордан да күреп булмый торган әйберләрне очратырга мөмкин.

Сәяхәт ул – географияне өйрәнү, кешеләр белән танышу, аралашу өчен дә бик яхшы чара.

(А.Гыйләҗетдинова)

6. Сүзләрне тартым белән төрләндерегез һәм һәрберсе белән бер җөмлә әйтегез.

Сәяхәт, юлчы, хыял, кунакханә, диңгез.

Үткәннәрне искә төшерәбез.

Исемнең килеш белән төрләнеше

Баш килеш (основной падеж)

-

Иялек килеше (притяжательный падеж)

-ның / -нең

Юнәлеш килеше (направительный падеж)

-га / -гә; -ка/ -кә

Төшем килеше (винительный падеж)

-ны / -не

Чыгыш килеше (исходный падеж)

-дан/ -дән; -тан /тән; -нан/ -нән

Урын-вакыт килеше (местно-временной падеж)

-да / -дә; -та / -тә

Исемнең тартым белән төрләнүе

Формы пренадлежности

После основ на гласную

После основ

на согласный и на –у, -ү

Ед.число

Мн.число

Ед.число

Мн.число

I

-быз/-без

-ым/-ем

-ыбыз/-ебез-

II

-гыз/-гез

-ың/-ең

-ыгыз/-егез

III

-сы/ -се

-(лар)ы/ -(ләр)е

-ы/-е

-(лар)ы/-(ләр)е

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнүе

Б.к.

әнием

(әниең)

апам

(апаң)

Россия Федерациясе

Татарстан Республикасы

И.к.

+нең

+ның

+нең

+ның

Ю.к.

+ ә

+а

+(н)ә

+(н)а

Т.к.

+ не

+ны

+н

+н

Ч.к.

+нән

+нан

+(н)нән

+(н)нан

Ур.-в. к.

+дә

+да

+(н)дә

+(н)да

  1. Итагатьле итеп, сорау, җавап бирү, кабат сорау, сорау интонацияләрен дөрес әйтеп, түбәндәге сөйләшүләрне укыгыз.

-Сәяхәтләр һәм экскурсияләр агенствосы кайда урнашкан?

-Ул үзәктә Бауман урамы каршында урнашкан.

-Экскурсиягә (сәяхәткә, туризм өчен) нинди маршрутлар тәкъдим итә аласыз?

-Без сезгә Казан, Болгар, Алабуга, Биләр, Свияжск, Чистай шәһәрләренә туристик маршрут тәкъдим итә алабыз.

-Сездә Алабугага ничә көнлек юлламалар бар?

-Алабугада турбазада яшәү өчен, ике һәм өч көнлек юлламалар бар.

2)

- Сез нинди транспорт белән барарга теләр идегез?

- Мин поездда (самолетта, автобуста, пароходта) баруны кулай күрәм (предпочитаю).

- Гаиләләр өчен юлламалар бармы?

- Әйе, бу юллама буенча сез гаиләгез белән бара аласыз.

-Төркем кайчан җыела?

-Төркес чәршәмбе көнне кичке сәгать сигездә экскурсия агенствосы янында җыела.

3)

- Исәнмесез, Төркиягә юллама бармы?

- Кызганычка каршы, мин анда барырга киңәш итмәс идем, чөнки анда күп кенә кунакханәләрне су басты.....

- Алайса кайсы илләргә барырга киңәш бирер идегез?

- Канадага, Европога илләренә, Япониягә ...............

- Канадага юллама нинди бәядә?

- Бер атналык юллама – 600 доллар, ике атналык юллама – 900 доллар.

- Юллама бәясенә нәрсәләр керә?

-Юллама бәясенә экскурсияләр, өч тапкыр ашау, кунакханәдә яшәү керә. Ләкин юл бәясе юлламага керми.

4)

- Сез җәен кайда ял итәчәксез?

- Җәен мин авылда, диңгездә ял итәчәкмен.

- Сез узган ел кайда ял иттегез?

- Узган елны мин “Васильево» саноторияндә ял иттем, ә соңыннан авылда әбиләрдә булдым.

- Саноториядә нишләдегез?

- Сәламәтлекне тәртипкә китердем. Төрле процедуралар үттем һәм массаж ясаттым. Ә сез ничек ял иттегез?

- Бик яхшы ял иттем.

- Быел кайчан ялга китәсез?

- Минем ялым август аенда булачак.

-Яхшы ял итүегезне телим!

8.Туроператордан сез сәяхәт һәм экскурсияләр бюросында Татарстандагы туристик маршрутлар турында мәгълүмат туплыйсыз, ди. Әлеге ситуациягә туры килгән диалог төзегез.

9. Муса Җәлилне искә алып, аның табигать турында берәр шигырен ятлап килегез.