Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Уч.пос. (2).docx
Скачиваний:
11
Добавлен:
27.05.2015
Размер:
117.26 Кб
Скачать

Унберенче тема

а) кунакчыл, авыз итү, бүләкләү, каршылау, гореф-гадәт, йола, бәйрәм, Татарстан Республикасы көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме, Яңа ел бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне, Нәүрүз бәйрәме, Белем көне, Өлкәннәр көне, Балаларны яклау көне, Корбан бәйрәме, Раштуа бәйрәме;

ә) Сабан туе, җыр-бию, уеннар, ярышлар, милли көрәш, Сабан туе батыры, тәкә, кыйммәтле бүләкләр, ат чабышлары, чигүле сөлгеләр, гармун тавышы яңгырау, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык сугышы, бау белән тартышу, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерү, бауга тезеп бәйләнгән әйберләрне күз йомып кисү, шома баганага үрмәләп менү, көянтә-чиләк күтәреп йөгерү, чүлмәк вату, балалар мәйданы,

Биремнәр

  1. Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез.

Сабан туе

Сабан туе — элек-электән татар халкының яраткан бәйрәме. Сабан туе — язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә, шимбә көндә авылларда, ә якшәмбе көнне районнарда була. 20 — 25 июнь тирәсендә Казанда үтә.

Сабан туе Идел буенда яшәгән барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә рус, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга бәйрәмчә киенеп, кайсы җәяү, кайсы машина белән килә.

Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Һәр көрәшче сөлге белән көндәшенең биленнән урап тота һәм аны җиргә егарга тырыша. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданга чиратлашып яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабантуйда икенче зур ярыш - ат чабышы. Атлар 5 — 8 километр ераклыктан мәйданга чабып керәләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә. Иң арттан килгән атның хуҗасына да бүләк бирәләр, муенына яулыклар, тастымаллар бәйлиләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла: шома колгага менеп әтәч алу; капчык киеп йөгерү; капчык белән сугышу; чүлмәк вату; сулы чиләк-көянтә асып йөгерү; аяк бәйләп йөгерү; аркан тартышу һәм башка кызыклы уеннар. Спорт ярышлары йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, волейбол, теннис буенча үткәрелә. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый: бииләр, җырлыйлар, нәфис сүз сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә таралалар. Һәр йортта табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә. Кичен яшьләр өчен җыр-биюләр дәвам итә.

Сабан туе - күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

(Ф.С.Сафиуллинадан)

2. Сорауларга җавап бирегез.

1.Сезнен иң яраткан бәйрәмәгез нинди? Ни өчен?

2. Гаиләгәз белән Яңа ел бәйрәмен үткәрү турында сөйләгез.

3. Татарстанда нинди милли бәйрәмнәр үткәрелә?

4. Сабан туенда катнашасызмы? Сезгә бу бәйрәмдә иң кызыклысы нәрсә?

Истә калдырыгыз!(Запомните!)

Повелительное наклонение выражает повеление, приказ, приглашение. Каждый корень совпадает со II лицом ед. ч. Повелительного наклонения: йөгер (беги), ал (бери), сал (клади), ташла (бросай), кайт (вернись). Повелительное наклонение выражает отношение к процессу.

Этот глагол не имеет временных форм; склоняется по числам и лицам (II и III лица).

Единственное число

Множественное число

I

-

-

-

-

II

бар (иди), барма (не иди)

йөгер (беги), йөгермә ( не беги)

барыгыз (идите), бармагыз (не идите)

йөгерегез (бегите), йөгермәгез

( не бегите)

III

барсын (пусть он идет), бармасын (пусть он не идет)

йөгерсен (пусть они идут), йөгермәсен (пусть он не бежит)

барсыннар (пусть они идут), бармасыннар (пусть они не идут)

йөгерсеннәр (пусть они бегут), йөгермәсеннәр(пусть они не бегут)

Значение повелительного наклонения, приказа может выражаться формой инфинитива в инфинитивных односоставных предложениях, изъявительным наклонением II лица будущего времени, категорическим прошедшим временем:

Артта калмаска! – Не отставать!

Планны үтәргә! – Выполнить план!

Син безгә күрсәтерсең әле! – Ты покажешь, нам ладно!

Әйдә киттек! – Айда, пошли!

  1. Әлеге сүзләрне боерык фигыльләргә әйләндерегез: уйларага, сөйләргә, басарга, ашарга, көлергә, белергә.

  2. Темага кагылышлы ике боерык фигыльләрне алып барлык һәм юклык формаларында зат-сан белән төрләндерегез.

Желательное наклонение в татарском языке имеет I лицо.

Единственное число

Множественное число

I

барыйм (пойду-ка я), килим (приду-ка я), өзим (сорву-ка я)

барыйк (пойдем мы), языйк (напишем мы), өзик (сорвем мы)

Условное наклонение глагола в татарском языке оформляется аффиксом –са – сә (если)