Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Уч.пос. (2).docx
Скачиваний:
11
Добавлен:
27.05.2015
Размер:
117.26 Кб
Скачать

Дүртенче тема

а) ашау, эчү, суыну, туклану, түләү, шифалы су, теләү, рәхәтләнү, эскәтер, тәмле, тагын кирәк (-ме), җиләк-җимеш, алма, груша, җир җиләге, каен җиләге, кура җиләге, карлыган, чия, яшелчә, суган, яшел суган, башлы суган, кишер, чөгендер, кабак, шалкан,борчак, сарымсак, кыяр, карбыз, кавын, тозлы кыяр, кәбестә салаты, итле салат, чикләвек, әстерхан чикләвеге, чәй, сөтле чәй, мәтрүшкә чәе, каһвә, сыра, ак шәраб, шулпа, аш, борчаклы аш, токмач, бәрәңге, кыздырылган бәрәңге, итле бәрәңге, йомырка, ботка, май, каймак, сөт, сөт өсте, эремчек, ак май, көнбагыш мае, катык, корт, туңдырма, ипи, икмәк, балык, ит, тоз,борыч, серкә, шикәр, шикәр комы, бал, гөмбә, казылык, кайнатма, тавык ите, сарык ите, бозау ите, күмәч, арыш икмәге, ярма, тары ярмасы, карабодай ярмасы, дөге ярмасы, солы.

Биремнәр.

  1. Темага караган сүзләрне дөрес итеп укыгыз, күчереп языгыз һәм русчага тәрҗемә итегез.

  2. Аш бүлмәсендә була торган предметларны күплек санга куеп языгыз.

суыткыч, мендәр, шырпы, чүмеч, газ плитәсе, келәм, кәнәфи, юрган, иттарткыч, савыт-саба, түшәк, язу өстәле, карават, таба, чәнечке, принтер, пычак, кашык, тастымал, чәйнек

  1. Сорау җөмләләрне тиешле интонация белән әйтеп, диалогларны тәрҗемә итегез, укырга әзерләнегез.

  1. - Вам нравитcя новое здание общежития?

- Да, очень нравится.

- Оно большое?

- Да, большое. Четырех этажное здание. В общежитие в каждой комнате есть кухня, туалет и ванная. В комнате есть все удобства.

- А в каком районе?

- Приволжском, Этот район очень мне понравился: благоустроенный, там много культурно-развлекательных центров, спортивных объектов, магазинов.

- Я очень рада за тебя.

- Спасибо!

2) – У вас большой дом, Амир Халиуллович?

- Да, у меня большой дом и большая семья.

- А сколько комнат в вашем доме?

- В двух этажах 6 комнат, на первом этаже большая столовая, кухня, просторная прихожая, удобная ванна и другие, на втором – гостиная, спальные комнаты, рабочий кабинет.

- А у вас есть огород?

- Да, около дома, 6 соток. Там мы выращиваем все необходимые культуры.

- Замечательно!

- Приходи к нам в гости!

- Спасибо, обязательно приду.

4.Текстны укыгыз һәм русчага тәрҗемә итегез.

Яраткан ашларым

Мин татар халык ашларын бик яратам. Алар бик күп: гөбәдия, пәрәмәч, кыстыбый, коймак, кош теле, чәкчәк, өчпочмак, пәхләвә. Безнең өйдә бу ашлар еш пешерелә, бигрәк тә өчпочмак. Ә пәләхләвәне әни бәйрәм табына әзерли.

Мин җәй көне авылна кайткан идем. Анда мине сөт өсте һәм катык белән сыйладылар. Тутырган тавык пешерделәр. Каклаган каздан авыз иттерделәр. Миңа бигрәк тә тутырган тавык ошады. Яңа суйган тавыкның итен тирәсеннән аерып, арасына йомырка салып пешерәләр икән аны.

Безнең өйдә “Татар халык ашлары” исемле китап бар. Анда барлык татар ашлары турында да укырга мөмкин. Теләсәң, пешерергә дә була. Аны танылган аш остасы Юныс Әхмәтҗанов.

(А. Гыйләҗетдинова)

5.Чылбырны татар халык милли ризыкларының исемнәре белән дәвам итегез.

Токмачлы аш, пәрәмәч, бәлеш, вак бәлеш, кабартма, чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый......

6. Күплек сандагы исемнәрне кулланып нинди дә булса милли ризыкның рецептын төркемдәшегезгә дә өйрәтегез.

  1. Истә калдырыгыз. Йөргән егетегез (кызыгыз) белән кафега кердегез. Менюга карап, ризыкларга заказ бирегез.

Сез иртәнге (төшке, кичке) ашны ашадыгызмы? - Вы завтракали (обедали, ужинали)?

Юк, җитешмәдем әле. - Нет, еще не успел (-а).

Мин сезне ашханәгә (кафега, ресторанга) чакырам. - Я приглашаю вас в столовую (в кафе, ресторан).

Мин риза. - Я согласен (согласна).

Мин ачыктым - Я проголодался.

Буш урыннар бушмы? - Эти места свободные?

Монда утырырга ярыймы? - Сюда можно сесть?

Рәхим итегез, менә сезгә меню. - Пожалуйста, вот вам меню.

Башта сез сайлагыз. - Сначала вы выбирайте.

Нәрсә ашарга телисез? - Что хотите поесть?

Мин «Оливье» салаты, кәбестә ашы һәм кесәл алам - Я возьму салат “Олевье”, щи и кисель.

Ә сез нәрсә телисез? - А вы что хотите?

Мин чөгендер салаты, беренчегә токмачлы аш, икенчегә кыздырылган тавык ите, эчемлекләрдән компот алам.

Я беру свекольный салат, на первое – суп с лапшой, на второе – жаренную курицу, из напитков компот.

Ашларыгыз тәмле булсын! - Приятного вам аппетита!

Монда бик тәмле пешерәләр! -Здесь очень вкусно готовят.