Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Гыйлем камай (1901 - 1970)

Гыйлем Хәйри улы Камай - беренче татар профессоры. Ул — талантлы галим, Казан химия мәктәбен үстерүчеләрнең берсе, Татарстанда фәнни кадрлар үстерүгә зур өлеш керткән шәхес.

Гыйлем Камай яшьтән әтисез кала, шуңа күрә тугыз яшеннән эшли башлый. Аңа пристаньда йөк ташучы булып эшләргә дә, атлар көтәргә дә туры килә. Ләкин егетнең белемгә омтылышы зур була, һәм ул мөстәкыйль рәвештә укырга өйрәнә. Соңрак Казан укытучылар хәзерләү мәктәбен тәмамлый һәм Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, Гыйлем Томск университетының химия бүлегендә укый һәм бер үк вакытта техникумда студентлар укыта, хәтта ятимнәр йорты белән дә җитәкчелек итә. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, аны аспирантурага алып калалар, ә күпмедер вакыттан соң Казан университетына күчерәләр. Университетта Гыйлем Камай профессор А.Е.Арбузов җитәкчелегендә белемен күтәрә һәм галим булып өлгерә.

1929 нчы елда Г.Камайны, белемен тагын да күтәрү өчен, Германиянең Тюбенген университетына җибәрәләр. Галим Германиядән зур тәҗрибә туплап кайта һәм 1931 нче елда Казан университетының органик химия кафедрасы профессоры дәрәҗәсен ала, ә 1935 нче елда аның белән идарә итә башлый. Гыйлем Камай студентларга белем бирүдә яңа методлардан

79

файдалана, һәм тиз арада шәкертләренең яраткан остазына әверелә. Аның тырышлыгы белән университетның химия бинасы һәм студентлар өчен ике тулай торак төзелә башлый.

1941 нче елда Гыйлем Камай фосфор һәм мышьяк кушылмалары турында докторлык диссертациясе яклый һәм бу фәнни эше белән Казан химия мәктәбенең данын бөтен дөньяга таныта.

Бөек Ватан сугышы елларында да үзенең хезмәттәшләре һәм шәкертләре белән бергә Г.Х. Камай хәрби максатлардан кирәк булган химик матдәләр уйлап табу һәм җитештерүгә бөтен көчен бирә.

Хәзерге вакытта Гыйлем Камайның шәкертләре ил буенча таралганнар.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

йөк ташучы — грузчик уйлап табу - изобретение

көтәргә — пасти кушылма — соединение

мөстәкыйль рәвештә — хезмәттәш — коллега

самостоятельно матдә — вещество

ятимнәр йорты — дом для сирот буын — поколение

данын танытырга - прославить Сораулар

Гыйлем Камай кайсы өлкәдә фәнни тикшеренүләр алып барган?

Ул кайларда белем алган?

Галим нинди фәнни уңышларга ирешкән?

Казан химия мәктәбенең данын тәшкил иткән галимнәрдән тагын кемнәрне

беләсез?

Биремнәр

1 . Беренче татар профессорының фәнни казанышлары турында сөйләгез.

    1. Казан университетында эшләгән атаклы химикларны атагыз.

    2. Өченче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

80

Академик мирфатыйх зәкиев (1928)

Татар тел белеме өлкәсендә зур казанышларга ирешкән галим, академик Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиевнең исеме бөтен дөньяга билгеле.

Ул 1928 нче елда Ютазы районында туган. Мәктәптә укыганда, җәен колхозда эшләгән, көтү көткән, ат караган, тимерче дә булган. Мәктәпне бетергәч, ул Казан дәүләт университетында, татар филологиясе бүлегендә укыган. Укуын тәмамлаганнан соң, Мирфатыйх Зәкиев татар теле кафедрасында эшкә кала. Башта өлкән укытучы, аннары доцент, ә 60 нчы елларда татар теле кафедрасы мөдире булып эшли башлый. Докторлык диссертациясен яклагач, ул профессор дәрәҗәсенә ия була.

Күп еллар М.З.Зәкиев Казан педагогика институтының ректоры булып эшли, ә соңыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән җитәкчелек итә. Намуслы һәм фидакарь хезмәте белән ул бик күп фәнни дәрәҗәләргә ирешә: Татарстан Фәннәр академиясенең академик-секретаре; Америкадагы Халыкара биографик институтның конкурсы буенча дөньяда иң танылган җитәкчеләрнең берсе; 1992 нче елның Халыкара кешесе һәм башкалар.

М.З.Зәкиев — 30дан артык фәннәр кандидатының хөрмәтле остазы да. Аның шәкертләре арасында профессорлар Ф.С.Сафиуллина, Г.Ф.Саттаров һәм башкаларны атарга мөмкин. Алар Татарстанда, Башкортостанда, Россиянең күп кенә өлкәләрендә һәм башка бик күп төбәкләрдә эшлиләр.

