Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

Корбан чалу тэртибе

.docx
Скачиваний:
47
Добавлен:
15.05.2015
Размер:
23.43 Кб
Скачать

КОРБАН Хакында

Барлык мактаулар бөтен галәмне юктан бар итеп тәрбия кылучы Аллаһ Раббыбызга булсын.

«Раббыңа намаз укы һәм Аның ризалыгы өчен корбан чал» (Кәүсәр сүрәсе).  Корбан чалу хакында пәйгамбәребезнең әйтеп калдырган хәдисләре дә күп, мәсәлән, шулардай берсе: «Адәм баласы­на корбан бәйрәме көнне, Аллаһка якынаю өчен корбан чалудан да сөеклерәк эш булмас». Корбан чалу йоласы тамырлары белән борынгы заманнарга, Ибраһим һәм аның улы Исмәгыйль чорларына килеп тоташа. Алламның әмере белән Ибраһим үзенең сөекле, бердәнбер баласын корбан итеп чалырга керешкәндә, Аллаһ Исмәгыйль урынына тәкә җибәрде.

Чалган корбаннарыбыз Аллаһ тарафыннан кабул булсын өчен корбан чалуның үзенең шартлары һәм тәртипләре бар. Бу шартларны безгә белеп китәргә кирәк:

Корбанлык хайваннар

Сарык, кәҗә. Яше бер елдан ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә 6 айлык сарык бер еллык кебек симез булса, корбанлыкка рөхсәт ителә. Сыер (үгез). Яше ике елдан ким булырга тиеш түгел.

Сарык, кәҗә бер кеше өчен генә чалыныр, әмма гаилә башлыгы гаиләсе исеменнән чалса рөхсәт ителә. Сыер, үгез җиде кеше өчен чалына ала, әмма шуларның берсенең нияте ит максаты гына булса, берсенең дә корбаны дөрес булмас.Корбан өчен алынган хайванны саварга, йонын кырырга, аңа утырып йөрергә яки башка төрле эшләрдә кулланырга рөхсәт ителми.

Корбанлыкның сәламәт булуы

Пәйгамбәребез: «Аллаһ, Ул күркәм Зат, шуңа күркәм эшне генә кабул итәр»диде.

Әгәр дә Аллаһ безнең корбаныбызны кабул итүен теләсәк, ул түбәндәге кимчелекләрдән азат булырга тиеш:

1. Күзе сукыр булу.

2.Колагы яки койрыгы яртысыннан күбрәк киселгән булу. Әгәр дә хайван печелгән булса, корбанлыкка рөхсәт ителә.

3. Мөгезе төптән сынган булу. Бераз мөгезе сынган булса, рөхсәт ителә.

4.Йөри алмаслык аксак булу. Бераз аксаклап йөрсә рөхсәт ителә.

5.Авыру яки көчсез булу.

6.Тешсез булу. Берничә теше булмауның зыяны юк.

Корбанны чалу вакытлары

Корбан чалуның вакыты гаетның өч көне, ләкин иң хәерлесе — беренче көне. Әгәр дә кеше корбан чалырга ниятләп, нинди­дер сәбәпләр аркасында чала алмаса, акчасын яки корбанлыгын тере килеш сәдака итеп бирер. Әмма корбан ашын гаеттән соң да үткәрергә мөмкин.

Итнең бүленүе

Корбан итен өч өлешкә бүлү сөннәт. Үзенә, мохтаҗларга һәм туган, күршеләренә мәҗлес ясау яки бүләк итү. Яисә икегә бүлеп, бер өлешен үзенә, икенчесен мохтаҗларга өләшергә дә мөмкин. Аллаһ бу хакта Коръәндә әйтә: «Корбан итләрен үзегез ашагыз һәм авыр хәлле фәкыйрьләргә ашатыгыз» (Хаҗ: 28).Әгәр дә гаиләсе ишле икән яки үзләре мохтаҗ икән, корбан итен тулысымча үзләренә калдырса да була.

Корбан кемнәргә тиешле

Әгәр берәр мөселманның акчасы асыл хаҗәтләреннән тыш (ашау-эчү, кием, коммуналь хезмәтләргә түләү, әҗәт һ.б.) 595 гр. көмеш нисабына туры килә икән (бу 14000 сум), аңа корбан чалу тиеш була.

Чалу тәртибе

1. Хайван газапланмасын өчен, чалынганчы пычак яхшылап үткенләнер һәм хайван пычакны күрергә тиеш түгел. Пәйгамбәре­без (салләллаһү гапәйһи үә сәлләм) әйтте:«Хайван чалсагыз, күркәмлек белән (азапламыйча) чалыгыз», — диде.

2. Госелле һәм тәһарәтле булу.

3. Кыйблага юнәлтү.

Корбанны чалганчы, Аллаһка тәкбир, пәйгамбәребезгә салават әйтү күркәм эш булып санала.

4. Корбанны ниятләгән кеше үзе чалса яхшырак, әгәр үзе чала алмаса, башка кешегә йөкли, ләкин корбан чалганы өчен түләргә теләсә, корбан ите белән түгел, ә акчалата яки башка нәрсә белән түләргә кирәк булыр. Корбанны мәеткә атап та чалырга мөмкин, әмма шуны истә тотарга кирәк, корбан чалганда фәлән исеменә дип түгел, ә фәлән исеменнән дип әйтеп чалырга кирәк.

«Əшһəдү əл-лəə илəəһə иллəл-лааһү үə əшһəдү əннə Мүхəммəдəн габдүһү үə расүлүһ»

Мəгънəсе: күңелемнəн гуаһлык бирəмен ки, дөреслектə, Аллаһы Тəгалəдəн башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирəмен ки, дөреслектə, Мөхəммəд галəйһиссəлəм Аллаһы Тəгалəнең колы һəм бəндəлəргə дин өйрəтер өчен җибəрелгəн илчесе.

Корбан чалганда әйтелә

Ир кешегə корбанлыгын үз исеменнəн чалу мөстəхəб, башка бер мөселманга тапшырса да рөхсəт ителə. Хайванны чалыр алдыннан, корбанлыкның иясе яки суючы яткан хайванга карап, түбəндəге доганы укый: Йə Рабби, дөреслектə, минем намазым һəм гыйбадəтлəрем, тереклегем һəм үлемем барча галəмнəрнең хуҗасы Аллаһы Тəгалə өчен, Аның һичбер тиңдəше юк. Йə Рабби, ошбу корбанны фəлəн-фəлəн улыннан яки фəлəн-фəлəн кызыннан кабул ит.

«Бисмилләһи, Аллаһу әкбәр», —дип чалыр. Бисмилләһне әйтергә онытса зыян юк, әмма белә торып әйтмәсә, ит харам була.