Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5 класс (рус тркеме) эш пр - копия.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
09.11.2019
Размер:
368.13 Кб
Скачать

5 Нче сыйныфта (рус төркеме) тикшерү характерындагы эшләрнең саны

Эш төре

Сәгать саны

1.

Сүзлек диктанты

5

2.

Контроль язма эш

3

3.

Текстны яттан сөйләү

3

4.

Диктант

2

5.

Сочинение

2

6.

Уку күнекмәләрен контрольгә алу

2

7.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

4

8.

Хикәя үрнәгендз яңа хикәя төзү

11

9.

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү

8

10.

Диалог төзү

4

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда, аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игътибар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү – укытучының төп бурычларыннан берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү вакытында укытучы һәрвакыт турыдан – туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда: ул-укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; аларның фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамматик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан уңышлы файдалана белүләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирүенә йөкләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы тикшерү барышында укытучы сорауларны дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның бергә укучылар, дәрескә әзерләнгәндә, элек үткәннәрне дә кабатларга өйрәнәләр.

Укучыларның белемнәрен телдән тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча әһәмиятле. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында укучыларга аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.

Укучыларның җавабын тыңлый белү-телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, төрле сораулар белән укучыны бүлдерәләр. Бу исә, укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын башта тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.

Укучыларның диологик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

  1. сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан төгәллеге;

  2. сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;

  3. сөйләмнең аңлаешлылыгы;

  4. сөйләмдә сүз байлыг, җөмлә калыпларының төрлелеге һәм стиль бердәмлеге.

Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.

Укчыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:

Эш төрләре

Сыйныфлар

V

VI

VII

VIII

IX

X-XI

1.

Тыңлап аңлау(минутларда)

2

2

3

3

3

4

2.

Диологик сөйләм (репликалар саны)

7

8

9

10

12

14

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

8

9

10

12

14

16