Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5 класс (рус тркеме) эш пр - копия.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
09.11.2019
Размер:
368.13 Кб
Скачать

РАСЛЫЙМ: Мәктәп директоры ___________ Гизатуллина Г.Ф.

“___” _________ 20___ ел.

КИЛЕШЕНДЕ: Милли эшләр буенча директор урынбасары ____________ Газизова С.Ф. “___” _________ 20___ ел.

КАРАЛДЫ: Методик берләшмә утырышында

Протокол № ___ “___” _________ 20___ ел.

Татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча эш программасы.

5 Нче сыйныф (рус төркеме)

Төзүче: 1 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисамова Л.М.

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы буенча

Аңлатма язуы

Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

  1. татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

  2. татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  3. программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  4. карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  5. тәкъдим текстларны яттан өйрәнү;

  6. фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырыргы өйрәтү;

  7. татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

  8. татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  9. халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел(лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компитенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту принциплары, методлары, эчтәлеге “Рус телендә сөйләшүче балаларга башлангыч сыйныфларда татар теле укыту программасы”нда төгәл билгеләнгән. Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә дә укытучы шуларга нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештырырга тиеш.

Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион-просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат бирелә.

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәтү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; сөйләмне, синтагаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештырырга күнегү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә телне камил белү – акцентсыз сөйләүгә ирешергә һәм укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә-варить, готовить, печь; юарга-стирать, мыть), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә күпмәгънәлелек (полисемия) күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзенең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Бу төр күнекмәләр укучыларның лексик байлыгын арттыру, аерым җөмләләрне, диологик һәм монологик сөйләмне дөрес төзү өчен нигез булып тора.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү-төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләренң җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диологик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

Гомуми белем мәктәбендә грамматикага өйрәткәндә, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.

Гомуми белем мәктәбендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап, кирәкле мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга;диологик арашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә;үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга;укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укучыларның лексик-грамматик белемнәре гомумиләштерелә һәм системалаштырыла; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә; татар теле дәресләрендә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирелә. Болар барысы да рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак югары дәрәҗәдә үзләштерелергә һәм аларда актив тормыш позициясе формалаштырырга ярдәм итү максатыннан чыгып билгеләнә. Гомуми урта белем мәктәбен тәмамлаучы һәр укучы программада күрсәтелгән фонетик, лексик,грамматик, интонацион – просодик белемнәргә һәм сөйләм культурасына ия булырга тиеш.

10-11 нче сыйныфларда өйрәнелә лексик темалар киңәя бара, ягъни концентрик рәвештә үсеш ала. Алар тел күренешләрен сөйләм ситуацияләре аша үзләштерү һәм практикада куллану, татар халкының тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллау, Татарстанда һәм Россиядә яшәүче башка халыклар турында күпкырлы мәгълүмат алу һәм укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен арттыру өчен нигез булып тора.

Программаның төп өлешендә һәр сыйныф өчен телдән һәм язмача аралашу темалары, актив үзләштерелергә тиешле сүзләр, грамматик минимум, сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл билгеләнгән. Һәр сыйныф өчен гомуми сәгатьләр саны һәм билгеле бер теманы өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ахырда рус телендә сөйләшүче балаларның 5-11 нче сыйныфларда татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары бирелә.