Академик М.З.Зәкиев — күпсанлы фәнни хезмәтләр, монографияләр, мәктәп дәреслекләре авторы. Өч томлы "Татар грамматикасы" өчен ул Татарстан Республикасының Дәүләт премиясенә лаек булды. Гомумән әйткәндә, Мирфатыйх Зәкиев — татар тел белеме үсешенә искиткеч зур өлеш керткән галим. Сүзлек

тел белеме — языкознание фидакарь — самоотверженный

тимерче — кузнец остаз — наставник

81

Сораулар

Татар тел белеме үсешенә зур өлеш керткән галимнәр арасында Мирфатыйх

Зәкиев нинди урын алып тора?

Аңа кайларда эшләргә туры килгән?

Аның иң мөһим фәнни хезмәтләре ничек атала?

Галим нинди фәнни дәрәҗәләргә ия?

Мирфатыйх Зәкиевнең шәкертләре нинди уңышларга ирешкәннәр?

Биремнәр

      1. Күренекле телче Мирфатыйх Зәкиев турында сөйләгез.

      2. Татар теле турында үз фикерләрегезне белдерегез.

      3. Сүзлектәге сүзләр белән җөмләләр төзегез.

82

Файдаланылган әдәбият исемлеге

        1. Миньяр-Белоручева А.П. Сборник разговорных тем по

английскому языку для поступающих в вузы. — 3 -е изд., испр. — М.: Моск.

Лицей, 1996. — 68 с.

        1. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле. 10 нчы сыйныф. Рус

телендә сөйләшүче балалар өчен. — Казан: Мәгариф, 2000.

      1. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теле. 11 нчы сыйныф.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен. — Казан: Мәгариф, 2000.

      1. Татарстан Милли китапханәсе / Ред. — Р.Вәлиев. — Казан:

Милли китап, 1997.— 48 б.

      1. Тукай Г. Сабыйга.—Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. - 128 б.

      2. Юзиев Н.Г., Сафиуллина Ф.С., Әдһәмова Г.М., Фатыйхова Ф.Ф.

Татар совет әдәбияты һәм туган тел. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.— 352 б.

      1. Юсупова А.Ш. Самоучители татарского языка XIX века. Лексика. — Казань: РИЦ «Школа», 2002. — 140 с.

      2. Дәүләтшин Г.М., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л. Татарстан тарихыннан хикәяләр.— Казан: Мәгариф, 1993. - 271 б.

      3. Балалар әдәбияты: Хрестоматия. /Төзүчесе Фатыйма Ибраһимова. - Казан: Мәгариф, 2004. —543 б.

      4. Татарстан Республикасының Дәүләт символикасы. Государственная символика Республики Татарстан. — Казань: Госсовет РТ, 1999. - 35 с.

      5. Татар Дәүләт Академия театры. Тарихи очерк. /Төзүчеләр: Ә.Хөсәенов, М.Сәлимҗанов. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1976. -63 б.

      6. Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре җыелмасы./ Ред. кол.: М.Х.Хәсәнов (рәис) һ.б. - Казан: Мастер Лайн, 2002. — 473 б.

      7. Вәлиева Ф.С. Халкына багышланган гомер: Мөхетдин Корбангалиевнең татар телен укыту буенча методик системасы. — Казан: Мәгариф, 2004. - 143 б.

83

15.Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1998. — 708 с.

84

ЭЧТӘЛЕК

Кереш

Беренче бүлек

Үзем турында

Йортыбыз, фатирыбыз

Ел фасыллары

Россиядә һәм Татарстанда бәйрәмнәр

Кышкы ял

Җәйге ял

Көндәлек режим

Сәламәтлек — зур байлык

Татар теле дәресендә

Казан дәүләт университеты

Казан — Татарстанның башкаласы

Башкалабыз тарихыннан

Казан Кремле

Сөембикә манарасы

Татартанның табигате

Татарстан Республикасы

Татарстан Республикасының дәүләт символлары

Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре

Татарстан Республикасының Конституциясе

Татарстан тарихыннан

Бөтендөнья татар корылтае

Чит илләрдәге татарлар

Татарстанның югары уку йортлары

Россиядә татар телен укыту тарихыннан

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ....

85

Татар матбугаты тарихыннан

«Казан утлары» журналы

Татарстан Республикасының Дәүләт музее

Сынлы сәнгать музее

Татар театры

Сабан туе

Икенче бүлек

Шиһабетдин Мәрҗани

Каюм Насыйри

Мөхетдин Корбангалиев

Әхмәтһади Максуди

Габдулла Тукай

Гаяз Исхакый

Галимҗан Ибраһимов

Муса Җәлил

Гомәр Бәширов

Фәнис Яруллин

Фәрит Яруллин

Сара Садыйкова

Бакый Урманче

Шәүкәт Биктимеров

Харис Якупов

Гыйлем Камай

Академик Мирфатыйх Зәкиев

Файдаланылган әдәбият исемлеге

86

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com